Маяк
+10 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гаилә
31 март , 11:30

Тату да, уңган да алар

Гаилә тормышы – исәпсез-хисапсыз хезмәт, сикәлтәле гомер юлы. Шул юллардан гомер буе бер-берсен аңлап, ярдәм итеп, юл куеп яшәүче гаиләләр – һәр кешедә соклану уята. Шәммәт авылында да шундый парлар байтак. СӘФЕТДИНОВлар да – авылдашлары арасында күптәннән абруй һәм ихтирам яулап өлгергән гаиләләрнең берсе.

Тату да, уңган да алар
Тату да, уңган да алар

Фәнзил дә, Гөлҗидә дә -төп Шәммәтнекеләр. Үзәк урамда Фәнзил – Һидая һәм Мәзһәр Сәфетдиновлар гаиләсендә өченче бала, Гөлҗидә күп балалы Әхмәтҗановларның алтынчы (10 бала) баласы булып, дөньяга килгән. Беренчесе- 1962, икенчесе-1964 елда. Балачаклары бер сукмактан йөреп, бер чишмә суын эчеп, бер урман-яланнарга йөреп уза.

Шәммәт авылында – башлангыч, арытаба Аккүздә урта белем алалар. Үсеп буйга җиткәч, бик матур пар булып, дуслашып йөриләр. Егетен армиягә озатып, аны көтеп тә ала кыз. Фәнзил механизатор һөнәрен үзләштерә, Гөлҗидә башта авыл клубында мөдир,соңрак Шәммәт башлангыч мәктәбендә техник хезмәткәр булып, лаеклы ялга чыкканчы эшли. Ә Фәнзил әле дә «Урожай» колхозында механизатор булып эшли. 40 елдан артык һөнәренә тугры кала, коллективында мактаулы, үрнәкле.

Гаилә башлыгы механизатор белгечлеге алгач та, тәүдә Жданов ис. колхозда, аннан “Сөн” совхозында көч түгә. Чын җир хуҗасы, чын игенче булды ул гомер буена. Бервакытта да алдынгылыкны бирмәде, тыныч, сабыр, акыллы булуы белән аерылып торды. Хәер, гомер юлдашы Гөлҗидә дә нәкъ шундый. Бигрәк пар килгәннәр инде, диләр алар турында.

Яшәү дәверендә авырлыкларны бергә җиңеп, шатлыкларны бергә уртаклашып яшиләр. Мәхәббәт җимешләре – өч уллары бар. Бүгенге көндә алар да укып, һөнәр алып, башлы- күзле булдылар. Оныклар белән куандыралар. Уллары һәрчак әти - әнисенә ярдәмгә кайтып, хәлләрен белеп торалар.

Зурысы Рөстәм Нефтекама шәһәрендә яши, Себер якларында мастер булып эшли. Тормыш иптәше Резеда белән ике ул үстерәләр. Икенче уллары Риф Дүртөйленең электр челтәрендә кранчы булып эшләп йөри. Иптәше Зинира белән ике ул үстерәләр. Төпчекләре Рәмис кечкенә чактан ук сәхнәләрдә чыгыш ясап, үзешчән сәнгать остасы булды. Биеп, җырлап, спектакльләрдә катнашып үскән иде. Уфада музыкаль училище тамамлагач, башта район мәдәният сараенда эшләде, әлеге көндә ул – Татарстанның Актаныш районы «Агыйдел» ансамблендә җырчы-солист, тормыш иптәше Илүзә белән ул тәрбиялиләр.

Колхозларда акча түләнмәгән чорда да, авыр вакытларда да сынмады, сыгылмады бу гаилә. Бик тырышып, йорт тергезделәр. Каенанасы Һидая апа белән дә бик игелекле, уңган килен булып яшәде Гөлҗидә. Яңа урамга, яңа йортка күченделәр дә балаларына гөрләтеп туйлар үткәрделәр. Тирә-якка нур чәчеп утырган күркәм дөньяларында мал асрап, җиләк-җимеш, гөл-чәчәкләр үстереп, тигезлектә, татулыкта гомер итә бу пар.

Балаларының, оныкларының кайтуын куанып каршылый ата-ана. Туган йортларында ут сүнмәсен, һәрчак шулай уңган булып, гөрләтеп яшәргә язсын.

Әнфисә ШӘЕМОВА. Шәммәт авылы.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: