Маяк
-3 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Гаилә
21 декабрь , 11:00

Тырышларның уңышы мул

Җиләк - җимешкә бай әрәмәләре, челтерәп аккан чишмәләре, җырларда җырланган бөдрә таллы Сөн елгасы, гүзәл табигате белән үзенә тартып торган Илеш авылында гомер кичерүче ӘВСАХОВЛАР гаиләсе күпләргә үрнәк.

Тырышларның уңышы мул
Тырышларның уңышы мул

Гаилә башлыгы Булат Әвсахов 1960нчы елда көзнең матур көнендә Инүсә һәм Марс Әвсаховлар гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килә. Андреевка урта мәктәбен тәмамлагач, 1978 елда Ватан алдындагы изге бурычын үтәргә армия сафларына алына. Ике ел элемтәче булып хезмәт итеп, исән-имин туган авылына кайта һәм читтән бәхет эзләми ул, “Искра” колхозында механизатор булып эш башлый. Трактордан комбайнга, комбайннан тракторга утырып, басу киңлекләрен намус белән иңли, мул уңыш үстерүгә лаеклы өлеш кертә. Бик күп Мактау грамоталары һәм дипломнарга лаек була.

1993 елдан фермер буларак үз эшен башлый. 200 гектар җирдә бөртекле культуралар үстерә, җирне нәтиҗәле файдаланып, гектарыннан 25-30 ц уңыш җыйнап алуга ирешә. Ел саен техника паркын тулыландыра. Тырыш егет үзенә пар булырдай тормыш иптәшен дә үзебезнең авылдан сайлый.

Гомер юлдашы Филара Венера һәм Индус Нурыйәхмәтовларның гаиләсендә туып–үсә. Ябалак урта мәктәбен тәмамлагач, колхоз фермасында эшкә кала, сыер савучы булып хезмәт сала. Икесе дә бер төбәктә туып-үскән егет һәм кыз 1983 елда гөрләтеп туй ясап, үзаллы тормыш көтә башлыйлар. Авылыбызның ике уңганы биш балага гомер бүләк итә. Пар канат астында үсеп, буй җиткән балалар бүгенге көндә барысы да гаиләле, Югары Яркәйдә тормыш көтәләр. Барысы да бик уңган, һәрчак килеп, ярдәмләшеп торалар. Олы уллары Илшат - район юл-ремонт төзелеше идарәсендә, аның тормыш иптәше Ирина И.Ихсанов КФХ-сында бухгалтер булып эшли. Алар Илдар белән Аделинаны үстерәләр. Икенче уллары Рушат эретеп ябыштыручы һөнәрен башкара, гомер юлдашы Зинира - район үзәк дәваханәсендә бухгалтер, мәхәббәт җимешләре бишәү – Азалия, Айрат, Алмаз, Камил һәм Аскар. Кызлары Гөлшат балалар бакчасында кече тәрбияче булып, аның тормыш иптәше Себер якларында хезмәт сала, Вәгыйзь, Милена һәм Вәзирне карап үстерәләр. Уллары Ришат себер якларында эшли, техника хәвефсезлеге буенча баш белгеч, тормыш иптәше Фирүзә белән Әмир, Камилә, Саматны тәрбиялиләр. Төпчек кызлары Гөлфия район үзәк дәваханәсендә шәфкать туташы, тормыш иптәше электрик һөнәрен башкара, Даниел белән Даниярны тәрбиялиләр.

Булат белән Филара бер-берсенә терәк, сөекле ир һәм хатын, балалары өчен төпле киңәшче, гаилә учагын сүндерми саклаучы, иң изге, иң кадерле әти-әни, 15 оныкларының яраткан дәү әти һәм дәү әнисе. Кул кушырып утыруны белмиләр бу йортта, дөнья көтәргә искиткеч тырышлар, күпләп мал-туар, кош-корт асрыйлар. Киң күңелле, ярдәмчел кешеләр. Филара оста хуҗабикә, тәмле ризыклар пешерергә ярата, бигрәк тә бәлеше, чәк-чәге телне йотарлык була. Татулыклары, уңганлыклары белән күпләргә үрнәк гаиләгә һәркем соклана.

Зинура ГЫЙЛӘҖЕВА. Илеш авылы.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: