Маяк
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гаилә
4 август 2021, 15:10

Олы хөрмәткә лаек

Сеңрән авылында гомер кичерүче Гөлҗинан Сәлихова үзенең 90 яшен билгеләде.

Олы хөрмәткә лаек
Олы хөрмәткә лаек

Өлкәннәр белән сөйләшеп утырганда аларның үз - үзләрен тотышына, тыйнаклыгына һәм ихласлыгына сокланып куясың. Сугыш һәм аннан соңгы авырлыкларны күреп, гомере буе бил бөгеп үткәрүгә карамастан, алар гади булып кала белә. Сеңрән авылында гомер кичерүче Гөлҗинан Сәлихова шундыйлардан. Күзләреннән нур бөркелгән, ачык йөзле, шат күңелле, төз гәүдәле, җитез хәрәкәтле  бу әбигә 90 яшь  тула дип, һич уйламассың.

Гөлҗинан Әһәдулла кызы 1931 елда Төкәй-Тамак авылында ишле гаиләдә (11 бала булалар) унберенче сабый булып туа. Балачагы авыр сугыш чорына туры килә. Буыны да ныгып бетмәгән кызчыкка утауга, көлтә бәйләргә, урак урырга да йөрергә туры килә. Болардан тыш, алар “Барысы да фронт һәм Җиңү өчен!” исеме астында, солдатларга җылы кием, оекбаш-бияләй әзерләп җибәрә. Әнисе, туганнары белән бергә Гөлҗинанның йока иңнәренә дә төшә бу эшләр.

Гөлҗинан Әһәдулла кызы 1948 елда Сеңрән егете Сабирҗан Махиян улына кияүгә чыга. Кызганычка каршы, тормыш иптәше репрессия корбаны булып, яшьлегенең иң матур чорын Сталин лагерьларында җәфа чигеп үткәргән, әмма рухын сындырмаган. Гөлҗинан биш ел буе тугрылык саклап, каенанасы белән яши, бар авырлыкларны бергә күтәрәләр. Сәлиховларның бер-бер артлы сабыйлары дөньяга килеп, алты балага гомер бирәләр. Гөлдәминә исемле кызлары кечкенә чакта ук дөнья куя.

Сабирҗан Мәхиян улы реабилитацияләнеп, Сахалиннан кайткач, М.Горький ис. колхозда учетчы, кладовщик, унөч ел Сеңрән фермасы мөдире була. Үзе төзеткән фермалар янында үз куллары белән утырткан тупыллары әле булса шул еллар хатирәсен саклый. Ул лаеклы ялга чыккач та, халыктан аерылаалмыйча, кешеләр янында буласы килү теләге белән, ун ел буе басуда эшләүчеләр өчен ашарга пешерә. Аны үзе илтеп ашата, һәркемгә җылы, шаян сүзен табып, эшләренә дәрт биреп торган була. Сабирҗан абый уңган бакчачы, оста умартачы да була. Кызганычка каршы, ул 2003 елда 75 яшенә дә җитмичә күзләрен мәңгелеккә йома.

Гөлҗинан да булганлыгы белән аерылып тора. Бер генә көн колхоз эшен калдырмый. Хезмәтне яраткач, тормышлары да иркен, мул. Һәр ишле гаиләдәге кебек, балалары да иртә кул арасына керә, туган җанлы, бер-берсенә ярдәмчел булып үсә. Сәлиховлар балаларын да тормыш зирәклегенә өйрәтә. Иң мөһиме, өлкәннәр балаларына дөрес тәрбия биреп, укытып, олы тормыш юлына бастырганнар, аларда иң мөһим сыйфатларны – тырышлык, шәфкатьлелек тәрбияләгәннәр.

Олы улы Фәнис бар гомерен Россия Эчке эшләр министрлыгының Уфа шәһәре буенча идарәсенә багышлап, полковник дәрәҗәсендә отставкага чыга. Алты тапкыр Чечняда булып кайтырга туры килә аңа. Кызлары Гөлфинә Карабаш авылында медицина фельдшеры, Хаҗәр Кадер авыл советы авыл биләмәсендә - җир эшләре белгече, озак еллар эшләр белән идарә итүче булып хезмәт сала.  Уллары Фәнил Яр Чаллы шәһәрендәге Сара Садыйкова ис. шәһәр мәдәният сараенда директор вазыйфасын башкара. Хәлил Яр Чаллыда – төзелештә, Җәлил “КамАЗ” заводында электрик булып эшли.

Уллары, кызлары барысы бергә  әниләре янына  зур гаилә булып,  җыелырга яраталар. Әйтергә кирәк, төп нигезне яңартып төзек тота алар. Әтиләре яратып мавыккан умарта эшен килене Светлана белән улы Фәнил дәвам итә.

-Ишегем бер дә ябылып тормый, балаларым, оныкларым, туганнарым, күршеләрем хәлемне һәрдаим белешеп тора, рәхмәт аларга. Өйдә бөтен уңайлыкларны булдырды балаларым. Күз тимәсен, һәммәсе дә миһербанлы, иманлы булып үсте, - ди Гөлҗинан Әһәдулла кызы тормышыннан канәгать булып.

Бүгенге көндә Гөлҗинан әбинең  16 оныгы һәм 19 оныкачы бар. Яраткан һәм хәстәрлекле якыннары янында туксан яшен каршылау –  аның өчен иң зур бәхет. Киләчәктә дә авылыбызның иң хөрмәтле кешесе Гөлҗинан әбигә сәламәтлек, хәерле гомер насыйп булсын.

Автор:Лира Гареева
Читайте нас: