«Малай чакта ук мин әти-әниемне уңайсыз хәлгә куярга курыктым, алар алдында оятка калуны теләмәдем. Хәзер үземә ышанган кешеләрне уңайсыз хәлгә куярга куркам. Мин үз исемем белән горурланам һәм балаларыма, хатыныма минем өчен оят булуны теләмим. Бу - минем көчемнең төп чыганагы”.
(Башкортстан республикасы Башлыгы Радий Хәбировның 2022 елның 22 декабрендә республика үсеше йомгаклары буенча интервьдан).
Кечкенәдән баянчы булырга хыялланган Илназ мәктәптә укыганда район музыка мәктәбендә шөгыльләнә. Ул анда оста баянчы, тәҗрибәле педагог Риф Шәрәфетдинов классында сәнгать серләренә төшенә. Мәктәптә укыган вакытларда ук концертларда чыгышлар ясап, халык күңелен яулап өлгерә. Төп мәктәпне тәмамлагач, Уфа сәнгать училищесының халык уен кораллары бүлегенә юллана. Икенче курста укыганда олы сәхнәгә беренче тапкыр чыгышлары Рәвилә Мәсәлимова, Вәсилә Фәттахова кебек күренекле артистлар белән башланып китә. Кулына диплом алгач, төрле шәһәрләрдә үзен сынап, гастрольләрдә йөри. Соңыннан район музыка мәктәбенә преподаватель булып эшкә урнаша, кызлар һәм малайларда моң дөньясына мәхәббәт тәрбияли.
Күп белемле, фикерле, тырыш һәм үзенчәлекле баянчы республика, тоташ Русия киңлекләрендә концертлар белән чыгыш ясый. Аны Уфа, Стәрлетамак, Татарстан Республикасы Казан, Яр Чаллы, Чиләбе,Төмән, Сургут, Мегион, Лянтор һәм башка бик күп шәһәрләрдә чыгышларын яратып, көчле алкышларга күмәләр.
Бүгенге көндә Илназ район мәдәният сараеның алыштыргысыз хезмәткәре. Билгеле артистлар Нәфкать Нигъмәтуллин, Ринат Рәхмәтуллин, Булат Бәйрәмов, Ләйсән Гыймаева, Ландыш Нигъмәтҗанова, Фәрит Таишев, Марат Шәйбаков, Денис һәм Фәрзәлия Ибраһимовлар һ.б. белән тыгыз элемтәдә эшли. Аның үзенең тавыш яздыру студиясе бар. Илназ 50-60лап көй авторы да. Аның җырларын күренекле сәхнә артистлары башкара.
Баянчының җәмәгате Гөлнара Яр Чаллы шәһәреннән. Картыйларына кунакка каникулларда кайтып йөргәндә танышалар, 6 ел йөргәннән соң, кавышып, гаилә корып җибәрәләр. Гөлнара район үзәгендә урман хуҗалыгында икътисадчы - бухгалтер булып эшли. Яшь гаилә ике яклап та әти-әниләре, якыннары ярдәме белән ике катлы зур йорт тергезә. Тату гаиләдә Камилә һәм Раяз үсеп килә. Алар дүртенче-өченче сыйныфларда белем ала.
-Без – кешеләр, бу жиргә сөер-сөелер өчен, гаилә корып, балалар үстерерөчен туабыз. Кешелекшулай дәвам итә. әле бездән соң да буыннан-буынга матур жырларыбыз, күркәм гадәт-эшләребез күчеп барыр. Бер-беребезгә ягымлы булып, матур сүзләр генә әйтешеп яшик. Балаларыбыз тигезгаиләдә, сәламәт булып үссеннәр, - ди гаилә башлыгы.
Әйтергә кирәк, Илназ Мөсәлләмов иҗади гаиләдә үсә. Әнисе Айгөл матур шигырьләр иҗат итә, улы аларга музыка яза. Әнисе белән тандемда язылган Илеш гимны һәркем күңеленә хуш килеп, көннән-көн популярлык ала. Сеңлесе Айсылу Мөсәлләмова Кәрим Тинчурин ис. татар дәүләт драма һәм комедия театры артисткасы.
Гөлнара һәм Илназ кебек тырыш гаиләгә сокланмый мөмкин түгел. Киләчәктә дә аларга иҗади уңышлар, бәхет теләп калабыз.
Фәрит БАЯЗИТОВ, Карабаш авыл советы авыл биләмәсе башлыгы:
-Авылыбызда Мөсәлләмовлар абруйлы һәм ихтирамлы гаиләләрнең берсе. Иҗат иткән җыр-моңнары күренекле артистлар репертуарында популярлык ала.
Нәсимә ИНСАПОВА. Иштирәк авылы.