Бу ныклы союз бүген алтын туйларын – бергә яшәүләренең 50 еллыкларын билгели. Әти белән әни икесе дә Андреевка авылыннан, бергә укый, мәктәп эскәмиясеннән үк дус була. Бу гаҗәп очрак! Балачактан берсен-берсе белгән кешеләр һәм нәтиҗәдә, ныклы һәм ышанычлы гаилә кора. Ул 50 ел буена зур корабль кебек, юлда килеп чыккан каршылыкларга бирешмичә, вакыт киңлекләрендә йөзә. Бу 50 ел элек алрның бер-берсен сайлауларының дөрес булуы турында сөйли.
Әти армиядә хезмәт иткәннән соң Уфа автотранспорт техникумында укый. Арытаба Башкортстан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап, инженер-механик белгечлеге ала. Әни бу вакытта Новосибирск педагогика институтының физика-математика факультетында укып, математика укытучысы һөнәренә ия була. Алар хезмәт эшчәнлекләрен Югары Яркәйдә башлый. Әти “Сельхозтехника” оешмасында техника хәвефсезлеге буенча инженер, аннары эксплуатацияләү буенча начальник вазифасын башкарса, әни мәктәптә - математика укытучысы.
Яшь гаиләнең дөньяларын түгәрәкләп, бер-бер артлы балалары Марат (мин), Руслан һәм Рөстәм туа.
Намуслы хезмәте өчен, 1984 елда Аринат Фәһим улын Уфага «Башкирагропромхимия» җитештерү берләшмәсенә баш инженер итеп тәгаенлиләр, гаиләсе белән Уфага күченеп килә һәм алга таба да эшен дәвам итә. Туган районын онытмыйча, Илеш районындагы хезмәттәшләренә ярдәм итә. Җиргә һәм хезмәткә балачактан булган мәхәббәте, хезмәткәрләре арасында абруйлы булу аңа эшендә уңышларга ирешергә мөмкинлек бирә һәм җитештерү буенча җитәкче һәм арытаба «Башплодородие» ДУП генеральный директорының беренче урынбасары булып эшләвен дәвам итә. Аның фидакарь хезмәте берничә тапкыр БР Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм БР Хөкүмәте тарафыннан лаеклы бәяләнә, Башкортстан Республикасы Президентының Мактау грамотасы белән бүләкләнә.
Авыр, шул ук вакытта игелекле һөнәр сайлаган әниебез Альбина Алексеевна үзенең педагогик эшчәнлеген Уфаның 29 нчы мәктәбендә физика һәм математика укытучысы булып дәвам итә. Туган районында яхшы тәҗрибә туплаган һәм хезмәттәшләре арасында хөрмәт казанган якыныбыз биредә дә сынатмый, коллективының, укучыларының, ата-аналарның ихтирамын яулый һәм лаеклы ялга чыкканчы балаларга белем бирә.
Без, мин, Рөстәм, Руслан әти-әниебезнең назында, яратуында, кайгыртуында, җылы кочагында үстек. Өчебезгә дә югары белем алырга ярдәм иттеләр. Энем Рөстәм белән мин, әтиебез үрнәгендә, Башкорт дәүләт аграр университетында инженер-механик белгечлеге буенча кулыбызга диплом алдык. Рөстәм Башкорт дәүләт медицина университетын тәмамлады. Бүгенге көндә барыбыз да һөнәрләребез буенча эшлибез. Барыбыз да гаилә корып, кадерлелеләребезгә алты онык бүләк иттек. Хәзер алар балаларыбыз Эдуард, Әмир, Арина, Ринат, Элина, Артемның яраткан нәнәе белән картәтиләре булып гомер кичерә.
Андреевкага якыннарыбыз янына кайткан саен, без аларның җы- лысын һәм кайгыртуын тоябыз, өстәл һәрвакыт тәмле ризыклар белән тулы. Әниебез пешергән ашлар телеңне йотарлык, андыйны бер кайда да ашаган юк. Кадерлеләребез безнең өчен гаилә бәхете, аларның яхшылыгы һәм тормыш зирәклеге балаларыбызны тәрбияләү өчен үрнәк булып тора. Яшәү дәверендә һәрвакыт әти-әниебезнең акыллы киңәшләренә, сүзләренә колак салабыз. Аларның оныкларына булган чиксез мәхәббәте бернәрсә белән дә үлчәнми.
Якыннарыбыз җитеш дөнья алып бара, бөтен җирдә шундый ма- турлык, күркәмлек. Бакчада җиләк- җимеш мул уңыш белән сөендерсә, төрле төстәге чәчкәләр күзләрне иркәли. Без дә буш вакытларыбызда аларга кайтып, хуҗалык буенча булышып, бераз шәһәр ыгы-зыгысыннан ял итәбез.
Кадерле әтиебез, әниебез! Сезне барлык балаларыгыз, оныкларыгыз исеменнән алтын туегыз белән котлыймын. Сезгә ныклы сәламәтлек, озак еллар бәхетле гомер, тынычлык һәм иминлек телибез. Мәхәббәтегез киләчәктә дә сезнең юлыгызны яктыртсын, ә көннәрегез шатлык һәм җылылык белән тулсын. Сезнең белән уздырган һәр мизгелгә сөенәбез, бәхетле балачагыбыз һәм без дип яшәгән өчен рәхмәт әйтеп алдыгызда баш иябез.
Барлык балалары исеменнән Марат ГЫЙЛӘҖЕВ. Уфа шәһәре.