«Кеше бу дөньяга бәхетле булыр өчен туа» диләр. Нәрсә соң ул бәхет һәм аңа ничек ирешергә! Беренче карашка гади кебек күренгән, әмма катлаулы бу сорауны һәркем үзенчә аңлый һәм җава п б и р ә д ер. Ш ул мәгълүм: ата-бабаларыбыз элек-электән бик дөрес әйткән - бәхет капкасының ачкычы һәр кешенең үз кулында. Минем язмам - әнә шундый шәхесләрнең берсе, Рсай авылында бәхетле гомер кичерүче үрнәкле гаилә Кәтибә һәм Флүн Сәхаповлар хакында.
Кәтибә Рсай авылында урта мәктәптән соң, Уфадагы төзелешләр училищесына юллана. Аны уңышлы тәмамлагач, бухгалтерлар курсында белем ала. “Башгражданстрой” тресты җәмгыятендә эшли. Рсай авылы егетенә кияүгә чыккач, белем учагында эшләр белән идарә итүче булып хезмәт юлын дәвам итә. Арытаба, 20 ел “Урал” җәмгыятендә бухгалтер була. 1986 елда белемен камилләштереп, читтән торып Кушнаренко авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлый. Үз максатына ирешүчән, тырыш, йөкләтелгән бурычны җиренә җиткереп үтәүче белгечнең хезмәтен җитәкчелек уңай бәяли. Гомер юллары - соклангыч Кәтибә Зәки кызына тагы да җаваплырак эшне тапшыралар - авыл советы авыл биләмәсенә эшләр белән идарә итүче вазыйфасын йөкләтәләр. Халык мәнфәгате өчен янып йөрүче белгеч лаеклы ялга чыкканчы, аннан соң да әле өч ел әлеге вазыйфаны лаеклы башкара. Авыл советы ишеген шакучылар өчен Кәтибә Сәхапованың йөзе һәрвакыт ачык, барысын да кабул итеп, һәркемне тыңлап, киңәшләрен биреп чыгара ул. Аның белән сөйләшсәң дә җиңелрәк булып кала иде, дип бүген дә искә ала авылдашлар.
Рсай авылы егете Флүн Сәхапов урта мәктәптән соң, водительлек курсларын тәмамлый. Яшьли сайлаган һөнәренә тугры булып кала гомер буена. Тәүдә “Урал” колхозында водитель булып эшли, хуҗалык рәисен йөртә. Арытаба, лаеклы ялга чыкканчы тәҗрибәле шоферга автобусны ышанып тапшыралар. Биредәге эше аеруча җаваплылык сорый, ул автобуста эшчеләрне йөртә. Кайсы гына техникага утырса да, юлда игътибарлы, үзе һәрчак чистапөхтә, ә машинасы һәрвакыт юылган булыр. Кайда гына хезмәт итмәсен, җитәкчелек тарафыннан гел мактау кәгазьләренә, рәхмәт сүзләренә лаеклы була ул.
Кәтибә белән Флүн Сәхаповлар 1974 елда чәчләрен чәчкә бәйлиләр. Алар өйләнешкәч тә гөрләтеп дөнья көтә башлый. Рсай авылында иркен һәм якты йорт салып чыгалар, дүрт балага гомер бирәләр, югары белем алырга ярдәм итәләр. Әлеге көндә дүртесе дә гаиләле, үз дөньяларын корган. Сәхаповлар 7 оныкка картый белән картәти. Шулай булгач, ял көннәрендә аларның йорты балаларның шат тавышыннан яңгырап тора. Кәтибә апа белән Флүн абый эшләгән дәверләрендә ничек уңган булса, бүген дә шушы сыйфатларын югалтмаган – һәрвакыт үз алларына ниндидер максатлар куя, яңалыкка омтыла һәм аларны тормышка ашыра. Капка алдыннан ук пөхтәлек, ихатада бар җирдә тәртип күзгә ташлана. Йорт эчендәге һәр нәрсә аларның зәвык белән сайлап алынып, хуҗабикәнең оста куллары белән урнаштырылган. Ә нур чәчеп торучы гөлләр! Пешергән ризыклары да үзенә генә хас тәме белән аерылып тора. Шушы ук матурлык, кулларының маһирлыгы җәен бакчаларына – яшелчә-җимешләргә, чәчкәләргә күчә. Авыл тормышында катнашырга да вакыт таба Кәтибә Зәки кызы – Рсай мәдәният йортында эшләп килгән “Әхирәтләр” клубының иң актив әгъзасы ул.
-Тормышта гел яхшы кешеләр генә очрап торды. Күршеләрдән дә, авылдашлардан да уңдык. Балаларыбыз да эшчән, кулларыннан барысы да килә, бу дөньяда үз урыннарын тапканнар. Киләчәктә дә бердәм булып, тигезлектә яшәргә насыйп итсен, илләребез тыныч булсын, - ди Сәхаповлар. Нәкъ шулай булсын, Кәтибә апа белән Флүн абый! Корган дөньягыз бәрәкәтле, шатлык-бәхетләргә тулы булсын, калганнарны сокландырып балкып торсын.
Гөлнара Исламова. Рсай авылы