Маяк
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гаилә
20 февраль 2022, 16:55

Авыл бизәге алар

  “45 ел үткән кебек тә түгел, шундый рәхәт яшәдек”, — ди Люиза һәм Рәвил Галиевлар

Авыл бизәге алар
Авыл бизәге алар

  Тату гомер кичереп, бер-берсенең күзенә генә карап торучы, һәр эшне киңәшләшеп башкаручы парлардан илаһи нур бөркелә кебек. Рсай авылында яшәүче Люиза һәм Рәвил Галиевлар – нәкъ шундый соклангыч пар! Иңне-иңгә куеп, инде ярты гасырга якын тату һәм үрнәкле гаилә булып, бүген дә сандугачлар кебек сайрашып гомер итә алар. Һаман шулай яшь, күркәм, җор телле булып, тормышның һәр мизгеленнән тәм табып, дөресрәге, Ходай биргән язмышларына шөкер итеп яшиләр.

  Гаилә башлыгы Рсай авылында туып-үсә. Армия сафларыннан урап кайткач, Уфадагы урман-техник техникумын тәмамлый.  Кулына диплом алгач, Карабаш урманчылыгында техник булып эш башлый. Бөтен барлыгы белән урманнарга гашыйк егет баштан аяк эшкә чума. Яшел калканны саклауга, үстерүгә лаеклы өлеш кертә, үз һөнәрен яратып башкара. Арытаба, яшь барган саен йөреп эшләргә авырлаша башлагач, Рәвил Гатаулла улы «Урал» җәмгыятендә хезмәт юлын дәвам итә. Ул Рсай сөтчелек фермасында, лаеклы ялга чыкканчы терлекче булып көч сала.  

  Люизә ханым Тыпый авылында Сәнәдия Зәкәрия кызы һәм Әхмәтгали Мөхәммәтгәли улы Гәрәевланың 7 балалы гаиләсендә иң беренчесе булып дөньяга килә. Ул әти-әнисенең терәге, таянычы, ярдәмчесе булып үсә.

 Тырыш кыз тәүдә Уфадагы Р.Гарипов ис. башкорт гимназиясендә белем ала. Арытаба ул Башкорт дәүләт университетының география факультетына укырга керә. Аны уңышлы тәмамлап, Рсай урта мәктәбендә география фәненнән балаларга белем бирә башлый. Укучыларның белемен, укыту сыйфатын күтәрү өстендә эшләп кенә калмый, төрле истәлекле урыннарга экскурсияләр оештыра, төрле кичәләр үткәрә. Балаларны походларга алып бара, район буенча уздырылган туристик слетларда катнаша, призлы урыннар яулый. Өстәвенә, туган якны өйрәнү буенча “Яшь натуралистлар” түгәрәген дә алып бара. Оста педагогның хезмәте лаеклы бәһалана. 34 ел гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган Люиза Әхмәтгали кызының хезмәте лаеклы бәһалана Россия Федерациясенең Мәгариф отличнигы дигән югары исем бирелә.

  Люиза ханым белән Рәвил абый 1977 елның 6 февралендә өйләнешәләр. Бер-бер артлы ике балалары - Рәйлә белән Рөстәм дөньяга килә. Балалары да үзләре кебек актив, изге күңелле булып үсәләр. Икесе дә югары белем алып, үзаллы тормыш белән яшиләр. Кызлары Ләйсән Уфадагы онкология дәваханәсендә – табиб, уллары Рөстәм төзелештә эшли. Гаиләлеләр, балалар үстерәләр.

 -Бик матур, тату гаиләгә килен булып төштем мин, - ди Люиза ханым. - Миңа бу гаиләдә бик җылы мөнәсәбәттә булдылар. Әгәр мин үземнең эшемдә, тормышымда ниндидер уңышларга ирешкәнмен икән, монда мине һәрвакыт аңлап, һәр нәрсәдә ярдәм итеп рухландырып торучы таянычым, киңәшчем иремә рәхмәтлемен.

  Галиевлар актив тормыш алып баралар. Кышын чаңгыда йөриләр, язын – җәен дә табигать кочагында алар. Шулай ук хуҗалык эшләренә дә җитешәләр. Март аеннан ук  60 данә бер тәүлек бройлер чебеш алып үстерәләр, җәен тагы 60ны алалар. Гомумән, өлкән яшьтә булсалар да алар бер дә “кул куушырып” утырырга яратмый.

Өстәвенә, илдә барган бар яңалык хәбәрдар үзләре, күпләп гәзит-журнал алдыралар.

  Менә шулай тормыш мәшәкате белән 45 ел гомер сизелми үтеп киткән. Балаларының игелеген күреп, оныкларына сөенеп яши алар хәзер. “Ни чәчсәң, шуны урырсың” ди халык мәкале. Тырыш, укымышлы һәм хезмәт сөючән балалар, оныклар тәрбияли алулары белән бәхетле бүген Люиза белән Рәвил Галиевлар.

 

Автор:Лира Гареева
Читайте нас: