Һәр авылны чәмләнеп дөнья көтүче, матур итеп йорт-кура тергезүче, бакчасында мул итеп бәрәңге, яшелчә-җимеш үстерүче тырыш, уңган гаиләләр бизи. Бигрәк тә анда бер-берсен күз карашыннан аңлаучы яшь гаилә яшәсә, ә ихатасы сабыйлар тавышыннан гөрләп торса, авылның яме тагын да арта. Тәҗәй авылының “Новая” урамы иң күркәм, заманча йортлары белән ерактан ук күренеп тора. Ә инде анда яшәүчеләр- үз авылын ямьләүче гаиләләр бигрәк тә мактауга лаек. Хәтмуллиннар һәм Зиннәтуллиннар - тамырлары шушы авылдан булып, туган ягында ныклы оя корган яшьләр.
Рита белән Илгиз ХӘТМУЛЛИННАР - Тәҗәй һәм Кужбахтыда туып, балачактан аралашып үсә. Һәркайсының әти-әнисе - «Игенче» хуҗалыгында, Кужбахты авыл биләмәсендә җаваплы вазифада эшләп, лаеклы ялга чыккан хезмәт ветераннары. Балаларын эшкә өйрәтеп, аларга дөнья корырга күрсәткән ярдәмнәре өчен бик рәхмәтле яшьләр әти- әниләргә. Илгиз- «Нефтекама Нефтегаз корылмалары заводы» оешмасы филиалында- мастер, Рита- «Добро» – халыкны социаль хезмәтләндерү үзәге хезмәткәре , караучысыз калган өлкән буын вәкилләренә ярдәм итә. Авыл биләмәсе үткәргән чараларда актив катнаша. Ике кызлары- Илария белән Изалия Кужбахты урта мәктәбенең уку алдынгылары. Мал- туар, кош- корт асрап, гөрләтеп дөнья көтеп, туганнары белән һәрдаим аралашып, тату яши Хәтмуллиннар.
Югары Яркәйдә туып үскән Гөлназ һәм Динар ЗИННӘТУЛЛИННАР - икесе дә югары белемле. Кавышкан көннән уйлары бер була яшьләрнең- Динарның әти-әнисе туып -үскән туган төбәктә нигез кору. Тәҗәй авылында күркәм йорт салып, каралты-кура тергезеп,күпләп мал- туар үрчетәләр. Динар- ХХII партсъезд ис. хуҗалыкта үзенең белгечлеге буенча эшләп йөри. Хезмәтендә алдынгы, мактаулы, моны күп санлы Мактау кагәзьләре, Рәхмәт хатлары дәлилли.Авылдашларын бар эштә дә әйдәп баручы актив яшьләрнең берсе ул. Яңа елда үзенең атларын бизәп «тройка »лар белән дә шатландыра авылдашларын. Гөлна з - Кужбахты урта мәктәбендә урыс теле һәм әдәбияты укытучысы , әле кече кызы белән декрет ялында. Әйткәндәй , Зиннәтуллиннар өч бала тәрбияли: Данияр- 2нче сыйныфта укый , Лилианага - 5, кечесе Дианага -1,5 яшь. Әти-әниләре Югары Яркәйдә яши, һәркайсы үз эшендә мактаулы шәхесләр. «Рәхмәт, әти- әниләргә, аларның ярдәмен һәрвакыт тоеп яшибез,»- диләр Гөлназ белән Динар.Икесе дә матур жырлый, авылда үткән чараларда бик теләп катнашалар, район мәктәпләре арасында үткән театр фестивалендә катнашып,тамашачының сөюен яулаган талантлар алар. Шулай ук «Әти,әни һәм мин- спорт гаиләсе» конкурсында катнашып та сынатмадылар. Зиннәтуллиннар 2017 елда яңа күркәм йорт салып керде. Монда аларга «2014-2017 елларда һәм 2020 елга кадәр авыллар территориясен тотрыклы үстерү» федераль максатлы программасы ярдәмгә килә. Яшьләр әлеге программа нигезендә кире кайтарылмый торган субсидия алу бәхетенә ирешә. Әлбәттә, төзелеш өчен дәүләттән шундый субсидия алу – авылда яшәүче яшь гаиләгә зур ярдәм. Бу уңайдан Зиннәтуллиннар Хөкүмәткә, муниципаль район хакимиятенә зур рәхмәтле. «Авылда калып дөнья корганга үкенмисезме? Нигә яшьләр туган ягында калырга ашыкмый? - дигән сорауга, Хәтмуллиннар да, Зиннәтуллиннар да бертавыштан: “Эшләгән, тырышкан кешенең кайда гына яшәсә дә, барысы да үзеннән тора. Без туган җиребездә, әти- әниләр, туганнар, бәләкәйдән таныш, авылдашлар белән аралашып яшибез. Бу- үзе зур бәхет!Авылда да шәһәр цивилизациясе хәзер-һәр йортка газ, су үткәрелгән, интернет тоташтырылган, балалар бакчасы, мәктәп, ФАП, магазиннар барсы да янда гына», - диләр. Башкарасы эшләре уң булсын, хыялдагы уйлары тормышка ашсын күркәм гаиләләрнең.
Рәмилә Нургалиева.Тәҗәй авылы.