Фларит Могътәбәр улы Өммеһани һәм Могътәбәр Латыйповлар гаиләсендә унынчы бала булып дөньяга аваз сала.
Могътәбәр Латыйп улы-на, Бөек Ватан сугышында катнашып, туган ягына исән-имин кайтырга на-сыйп була. Ләкин ул сугышта авыр яраланып, II группа инвалидлык ала.
Сугыштан соңгы еллар-да ул колхоз яшелчә бакчасында бригадир булып эш-ли. Ләкин сугышта алган Авылым уңганнарыяралары аны эшен ташларга мәҗбүр итә. Ә Өммеһани Фәррахетдин кызы, ун балага гомер биреп, алар үскән арада колхозның ындыр табагында хезмәт салырга өлгерә. Алар балаларын тормышны яратырга, хезмәт сөяргә өйрәтеп үстерәләр. Күпбалалы гаиләдә Фларитка бәләкәйдән үк барлык төр авыр хезмәткә чыныгып үсәргә туры килә. Ул әти-әнисенә зур ярдәмче була. Тик аяусыз чир Могътәбәр Латыйп улын 1977 елда якты дөньядан алып китә. Ул вакытта Фларитка нибары 11 яшь була.
1973-83 елларда ул Рсай урта мәктәбендә белем ала. Мәктәпне тәмамлагач, колхозда эшли башлый. Ә бер елдан Совет Армиясе сафларына алынып, Туган ил алдындагы изге бурычын үти. Хезмәтен тәмамлап кайту белән Югары Яркәйдәге 10нчы һөнәрчелек училищесында укып, гомерлек һөнәрен сайлый, водитель-тракторчы белгечлеген үзләштерә. Училищены тәмамлагач, көче ташып торган уңган егеткә “ГАЗ-53” машинасын ышанып тапшыралар. Аңа эш белән төрле шәһәрләргә йөрергә туры килә. Ә биредә инде уяулык, игътибарлылык сорала. Фларит Могътәбәр улы озак еллар водитель булып эшли, колхоз җитәкчеләренең, иптәшләренең ихтирамын яулый. Гаиләсендә дә бик бәхетле Фларит. Алар 2000 елның 14 гыйнварында Рита Рәфис кызы белән гаилә корып, үрнәкле гомер кичерәләр. Рита Рәфис кызы күп еллар дәвамында балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Үз хуҗалыгында мал-туар асрыйлар, кош-корт үстерәләр, умарта тоталар, ныклы тормыш белән яшиләр. Латыйповлар өч балага – уллары Искәндәр белән Дениска, кызлары Лилианага гомер бүләк итәләр.
Бүгенге көндә уллары Искәндәр Уфа фән һәм технологияләр университетында югары белем ала. Тиздән дипломлы белгеч булачак. Икенче уллары Денис Башкортстан аграр-технологик колледжын тәмамлап, бүгенге көндә армия сафларында егетлек бурычын үти. Уллары да, әтиләренә охшап, техниканы ярата. Җәйге каникул вакытында ике уллары да “Урал” җәмгыятенә ярдәм итә. “Армиягә киткәнче узган елда язгы чәчү чорында Денис улым җир эшкәртү эшен алып барды, җәйге вакытта водитель эшенә күчте. Колледжда уку техниканы тирәнрәк белергә өйрәтте. Искәндәр улым урып-җыю чорында үзенең хезмәтен кертте. “КамАЗ” автомобилендә ашлык ташыды”, – дип сөйли әниләре Рита Латыйпова. Хезмәтләрен зурлап, колхоз идарәсе аларны Почет грамотасы белән бүләкләде.
Кызлары Лилиана – Рсай урта мәктәбендә уку алдынгысы.
Рита һәм Фларит Латыйповлар гаиләсе авылда тырыш, үрнәкле гаилә булып санала. Алар төп нигезне югалтмый, үз көчләре белән зур йорт җиткереп, шунда шау-гөр килеп, матур гомер кичерәләр.
Рәзиф ГАЛИЕВ. Рсай авылы.