Маяк
+20 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гаилә
6 октябрь 2022, 17:00

Үрнәкле дә, хөрмәтле дә

Кешенең кылган яхшылыклары беркайчан да онытылмый. Ишкар авылында яшәүче гүзәл зат Рәмилә ханымның тормыш юлы бары изге гамәлләр кылуга багышланды. Аның шушы сыйфатларга ия булуы хакында барлык райондашлар да яхшы белә

Үрнәкле дә, хөрмәтле дә
Үрнәкле дә, хөрмәтле дә

Кешенең кылган яхшылыклары беркайчан да онытылмый. Ишкар авылында яшәүче гүзәл зат Рәмилә ханымның тормыш юлы бары изге гамәлләр кылуга багышланды. Аның шушы сыйфатларга ия булуы хакында барлык райондашлар да яхшы белә.

Рәмилә Хәбибуллина Гафури районы Ялгызкаен авылында туып-үсә. Урта мәктәптән соң, Толбазыда сатучылар курсын  уңышлы тәмамлый һәм һөнәре буенча хезмәт юлын башлый. 1978 елда Стәрлетамак төзүчеләр техникумына укырга керә. Биредә ул булачак тормыш иптәше, илеш егете Нәүфәл Гыйльмулла улын очрата. Алар кулларына диплом алгач, Н.Хәбибуллинның туган ягына кайтып китә. Игмәт авылында өйләнешеп, матур итеп дөнья корып яши башлыйлар. Тормышларын түгәрәкләп кызлары Алсу туа. 1983 елда Хәбибуллиннар Ишкар авылына күченә һәм биредә хезмәт юлларын дәвам итәләр. Гаиләләрен ямьләп кызлары Гөлназ, уллары Рәиф дөньяга килә.

Рәмилә Хәйретдин кызы сатучы булып эшләп, лаеклы ялга чыга. Эшләгән дәверендә һөнәренең бар нечкәлекләренә төшенеп, зур җаваплылык белән башкара. Авыл халкын кирәкле һәм сыйфатлы товар белән тәэмин итүдә  үз өлешен кертә.

Хәбибуллинарны авылда гына түгел, гомумән, районда үрнәкле гаиләләрнең берсе дисәң һич тә хата булмас. Балалары да әти-әниләре кебек тырышлар, булдыклылар. Өчесенәдә икешәр югары уку йортында белем алырга ярдәм иттеләр. Хәзер инде үзләренең гаиләләре бар. Өлкән кызлары Алсу Чиләбе шәһәрендә яши, тормыш иптәше белән ике бала тәрбияли. Гөлназ – Дүртөйле, уллары Рәиф Уфа шәһәрләрендә гаиләләре белән гомер кичерә, икешәр бала үстерәләр, һөнәрләре буенча эшлиләр. Барысы да мул тормышта яши. Килен – кияүләре дә әти-әни дип өзелеп тора, кайткач эштән башканы белмиләр, аларга ярдәм итәләр.

Рәмилә белән Нәүфәл 43 ел инде бер-берсен ярты сүздән аңлап, гөрләшеп яши. Аларның капкаларын ачып керүгә үк күзләрне камаштырган төрле-төрле матур чәчкәләр каршы ала. Өй эчләренә керсәң, чисталык, пөхтәлек, бар җирдә тәртип күзгә чалына. Тәрәзә төпләрендә матур гөлләр үсеп утыра. Рәмилә Хәертдин кызы аш-суга да бик оста. Аның пешергән пироглары, ашлары, бәлешләре, мантыйлары телеңне йотарлык. Тырыш гаилә күпләп мал-туар, кош-корт асрый.

Шуны да билгеләргә кирәк, Хәбибуллиннар Ишкар авылындагы Аллаһ йортын төзүгә зур өлешләрен кертә, акчалата ярдәм итә. Бу саваплы эшләре өчен аларны Ходай Тәгалә рәхмәтеннән ташламасын. Өстәвенә, Хәбибуллиннар җыр-моңга гашыйк гаилә. Нәүфәл өздереп гармунда уйнаса, Рәмилә бик матур җырлый. Алар республика, район күләмендә оештырылган бәйгеләрдә теләп катнаша.

Рәмилә дустыбыз 65 яшьлек юбиллеең белән котлап, сәламәтлек, тигез тормыш һәрвакыт юлдаш булуын телибез, балаларыгызның, оныкларыгызның игелекләрен генә күреп яшәгез.

 

 

Гаилә дуслары Светлана һәм Рәдис Имамовлар.

Югары Яркәй авылы.

Үрнәкле дә, хөрмәтле дә
Үрнәкле дә, хөрмәтле дә
Автор:Энже Гильманова
Читайте нас: