Маяк
-4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гаилә
20 апрель , 11:15

Иң бәхетле мизгел

Гаилә дигәч иң беренче үзең туыпүскән гаилә учагы күз алдына килә. Мин сугыштан соң 9 ел үткәч туганмын. Имин балачак һәм гаилә кыйммәтләрен саклаган туган йортымдагы вакыт тормышымдагы иң бәхетле бер мәле дип уйлыйм. Иң мөһиме аяз күк йөзе булган тыныч тормышта үскәнмен бит.

Гаиләдә иң өлкән бала булдым, үземнән бәләкәй өч туганым, сеңлем бар иде. Аларның өс-башын пөхтә итеп йөртү, ашату, дәресләрне әзерләтү кебек бурычларны зур җаваплылык тоеп башкардым. Боларны беркем кушмаса да, үзем белеп, күңелем кушканча эшләдем. Өйдә һәркемгә дә шөгыле табылып торды. Әтием белән әнием көне-төне колхоз эшендә: иртән китәләр, кич кайталар. Әти миңа каты эндәшеп, тырнак белән дә чиртмәде, ләкин аннан ничектер шөрләп төшә идем. Ул мине аерым ярата да иде шикелле. Күрәсең, әнием шулай тәрбияләгән, өйдә әти абруе югары куелган. Минемчә, бу һич начар түгел, тәртип кирәк.

Әдәбияткә, сәнгатькә сөю гаиләдә салынды. Әнием йомырка, май сатып, гәзит-журналларга языла иде. Ял көне җыелышып радиодан спектакль тыңлый идек.

Бала, үсмер чакны уйласам, рәхәт булып китә. Иң истә калган мөгаен кышкы кичләрдер. Әтием пима төпли, әнием оекбаш, бияли бәйли, яки палас суга. Мин кичкырын аларга гәзит-журналлар укыйм, соңыннан шулар буенча сөйләшү алып барабыз, фикер алышабыз.

Язга таба әтием тавык-каз оялары, кәрзиннәр үрә, әнием кәзә мамык тарап, шәл бәйли. Малай туганнарым исә әтием нәрсә эшләсә дә гел аның янында бөтереләләр. Әти: ”Карап, өйрәнә торыгыз”, – дип әйтә иде аларга.

Күңел ачарга да сәбәбе табыла: чаршау корып, сәкене сәхнә итәбез дә, концерт куябыз. Мондый тамашалар Миякә районында яшәгән картәтием килсә, көн дә кабатлана иде. Китап яратуымны искә төшерсәм дә гаҗәпләнеп куям. Хәзерге 11 сыйныф программасындагы Һәдия Дәүләтшинаның “Ыргыз”, Зәйнәб Биишеваның “Кәмсетелгәннәр” романнарын, татар язучысы Габдрахман Әбсәләмовның калын-калын әсәрләрен IIIIV сыйныфларда укыганмын. Әти-әнием дә китап яраталар иде шул.

Көз көне сыер, бозаулар уҗым басуына сыпыртырга гына торуын авылда үскәннәр белә инде. Шуның өчен аларны көтүдән каршылау мотлак. Беркөнне уенга алданып, әлеге эшне онытканбыз. Әтием: “Малларны тапмаенча кайтмагыз!”– дип чыгарып җибәрде. Караңгы, яңгыр сибәли... Үзе безгә күренми генә арттан килә икән (азактан сөйләде). Малларны табып алып кайтып, сарайга бикләдек. Һәр эшне вакытында башкарырга, җаваплылык тоярга өйрәнү өчен бу зур сабак булды.

Таләпчәнлек күрсәтсәләр дә, әтием, әнием безне яратып үстерделәр, гел күңелебезне үстереп тордылар. Әтием: “Минем кызым атказанган укытучы була”, картыем “ Минем кызым атказанган артистка була”, әнием “Кызымны телевизордан гына карап утырырбыз әле”, - дип тә җибәрсә, дәртләнеп китә идем. Кадерлеләремнең хыяллары тормышка ашты. Укытучы һөнәренә ия булу балачак хыялым иде шул. Эшемә бәйрәмгә баргандай бардым. Өйдә исә үз балаларымны сагынып кайттым.

40 ел укытучы булып эшләү дәверендә һөнәремне дөрес сайладыммы, дигән уй беркайчан да башыма килмәде. Эшем-нән һәрвакыт кәнәгатьлек алганга, авырлыгын сизмәдем, чөнки безнең гаиләдә белемгә омтылыш тәрбияләнде.

Галимә ГАЛИЕВА, мәгариф хезмәте ветераны. Югары Яркәй авылы.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: