Маяк
+17 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Гаилә
14 апрель 2023, 18:00

Татулык - бәхет нигезе

Гомер кешегә бер генә бирелә

Татулык - бәхет нигезе
Татулык - бәхет нигезе

Гомер кешегә бер генә бирелә. Бу тормышта һәркемнең үз юлы. Аны дөрес сайлап, теләк-максатларыңны чынбарлыкка ашырып, киләчәк буынга якты эзеңне калдыру –үзе зур батырлык. Шатлыкта да, авыр минутларда гел бергә,тату, матур яшәгән гаиләләргә карап, яшьләргә үрнәк алар, гомерләре заяга узмаган дип әйтәсе килә. Мондый ихлас сүзләргә Илеш авылында яшәүче Латыйповлар гаиләсе дә лаек.

Гаилә башлыгы Вәркир Латыйпов 1963 елда Илеш авылында Шәмсия һәм Авир Латыйповлар гаиләсендә дөньяга килә. Ябалак урта мәктәбен тәмамлагач,Уфа нефть техник училищесында белем ала. Ватан алдындагы изге бурычын намус белән үтәп кайтканнан соң, Уфада химия заводына аппаратчы булып эшкә урнаша. Яшь егет үз бәхетен, бердәнбер мәхәббәтен биредә очрата. Салават районы Мәчетле авылы сылуы- башкорт кызы Гөлҗиһан егетнең күңелен тиз арада яулап ала. Яшьлекнең иң күркәм мизгелләре, мәхәббәтле карашлар, гыйшык утында янулар кавышу сәгатьләрен тизләтә. Аларның бәхетләрен тулыландырып,бер-бер артлы өч сабыйлары дөньяга килә. Язмыш җилләре кешене кайларда гына йөртми, әмма туган як үзенә тарта. 10 ел Уфада гомер кичергәннән соң, Латыйповлар Илешкә кайтып төпләнә. Үз көчләре белән салып кергән күркәм йорт тыныч, имин тормыш нигезе булып тора. Икесе дә пенсиягә чыкканчы колхозда төрле эшләрдә көч куеп, хезмәт кадерен, яшәү мәгънәсен аңлап гомер итәләр. Вәркир 2000 елларда читтән торып Ризаэтдин Ибн Фәхретдин исемендәге ислам институтын тәмамлый, шул вакыттан бирле авылыбызның имамы вазифасын башкара. Гаилә башлыгы үзенең яхшы тыл булуын раслый. Ул хәстәрлекле ир, әти һәм оныкларына картәти. Алма агачыннан ерак төшми, диләр. Балалары да әти-әниләре үрнәгендә үсеп, акыллы, тырыш, кешелеклеләр. Бүгенге көндә олы уллары Тимур үз гаиләсен корып, гомер юлдашы-үзбәк кызы Зөләйха белән бер кыз тәрбиялиләр, Уфа шәһәрендә яшиләр.Тимур балта эшләренә бик оста, ялларга кайтканда туган нигезен матурлый, бизәкли. Уртанчы кызлары Гөлназ тормыш иптәше Аккүз авылы егете Илдар белән кавышып, өч кыз үстерәләр, Уфада гомер кичерәләр. Төпчекләре Гөлшат Гафури районы башкорт егете Арыслан белән тормыш корды, икесе дә медицина өлкәсендә башкалада хезмәт салалар. Үзләренә алмаш үстереп, балаларының хөрмәтен күреп,оныклар кочып,аларның уңышларына куанып яшәүче Латыйповлар чын мәгънәсендә бәхетлеләр. Гаиләләрендә төрле милләт вәкилләре дус, тату яшәүләре күпләрне сокландыра. Бакчалары төрле җиләк-җимеш агачларына бай, чөнки Вәркир үзе алмагачлар ялгау белән шөгыльләнә. Күпләп мал-туар, кош-корт асраулары да уңганлыкларына тагы бер дәлил. Өстәвенә, умарта да тоталар, туганнарын, якыннарын, дусларын баллы чәй белән сыйлый тырышлар.

Менә шундый тормышлары белән күркәм гаиләләр булганда авылыбызның киләчәге якты.

 

Зинура Гыйләҗева. Илеш авылы.

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас: