Маяк
-4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гаилә
6 апрель , 11:00

Иманлы йорт, нурлы йорт

Аккүз авылында гомер кичерүче Флүрә белән Фердинанд Фәрраховлар йорты әллә кайдан нур чәчеп балкып утыра. Алар борма-борма юллар аша бер-берсен табып, үрнәкле гаилә булып яшиләр.

Иманлы йорт, нурлы йорт
Иманлы йорт, нурлы йорт

Гаилә башлыгы Иске Хаҗи авылында туып-үсә. Иске Аюда – башлангыч, Теләкәйдә – сигезьеллык, Андреевкада урта мәктәпне тәмамлый. Укытучы булу теләге аны Башкорт дәүләт педагогия институтына алып килә. Тик ул конкурстан үтә алмый. Тырыш егет төшенкелеккә бирелми Гремучий-Ключ авылында физкультурадан укыта башлый. Бераздан кабат бәхетен сынап карый һәм бу юлы югары уку йортына укырга керә. Институтны уңышлы тәмамлап, Базытамак урта мәктәбендә балаларга белем бирә башлый. Арытаба 6 ел Краснояр төп мәктәбендә директор вазифасын башкара.

Флүрә Карабаш авылында дөньяга килә. Урта мәктәпне тәмамлагач, Куйбышев элемтә политехникумында ике ел белем ала. Үрмәт почта бүлекчәсендә хезмәт юлын башлый. Арытаба Дөмәй почта бүлекчәсендә дистә ел эшли.Кияүгә чыга, ике улы туа. Кызганычка каршы, тормыш син дигәнчә генә бармый шул. Аның бормалы, сикәлтәле юллары да байтак... Флүрә ике баласы белән ялгызы кала. Бераздан аны язмыш мәңгелек пары Фердинанд белән очраштыра һәм алар кавыша.

Флүрә хезмәт юлын Аккүз урта мәктәбендә лаборант булып дәвам итә. Арытаба повар булып эшли. Кыскартуга эләккәч, 2009 елда «Росгосстрах» җәмгыятенең Илеш филиалына агент булып урнаша. Әлеге һөнәрне 2017 елга кадәр намуслы башкара ул.

Фәррәховлар күпләргә үрнәк, бердәм булып дөнья тергезәләр. Аларның зур сөенечләре - кызлары Алия туа. Өч балага җил-яңгыр тидерми тәрбияләп үстерәләр.

Тормышлары мулдан:ишле итеп малтуар, кош-корт асрыйлар, умартачылык белән дә шөгыльләнәләр, бакча үстерәләр.

Фердинанд Хан тавындагы казу, гыйльми тикшерү эшләрендә актив катнашты. Иң мөһиме, тарих белән төптән кызыксына, укучыларында да бу фәнгә мәхәббәт тәрбияли. Флүрә кул эшләре остасы, авыл хатын-кызларына дин сабаклары өйрәтә, дәресләр бирә. Өстәвенә, ТРның Яр Чаллы шәһәрендә “Ак мәчеттә” мөгаллимәлеккә укый.

Балалары белем алып, үз ояларын корганнар. Уллары Илнур водитель һөнәрен сайлап, ерак юлларга йөри. Тормыш иптәше Илсөяр Иске Күктауда фельдшер булып эшли. Кызлары Камилланы тәрбиялиләр. Икенче уллары Ринур Уфа технология институтын тәмамлап, “Башнефть” җәмгыятендә бухгалтер-икътисадчы вазифасын башкара. Гомерлек юлдашы Алсу балалар бакчасында – тәрбияче, Данир белән Раминаны үстерәләр. Кызлары Алия Михайловкада повар һөнәрен үзләштерә. Чияле-Әтәч егете Фидан белән гаилә корып, ике балага - Айгөл белән Вилданга гомер бүләк итәләр.

Бүгенге тормышларыннан бик тә канәгать Флүрә белән Фердинанд Фәррәховлар. Алар спортны үз итеп кышларын чаңгыда, җәйләрен велосипедта йөрергә ярата.

Әнфисә Шәемова. Шәммәт авылы.

 

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: