Маяк
+13 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Гаилә
19 февраль 2023, 12:00

Гомер бер генә

Базытамак  авылында  яшәүче Мәсхүдә һәм Галинур Таҗетдиновлар – сөекле әти-әни, ягымлы нәнәй һәм картәти, гомумән, изгеләрдән-изге кешеләр

Гомер бер генә
Гомер бер генә

Базытамак  авылында  яшәүче Мәсхүдә һәм Галинур Таҗетдиновлар – сөекле әти-әни, ягымлы нәнәй һәм картәти, гомумән, изгеләрдән-изге кешеләр.  Бу сыйфатлар аларга мөгаен, авыл җиренең гүзәл табигатеннән, туган төягебезнең изге туфрагыннан, суыннан бирелгәндер. Алар илле ел гомер юлы үтеп, давыл-гарасатларын да, бәхет елмайган мизгелләрен дә бергә кичергән, бердәй тын алган, дөньяның аклыгына уртак куанган, кайчандыр йөрәк кылларын тибрәтеп килеп кергән яшьлек мәхәббәтенә тугры калган пар. Шушы көннәрдә алар алтын туйларын билгели.

   Таҗетдиновлар икесе дә бер үк чишмә суын эчеп үскән. Ул вакытларда авыл клубында кичке уеннар оештырыла, яшь җилкенчәк бии, җырлый, бергә күңел ача. Алар шунда таныша да инде. 1973 елда гаилә учагы кабыза, бәхет эзләп читкә чыгып китмиләр, аны туган җирендә табалар.

  Тату гаиләдә тәрбияле, акыллы, уңган булып үскән  Галинур абый армия сафларында егетлек бурычын үтәп  кайткач, XXII партсъезд ис.колхозда механизатор  булып тырыш хезмәт итә. Җир сөрү, салам өю, йөк ташу булсынмы, һәр эшен җиренә җитереп башкара. 1989 елдан лаеклы ялга чыкканчы Илеш урман хуҗалыгында урманчы булып көч сала.

Мәсхүдә апа бар хезмәт юлын сәүдә өлкәсенә багышлады. Сатучылар курсын тәмамлап, Базытамак авылында магазинда эшләде. Үз һөнәре остасы  авыл халкын җылы каршы ала һәм сатып алучыларга товар сайларга ярдәмләшә. “Сатып алучыларга якты йөзең, тәмле сүзең кызганмады. Аларны бирегә кабат килерлек итеп озатты, сорауларын канәгатьләндерү өчен һич тә иренеп тормады, булмаган товарларны да табып бирергә тырышты”, - ди аның турында авылдашлары.

 Гомумән, Таҗетдиновлар елның һәр көнендә иртә таңнан кичке караңгыга кадәр  фидакарь хезмәттә булды. Ике ул һәм бер кызга ныклы тәрбия  биреп үстерделәр. Уллары Алмаз белән Рифат Башкорт дәүләт аграр университетын тәмамлады. Кызлары Гөлчәчәк Нефтекама машина төзелеш техникумында бухгалтер һөнәрен үзләштерде. Алар һәркайсысы тормышта үз юлын табып, гаиләләре белән яши, балалар үстерә, әти-әниләре белән чиксез горурлана.

Мәсхүдә апа һәм Галинур апа киләчәктә дә тигез пар булып яшәгез, балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күрегез.

Рәмилә Әбүбәкерова,

Базытамак авылы.

 

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас: