Маяк
-4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гаилә
7 апрель , 11:00

Авылым ямьле уңганнар белән

Кужбахты авылыннан Фәнүзә Әнүр кызы белән Зиннур Искәндәр улы КӘРИМОВЛАРның авылның актив тормышта яшәгән өлгеле гаиләсе. 

Авылым ямьле уңганнар белән
Авылым ямьле уңганнар белән

Икесе дә тырыш, эшкә нык яшьләр ата-аналары ярдәме белән яңа йорт тергезә, мал-туар асрап, авыл мәшәкатьләренә чума.

Зиннур-Илеш һөнәрчелек училищесын тәмамлап, 1982 елда армия  хезмәтенә алына, Ерак Көнчыгышта, Владивостокта, Хәрби Диңгез Флотында егетлек бурычын үти. Эсминец Сторожевой корабында 3 ел Камчатка суларын гизә. Моряк егет армиядән соң туган якларга кайта, чөнки ата-анасы олы яшьтә булу сәбәпле (Искәндәр абзый-Бөек Ватан сугышы ветераны), аларны тәрбия итәргә кирәк була. "Игенче " колхозында терлекчелектә, басучылыкта һ.б.тармакларда эшли. Соңгы елларда авыл советы авыл биләмәсе хакимиятендә хезмәт сала. " Хәрби туганлык" , БРның "Хәрби Дингез Флоты ветераннарының "Диңгез җәмгыяте " оешмаларының актив әгьзасы. Республика, районда үткәрелгән һәр патриотик чараларның уртасында кайный, яшьләргә, мәктәп укучыларына әлеге  темаларга  үткән дәресләрдә теләп катнаша. Мактау кагәзьләре, Рәхмәт хатлары бихисап күп аның.

Кужбахты авыл биләмәсенең хоккей командасын бик яхшы оештырып, соңгы елларда алар призлы урыннарны яулап килә. 

Фәнүзә-Кужбахты авыл мәдәният йортының мәдәни оештыручысы, махсус хәрби операциядә якташларга ярдәм оештыруда башлап йөрүче. Аның башлангычы белән быел кышын гына 60 метрлы 6 маскировка сеткасы үрелде, Урындагы инициативларны яклау программасы кысаларында эш башкаруга халыктан 120 мең сум акча җыелды. Ел нәтиҗәләре буенча районда үткән тантанада мобилизацияләнгән гражданнарга һәм район волонтерларына һәрьяклап ярдәм күрсәткәне һәм аларга шәхси өлеш керткәне өчен муниципаль район хакимиятенең Почет грамотасы белән бүләкләнде.

Бианай-биатайлы йортка төшә ул килен булып, дус һәм тату яшиләр. Әмма язмыш Кәримовларга бик каты сынау куя. Яңа салган йортларында (2012 ел) янгын чыгып, йорт, өй жиһазлары янып бетә. Иң аянычлысы- янгында әниләре, Фәнүзәнең авыру туганы һәм 1,7 яшьлек кызлары һәлак  була.  Күтәрә алмастай кайгыны туганнары, күршеләре, авылдашлары белән бергә үткәрә алар. “Бар халык ярдәм җыйды, якташ-авылдашларга, авыл советына, аның рәисе  Альфред Хәтмуллинга зур рәхмәтлебез” - дип хәтерли ул көннәрне Кәримовлар.

Инде хәзер балалары үскән, Фәнүзәнең әнкәсе алар белән, дөнья караша. Эльвина белән Булат Нефтекама колледжында һөнәр үзләштерә, Гүзәл-6 нчы сыйныфта укый. Кызлары биюгә әвәс, матур сәхнә костюмнары тектереп, сәхнәдә чыгыш ясыйлар. 

Менә шундый гади генә, әмма авылы өчен ихлас күңелен биреп эшләгән, яшәгән гаиләләр булганда, туган ягыбыз чәчкә атар, киләчәге матур булыр дип ышанасы килә.

Рәмилә НУРГАЛИЕВА. Кужбахты авылы.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: