Маяк
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гаилә
17 февраль 2023, 14:00

Бергә канат кагу җиңелерәк

Бу дөньяда һәр җан иясе парлап яратылган. Гомер көзенә пар канатың белән керү, балалар, оныклар, оныкчыклар рәхәтен бергәләп тату – олы бәхет

Бергә  канат кагу җиңелерәк
Бергә канат кагу җиңелерәк

Бу дөньяда һәр җан иясе парлап яратылган. Гомер көзенә пар канатың белән керү, балалар, оныклар, оныкчыклар рәхәтен бергәләп тату – олы бәхет. Язмамның геройлары Исанбай авылында яшәүче Газизовлар гаиләсе дә шундый бәхет ияләре, алар 50 ел бергә иңне-иңгә куеп, матур гомер кичерә. Үткәннәре үрнәк, бүгенге күннәре бәхетле, киләчәкләре өметле аларның.

Илиза апа күрше Татарстан республикасы Актаныш районы Аеш авылы кызы. 1953 елда Маһигөл һәм Фарсый Закировларның гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килә. Әхмәт абый Гатия һәм Әхмәдия Газизовларның гаиләсендә беренче бала булып туа, биш кыз арасында бер егет була.

Газизовлар 1973 елның февраль аенда гөрләтеп туй ясыйлар. Менә 50 ел вакыт узып та киткән. Икесе дә хезмәт ветераннары, авыл хуҗалыгында терлекчелектә эшләп, лаеклы ялга чыктылар. Намуслы хезмәтләре лаеклы бәһаланып, икесе дә Русия Федерациясенең һәм Башкортстан Республикасының Мактау кәгазьләре һәм истәлекле бүләкләренә ия булды.

Илиза һәм Әхмәт Газизовлар гаиләсе белән сокланмау мөмкин түгел. Исанбай авылында уңган, булган, тырыш, эшсөяр гаиләләрнең берсе дисәм  дә һич хата булмас. Илиза апаның тәрәз төпләрендә салкын кышта да шау чәчәктә утырган гөлләр күз явын алырлык. Дөньялары тирә-якка нур чәчеп тора, бар җирдә чисталык хөкем сөрә. Өстәвенә, хуҗабикә аш-су остасы да, ул пешергән чәк-чәкләр һәр бәйрәм табынын бизи. Газизовлар хуҗалыкларындагы бар эшне киңәшләшеп, бергәләп башкара.

Бу тату гаиләдә ике уңган кыз үсә. Балаларын да үзләре үрнәгендә э Зур кызлары Эльмира Иске Күктауда кияүдә. Дамир белән ике бала тәрбияләп, күркәм йорт салып керделәр, мул тормышта яшиләр. Икенче кызлары Рүзилә Нуриәхмәтова - Яңа Күктау килене. Тормыш иптәше Фәһим белән ике балага гомер бирделәр. Олы кызлары гаиләле, ТРның Яр Чаллы шәһәрендә яшиләр, ике ул үстерәләр. Рүзилә Әхмәт кызы Югары Яркәйдәге беренче гимназиядә укытучы булып эшли, үзе баянда уйнап җырлый. Аңа бу сәләт  әнисенең энесе ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Илгиз Закировтан күчкәндер, мөгаен. Рүзилә белән Фәһим Яңа Күктауда матур йорт тергезеп, тату гомер кичерәләр.

Илиза һәм Әхмәт Газизовлар алтын туегыз котлы булсын. Сәламәтлектә, пар канатыгыз каерылмасын, балалар, оныклар игелеген күреп, туганнар, дуслар белән бергә озак еллар яшәргә язсын. Гомер елларыгыз исәпсез, барыр юлларыгыз хисапсыз булсын.

Безнең гомер - зур бәхет ул,

Кадерләрен белегез.

Чын күңелдән теләкләрне,

Бездән кабул итегез.

Салкыннарда тик сулмасын,

Үстергән гөлләрегез.

Таң нурыдай аяз булсын,

Киләсе көннәрегез.

Светлана һәм Рәдис Имамовлар, хезмәт ветераннары.

Югары Яркәй авылы.

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас: