Флүсә һәм Харис Ямаловларның биш балалы гаиләсендә туган өлкән малай Ильфир урта мәктәпне тәмамлагач, Уфада ДОСААФта белгечлек ала. Армия сафларында хезмәтен тәмамлап кайткач, Аккүз авылы сылуы Ильмираны бер күрүдә ошата. Күп тә үтми кавышып, гөрләтеп дөнья көтә башлыйлар.
Тырыш гаилә зур йорт салып керә, биш балага гомер бирә. Җилкәннәр җилдә сынала, ди ләр. Кайбер кешеләр дә шул җилкәннәрдән бер дә ким түгел, аларның өлешенә дә күп тия. Үз көенә матур гына яшәп ятканда, Ильмира язмыш сынавына дучар була – бер туган сеңлесе биш баласын ятим калдырып, дөнья куя. Сабыр гаилә ике дә уйлап тормыйча, балаларны үз тәрбиясенә ала.
-Үзегезнең дә гаиләгез ишле,җаваплылыктан курыкмадыгызмы? – дип кызыксындым.
-Туганымның кадерлеләрен балалар йортына бирүне күз алдыма да китермим. Тормыш иптәшем белән икебез дә - ишле балалы гаиләдән. Биштән унау булдык. Моңа һич тә үкенмибез. Балаларыбыз бик тату, бер-берсенә ярдәмләшә, - дип сөенеп җаваплый ана.
Әйе, бүгенге көндә Ямаловлар үзләрен бәхетле тоя. Барлык уңайлыклары булган зур, иркен йортта җитеш дөнья көтәләр, күпләп терлек асрыйлар, кош-кортларының исәбе дә юк. Өстәлләре сый-нигъмәттән сыгылып тора.
Әлеге вакытта үзләренең уллары Илдар контракт нигезендә Украина территориясендә махсус хәрби операциядә катнаша. Ирек авылда төрле эштә йөри. Кызлары Илина Татарстан Республикасы Актаныш районында кафеда эшли, Казанда читтән торып технолог һөнәрен үзләштерә. Ирина Яр Чаллыда хезмәт куя. Ильвир 3нче сыйныфта укый. Сеңлесенең балалары да уңышка ирешә. Олы кызлары Гүзәл - гаиләле, тормыш иптәше белән Актаныш районы Әлем авылында яши, кыз үстерә. Дилүс Актанышта 3нче курс талибы. Вилина Минзәләдә белем алса, Динар – 8нче, Зилина 5нче сыйныфта укый.
-Балалар мәктәптә чакта йортыбыз буш сымак. Кайтып керүләре белән күңелле хәрәкәтләр башлана, өебез нурланып куя. Берүк исән–сау булсыннар, - дип тели Ильмира.
Уңган Ямаловлар гаиләсенә киләчәкләре бүгенгедәй бәхетле, тормышлары мул, үзләре, балалары исән-сау булуларын телим. Илдарны яу яланыннан җиңүләр белән исән әйләнеп кайтуын көтеп алсыннар.
Нәсимә ИНСАПОВА. Иштирәк авылы.