Дамир Әгъҗибә һәм Вәгыйзь Миңнеголовлар гаиләсендә җиденче бала булып дөньяга килә. Абыйлары Вәкил, Наил, Камил, Вәсил, апалары Тәнзилә, Тәслимә
һәм энесе Рәмил белән бәләкәйдән спортка омтылып, эшкә өйрәнеп, максатчан булып буй җиткерә. Кадер урта мәктәбен тәмамлагач, армия сафларында хезмәт итә. Ватан алдындагы изге бурычын намуслы үтәп туган ягына әйләнеп кайта һәм М.Горький ис. кооперативта эшли башлый.
Булачак тормыш иптәше, Кадер авылы сылуы (бар гомерләрен авыл хуҗалыгы белән бәйләп, намуслы хезмәт салган Нәзлия һәм Иршат Нигъмәтуллиннар
гаиләсендәге икенче бала) Гүзәл белән мәктәптә укыганда таныша. Бер-берсен ошаткан кыз белән егет, бераз дуслашып йөргәннән соң, гөрләтеп туй ясый. Яшьләр бәхет эзләп читкә чыгып китми, авылда төпләнә.
Гүзәл Кадер урта мәктәбендә повар ярдәмчесе булып эшли. Гаиләгә ямь өстәп, бер-бер артлы кызлары һәм уллары дөньяга килә. Миңнеголовлар яңа йорт
сала башлауга, бәхетләренә, торак төзү өчен дәүләт ярдәме бирелә, ана капиталы да бик урынлы була. Аны заманча җиһазландырып, бөтен уңайлыклар булдырып, бүген тирә-ягын гөл-чәчәккә күмгәннәр. Авылга ямь өстәгән йортлары балаларының шат тавышларына күмелә. Өлкән кызлары Глүзә Уфа шәһәрендә БР буенча Эчке эшләр министрлыгының миграция мәсьәләләре буенча идарәсен оештыру-методик тәэмин итү бүлекчәсенең дәүләт хезмәтләрен күрсәтүне контрольдә тоту бүлеге инспекторы булып эшли. Алия М.Акмулла ис. Башкорт дәүләт педагогия институтында юриспруденция факультетында белем ала. Уллары Радмир Кадер урта мәктәбендә 4нче сыйныфта укый.
Миңнеголовлар җитеш тормыш көтә: мал асрыйлар, күпләп кош-корт карыйлар, бакча тутырып яшелчә-җимеш үстерәләр. 50 чебеш, 20 үрдәк, 50 каз алып
үстергәннәр быел. Балалары бу эштә - зур ярдәмчеләре. Барысын бергә башкаралар алар, шулай җиңел дә, күңелле дә, диләр. Өстәлләре мул, үзләре җитештергән ризыктан сыгылып тора. Йорттан күршеләре, дус-туганнары өзелми.
– Сер түгел, тормыш иткәндә бәхәсле чаклар да килеп чыга. Гаиләдә күп нәрсә үзебездән тора бит. Гүзәл белән hәрвакыт тормышны көйләп – җайлап алып барырга, бер-беребезне аңлап яшәргә тырыштык. Хәзер дә шулай. Нинди генә эшкә тотынсак та, бергәләп хәл итәбез. Безнең әти-әниләр дә шундый иде. Аларның үрнәгендә, аларның акыллы киңәшләрен тотып яшибез, – диләр Миңнеголовлар.
Менә шулай, Гүзәл һәм Дамир Миңнеголовлар күпләрне сокландырып, күркәм тормыш алып барып, әти-әниләренә, туганнарына, күрше-күләннәренә терәктаяныч булып, авыл котын саклап гомер итә.
Лира ШАМИЛЕВА.