Маяк
+12 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гаилә
10 декабрь 2023, 11:15

Һөнәрләре — горурлыгы

Ишкар авылында яшәүче Рәмил РАКЫЙПОВНЫ районда белмәгән кеше юктыр.

Һөнәрләре — горурлыгы
Һөнәрләре — горурлыгы

Ишкар авылында яшәүче Рәмил Ракыйповны районда белмәгән кеше юктыр. Ул 37 ел гомерен агроном һөнәренә багышлап, авылдашлары, хезмәттәшләре арасында абруй казанды. Үсмер чагында ук басу-кырларны яратып, буш вакытын ындыр табагында өлкәннәргә ярдәм итеп үткәрә. Мәк тәп не тәмамлаганнан соң, Уфада авыл хуҗа лыгы институтында агроном белгечлеге ала һәм юллама буенча туган районына кайта. Яшь белгечне М.Горький ис. хуҗалыкка агроном итеп билгелиләр. Монда ул үз эшенең барлык нечкәлекләрен өйрәнгән тәҗри бәле һөнәр остасына әверелә.

Берничә елдан соң, баш белгеч үзләренең М.Гафури ис. колхозга эшкә кайта. Ул елларда әлеге хуҗалык районда иң уңышлы һәм тотрыклылардан исәпләнә, ә басучылыктан яхшы табыш алына.

- 1986 елда республика буенча бөртеклеләрдән һәр гектардан 41 центнер уңыш алып, икенче урынга чыктык. Гомумән, һәрвакыт алдынгылыкта бардык. Колхоз практикасы миңа зур тәҗрибә бирде, – ди Рәмил абый.

Игенчелектә уңыш алуда барысы да мөһим - орлыклар да, җир эшкәртү алымнары да. Тирән белемле, тәҗрибәле, халык арасында да, җитәкчеләр даирәсендә дә абруйлы белгеч үзенә күрсәтелгән ышанычны нәтиҗәле эше белән аклый. Авыл хуҗалыгы тармагы төрле чорларны кичерә, әмма Рәмил Ракыйпов Роберт Кәлимуллин, Фларит Әдиятуллин, Рәвит Фәрхетдинов, Мансаф Исламгалиев, Нияз Исхаков кебек җитәкчеләр белән эшләп, бай тәҗрибә туплый, район игенчеләре белән үз эшен намуслы башкара һәм киләчәккә һәрчак өмет белән атлый.

– Минем өчен хезмәт һәрвакыт беренче урында булды, - ди ул. -Янәшәмдә ышанычлы тыл - тормыш иптәшем, балаларым. Без, совет чорында үскән балалар, нәкъ менә шундый тәрбия алганбыз. Ал-ял белми хезмәт куйган елларымда гаиләм минем өчен төп терәк булды. Тормыш иптәшем Роза гомер буе мәктәптә укытты, без һөнәр алыштырып газапланмадык. 44 ел тату гомер кичереп, ике кыз һәм бер ул тәрбияләп үстердек. Бүген алар — безнең горурлык, матур гаиләләр корып, җәмгыятькә кирәкле шәхесләр булып яши.

Роза Назыйф кызы хезмәт юлын Кызыл Байрак авылында башлый. 1980 елда Рәмил Лотфулла улы белән гаилә корып җибәрәләр. Тиздән Ишкар авылына күченеп, дөнья тергезәләр. Мөгаллимә 34 ел башлангыч сыйныф укытучысы булып, лаеклы ялга чыга. Күптән түгел 65 яшен билгеләп, туганнары, балалары, авылдашлары белән зур Коръән табыны артында аш үткәрде. Пенсиядә тик утырмый, чигү чигеп, матур картиналар тудыра, бәйләм бәйли. Авылда “Ахирәтләр” клубы әгъзасы булып тора, һәр мәдәни чараларда актив катнаша. Рәмил абый белән бергәләп дини китаплар укыйлар, мәчеткә йөриләр.

Гүзәл ФӘТХУЛЛИНА.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: