Маяк
-4 °С
Болытлы
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
Гаилә
1 гыйнвар 2021, 02:00

Һәр балага җылы учак кирәк

Альмира һәм Азамат Хафизовлар гаиләсе бертуган Лана һәм Артемны тәрбиягә 2014 елда алды.

Һәр балага җылы учак кирәк
Ятим һәм караучысыз калган балаларның гаиләләрдә урнашу абруен күтәрү максатында Башкортстан Республикасы Мәгариф министрлыгы тарафыннан төрле чаралар үткәрелә. Шуларның берсе ел саен уздылыган республиканың балаларны тәрбиягә алган гаиләләр форумы. Шундый IV форум быел Туймазы шәһәрендә үтте. Анда 150дән артык алмаш ата-ана һәм әлеге өлкәдә эшләүче белгечләр катнашты. Бу чарада безнең районнан Лана һәм Артем Старцевларны тәрбиягә алган Хафизовлар гаиләсеннән Альмира Григорьевна катнашты. Балаларга тиешле тәрбия биреп, уңышларга ирешкән, актив тормыш позициясе алып барган, аларның хокукларын һәм законлы ихтыяҗларын яклауда җаваплылык күрсәткән өчен Хафизовлар гаиләсе БР балалар хокукы буенча Уполномоченный М.Скоробогатованың Рәхмәт Хатына лаек булды.
Әйтергә кирәк, Альмира һәм Азамат Хафизовлар гаиләсе бертуган Лана һәм Артемны тәрбиягә 2014 елда алды. Олы йөрәкле бу пар үзләренә иптәш булсын дип кенә алмый балаларны. Аларның бөтен теләге - Лана белән Артемны сау-сәламәт, бәхетле, белемне, кешелекле итеп тәрбияләп олы тормыш юлына бастыру. Гаилә җылысын, әти-әни назын, мәхәббәтен бернинди приют та, балар йорты да алыштыра алмый. Һичшиксез, матур гореф-гадәтләр, ныклы туганлык жепләре нәкъ менә гаиләдә саклана. Хафизовлар баларны бик тә яраталар, аларның үзләре салып кергән йортларында балалар өчен бөтен уңайлыклар да булдырылган. Азамат – себердә, вахта ысулы белән эшли. Альмира – йорт хуҗабикәсе. Альмира Григорьевна Лана белән Артемны укыту, тәрбияләү белән шөгыльләнә, аларны төрле түгәрәкләргә йөртә. «Шушы матур гаиләбезнең әнисе булу - минем өчен зур горурлык. Балалар йортыннан киткән кыз һәм малайларның 75 проценты әти-әнисенең язмышын кабатлый, диләр. Улыбыз белән кызыбызны кеше итеп тәрбияли алсак, олы тормыш юлына бастыра алсак, без бик тә бәхетле булыр идек», - ди Альмира күңелдәге белән уртаклашып.
Читайте нас