Маяк
-3 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Гаилә
21 декабрь , 15:00

Тормыш иминлеге - бердәмлектә

Безнең халык элек-электән хезмәт сөючәнлеге белән дан тоткан. Балаларны да кечкенәдән эшкә өйрәткәннәр, башкаларның хезмәтенә хөрмәт тәрбияләгәннәр. Краснояр авылында яшәүче Фәнзәлия һәм Рәзиф Шәймөхәммәтовлар да шундыйларның берсе. Күпләргә үрнәк булырлык лаеклы тормыш юлы үтеп, балалар тәрбияләп, бүген дә матур гомер кичерәләр.

Тормыш иминлеге - бердәмлектә
Тормыш иминлеге - бердәмлектә

Фәнзәлия Мирзамөхәммәт кызы Иске Хаҗи авылында гаиләдә беренче бала булып дөньяга килә. Краснояр төп, Яңа Аю урта мәктәпләрендә белем алгач, “Агыйдел” колхозында сыер савучы булып эшли башлый. “Читтән бәхет эзләмәдем, туган җиремдә таптым. Яшьлегемдә Рәзиф белән кушылып, дүрт балага гомер бирдек. Үзем бер һөнәргә тугры булып, 36 ел сыер савучы булып эшләдем. Көнозын хезмәттә булгач, сабыйларны әткәй-әнкәй тәрбияләште, аларга зур рәхмәтлемен”, - дип искә ала ул кадерлеләрен.

Тормыш дигәннәре син дигәнчә генә бармый шул, бик күп югалтулар, авырлыклар кичерергә туры килә Фәнзәлиягә. Бертуган энесенең ике сабые ятим калгач, аларны үз канаты астына алып, тәрбиялиләр. Барысын да укытып, зур тормыш юлына бастыралар. Алар бүгенге көндә үзләре әти-әни, ул һәм кызлар үстерәләр, һөнәрлеләр.

Иң өлкән кызлары Гөлназ - тәрбияче, уллары Алмаз - водитель, Гөлшат - фармацевт, Эльвира - укытучы, Эльза - менеджер, Гөлсинә - программист. Бүген “нәнәй”, “картәти” дип өзелеп торучы 8 оныклары бар Шәймөхәммәтовларның.

Лаеклы ялда булуына карамастан, өйдә кул кушырып утырырга яратмый Фәнзәлия Мирзамөхәмәт кызы, Краснояр мәдәният йортында узган һәр чарада иң активларның берсе. Әле күптән түгел район мәдәният сараенда “Супернәнәй” район бәйгесендә катнашып, призлы урынга лаек булды.

“Әйе, мин бәхетлемен. Гомер сукмагыннан атлаганда ныклы терәк булучы ирем Рәзиф, гаилә традицияләрен уңышлы дәвам итүче, акыллы, тәртипле балаларым, безнең өчен өзелеп торучы оныкларым бар. Бу бәхетне башка берни алыштыра алмый”, - ди канәгать елмаеп Фәнзәлия.

Эльмира МӘРДАНОВА. Краснояр авылы.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: