Маяк
+12 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гаилә
23 декабрь 2023, 12:00

Намуслы хезмәт юлы үтеп

Яңа Аташ авылында яшәүче Винә һәм Мөхәммәтзәки СӘМЫЙГУЛЛИННАР гаиләсе дә шундый бәхет ияләре, алар бергә иңне-иңгә куеп, матур гомер кичерә.

Намуслы хезмәт юлы үтеп
Намуслы хезмәт юлы үтеп

Гаилә ныклыгын, бердәмлеген саклап, мәхәббәт һәм аңлашу белән яшәгән парлар һәрвакыт күңелдә хөрмәт һәм соклану уята. Әйе, бу дөньяда һәр җан иясе парлап яратылган. Гомер көзенә пар канатың белән керү, балалар, оныклар, оныкчыклар рәхәтен бергәләп тату – олы бәхет. Яңа Аташ авылында яшәүче Винә һәм Мөхәммәтзәки Сәмыйгулиннар гаиләсе дә шундый бәхет ияләре, алар бергә иңне-иңгә куеп, матур гомер кичерә. Үткәннәре үрнәк, бүгенге көннәре бәхетле, киләчәкләре өметле аларның. Күптән түгел алар үзләренең 65 еллык тимер туйларын билгеләде, ә бу исә озак еллар бергә яшәгән парның бәрәкәтле хезмәт белән яуланган җимеше. Намуслы хезмәт юлы үтеп, кулга-кул тотынышып, тормыш мәшәкатьләрен, сынауларын да олы сабырлык белән җиңгән алар. “Тормыш көткәндә төрле хәлләр булгалый. Савыт-саба шалтыраса да, аның тавышы урамга ишетелергә тиеш түгел”, – дип исәпли алар һәм үзләренең балаларын, яшь буынны да сабырлыкка өндәп, авылдашларына үрнәк булып гомер йомгагын сүтәләр.

Ерак Көнчыгышта хезмәт итеп, ил алдындагы бурычын үтәп кайтканнан соң, 1958 елда Чакмагыш районы Рапат авылының чибәр, чая һәм уңган кызы Винә белән чәчләрен чәчкә бәйли. Йорт-ил тергезәләр, икесе дә колхоз фермасында эш башлыйлар. Язмыш син теләгәнчә генә бармый шул. Сыер малларын көткәндә Мөхәммәтзәки Базы елгасы ярыннан егылып төшеп, арка сөяген имгәтә һәм 8 ай Уфа дәваханәсендә ятарга туры килә. Табиблар аякка басуга ышаныч бирми, әмма ул киләчәктә савыгуына өметен югалтмый, эчтән генә: «Сез ышанмасагыз, мин Аллаһы Тәгаләгә ышанам», - ди. Ул күңеленнән Аллаһы Тәгаләдән терелүен, аякка басуын сорап, догалар кыла башлый. Шул көннәр аңа дин юлына басарга этәргеч бирә дә инде. Дәваханәдән чыккач, II группа инвалидлык бирәләр. Арытаба Мөхәммәтзәки мәдрәсәдә укып, имам-хатиб исемен алуга ирешә. Бүген ул тирә як авылларга гына түгел, район күләмендә үзенең тыйнаклыгы, белемлелеге, иман юлына әйдәүче хөрмәтле хәзрәт буларак билгеле. Сәламәтлеге какшаган булуга карамастан, ул биш вакыт намазын да калдырмый, Сүлте авылындагы мәчеткә җомга гаетенә йөри, Коръән ашларында, бала туганда исем кушу, кешеләрне соңгы юлга озату кебек ислам кануннарын башкара.

Тормыш иптәше Винә белән алар дүрт балага гомер биреп, күркәм тәрбиядә үстергән, зур тормыш юлына чыгарган. Өлкәннәр бүгенге көндә 7 онык һәм 11 оныкачка хөрмәтле картәти һәм картәни булып, бер-берсенең кадерен белеп, тату гомер кичерә.

Лариса САБИРОВА, Сүлте авыл советы авыл биләмәсенең эшләр белән идарә итүчесе.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: