Бу җәһәттән районда ел саен традицион рәвештә чаңгы буенча ярышлар актив оештырыла. Узган җомга көнне Югары Яркәйнең телебашнясы янындагы чаңгы трассасында районның оешма-предприятиеләре, учреждениеләре арасында «Лыжня-2019» чарасы үтте.
Чаңгычылар кышкы урманның саф һавасын сулап, иркенләп үз дистанциясен узды. Чараны йомгаклап, муниципаль район хакимияте башлыгы урынбасары Рәмил Хәертдинов, муниципаль район хакимиятенең яшьләр сәясәте, физик культура, спорт һәм туризм буенча комитеты рәисе Иршат Фәсхиев, БР Төньяк-көнбатыш «Гаилә» районара үзәге ДБУның Илеш районындагы бүлекчәсе җитәкчесе Татьяна Васильева чыгыш ясады.