Маяк
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гаилә
2 апрель 2021, 13:00

Күңеле изге аның

Югары Яркәйдә яшәүче Фәсәния Наил кызы Әһлетдинова бик ярдәмчел, кирәкбулса, көн-төн дими ярдәмгә ашыга, мул табыннар артында һәрвакытта ике якныңда туганнарын тигез күреп, күңел җылысын бирә.

“Бала чаклар төшкә керә: без иске йортта имеш, мич алдында әнкәй йөри
табагач тоткан килеш...” шушы шигырь юлларын укыган саен балачак
хатирәләре яңа төсләргә манчылып, кабат-кабат күз алдына килеп баса:әнкәй
итәгенә тагылган биш бала, берсе артыннан берсе тезелешеп, зур тормышка
чыгып китәрләр дә үз ояларын корырлар дип уйлау ул вакытта беребезнең дә
башына кереп чыкмагандай тоела. Биш балада әллә ничә төрле холык- фигыль,
дөньяга караш, үзгә фикер. Әллә иң уртанчысы булып, дөньяга аваз салгангамы,
язмамның герое- сеңлем, Югары Яркәйдә яшәүче Фәсәния Наил кызы Әһлетдинова
башкалардан нәрсәсе беләндер аерылып торган кебек: ул бик ярдәмчел, кирәк
булса, көн-төн дими ярдәмгә ашыга, мул табыннар артында һәрвакытта ике якның
да туганнарын тигез күреп, күңел җылысын бирә. 18 яше тулганчы ук эш башлап,
әле дә үзенең хезмәтен зур җаваплылык тоеп башкарган туганымны тирә - якта
бик күпләр белә һәм хөрмәт итә.
Сеңлем бик күп еллар инде Югары Яркәйдәге беренче балалар бакчасында
хуҗалык мөдире булып эшли. Үз вазифасын җиренә җиткереп башкарганга күрә
җитәкченең, хезмәттәшләренең зур ихтирамын казанды. Әлбәттә, иң зур горурлыгы,
ныклы таянычы -аның гаиләсе. Тормыш иптәше Рәзниф белән ике гүзәл кызга Альбина
һәм Зиринага гомер биреп, икешәр югары белем алуда ярдәмләшеп, зур
тормышка юлладылар. Бүген Фәсәния 6 оныгына яраткан дәү әни, балаларына терәк
булып, һәр аткан таңга сөенеп, муллыкта, ныклы дөньяда үзенең күркәм юбилеен -
55 яшен каршылады. Кояш нурлары ак карларны эреткән, пакь җаннарны җылыткан
мәлдә дөньяга килгәнгәме, аның күңеле һәркемгә дә ачык, моны башкарган эшләре,
кылган игелекләре раслый.
Газиз кешемә алдагы көннәренең шатлык белән үтүен, тормыш юлы озын булуын,
бәхетле яшәвен телим.
Читайте нас: