Маяк
+10 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гаилә
6 апрель , 12:00

Чын бәхет – туган җирдә

Кешенең иң зур бәхете – аның гаиләсе. Яшь, матур гаиләләргә карап күңелләрдә соклану хисе туа. Бер-беренә ихтирам, үзара аңлашу, мәхәббәт, тугрылыкка корылган гаиләләр hәрвакыт ныклы һәм бәхетле була.

Чын бәхет – туган җирдә
Чын бәхет – туган җирдә

Авылыбызда матур яшәү үрнәкләре белән башкаларга өлге булып торырлык парлар күп. Ераклардан бәхет эзләмичә, туган авылларында йорт төзеп, шунда балалар үстереп, бүгенге көндә дә бар тырышлыкларын салып яшәгән Лариса һәм Ирек Ямалиевлар гаиләсе Рсай авылы күрке булып тора.

2006 елда Рсай авылы егете Ирек Зөлфәт улы һәм Аккүз сылуы Лариса Рәмил кызы чәчләрен-чәчкә бәйләп, матур тормыш корып җибәрә. Мәхәббәт җимешләре булып 2008 елда беренче сабыйлары- уллары Айнур, 2011 елда –кызлары Алсу, 2017 елда Әминә, агымдагы елда Амелия дөньяга аваз сала. Алма агачыннан ерак төшми диләр, балалары да үзләре кебек үк акыллы, уңган, тәртипле. Кечкенә булуларына карамастан, hәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзерләр. Гаилә башлыгы “Урал” кооперативында ферма мөдире булып эшли, Лариса һөнәре буенча бухгалтер, бүгенге көндә декрет ялында.Уллары Айнур кечкенәдән үк милли көрәш белән шөгыльләнә башлый, мәктәп данын яклап, спорт чараларында катнаша. Күп тапкырлар районның җыелма командасы белән Уфада, Кушнаренкода, Стәрлетамакта ярышларда җиңүчеләр рәтендә була, авыл Сабантуйларында да бил бирми. Агымдагы елда 9нчы сыйныфны призлы урыннар алучы көрәшче буларак тәмамлый. Өстәл тулып яткан күп санлы грамоталар, дипломнар шул хакта сөйли. Арытаба да спортны ташламаска дигән максат белән яши егет.

Алсу 6нчы сыйныфта белем ала, ул да абыйсыннан калышмый, спортны үз итә. Кечкенә Әминә исә быел беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керәчәк.

Ямалиевлар узган елда гына зур мәһабәт яңа йорт тергезеп керделәр, күпләп мал-туар асрап, кош-корт үрчетеп, үз хезмәтләреннән ямь табып яшиләр.

Рәзиф ГАЛИЕВ. Рсай авылы.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: