Маяк
+1 °С
Болытлы
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
Гаилә
1 февраль , 14:10

Бәхетләре - туган җирендә

Һәр гаилә үзенчә бәхетле - үзенең шатлык- сөенечләре, бетмәс проблемалары, шул ук вакытта кечкенә уңыш-җиңүләре белән үзенчәлекле ул. Кужбахты авылында яшәгән закировлар гаиләсе дә - үз бәхетен туган җирдә, туган авылда тапкан. Ралия белән Ринат - авылның күп балалы гаиләсе - дүрт бала тәрбияләп игелекле тормыш итә. 

Бәхетләре - туган җирендә
Бәхетләре - туган җирендә

Ринат Разин улы - барысына да өлгерә: кышкы сезонда - Себер якларында, язын-көзен «Игенче» КФХ сында механизатор булып эшли. Агыйдел шәһәрендә белем алып, механик-слесарь һөнәре ала. Новосибирск, Красноярск якларында ПВО частьләрендә хезмәт иткән егет, тормыш көтүдә дә сынатмый, нинди эшкә тотынса да, җиренә җиткереп башкара.

Ралия - Уфа шәһәрендә педагогия колледжын тәмамлап, балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Аннан инде социаль хезмәткәр буларак, тәрбиягә мохтаж өлкәннәрне карый. Үзенең сабыр холкы, кешеләргә карата ягымлы мөгамәләсе белән, кайда гына эшләсә дә, авылдашларының ихтирамын яулый. Инде алты ел дәвамында - Кужбахты урта мәктәбендә укытучы, уку-укыту буенча директор урынбасары. Авыл советы авыл биләмәсе оештырган бар чараларда да актив катнаша, Урындагы инициативаларны яклау программасы эшләрендә үз өлешен кертә, сайлау комиссиясе әгъзасы да булып тора. Концертларда үзе дә, кызы Азалия да - бик матур биюче. Районда үткән «Театралика» смотр-конкурсыннан Кужбахты мәктәбе коллективы да читтә калмады, Ралия бу эшләрнең уртасында кайнады.

Дүрт бала тәрбияли Закировлар. Айвар - Башкорт аграр-технология колледжын тәмамлап, әлеге вакытта Кырым якларында армия сафларында егетлек бурычын үти, техник-механик булып хезмәт итә. Азалия - Нефтекама колледжы талибы. Рүзәл 6 нчы сыйныфта тик яхшы билгеләргә укып, әти-әнисен сөендерә. 4 яшьлек Ризат абый-апаларының иң яраткан кече туганы.

Закировлар күпләп мал-туар тота, кош-корт асрап, мул тормышта яши, балаларын да гади хезмәтне яратып яшәргә өйрәтә. Авылдашлары, ата-аналары, туганнары белән дус-тату булып, һәр көнгә шатланып гомер кичерергә язсын үзләренә.

Рәмилә НУРГАЛИЕВА. Кужбахты авылы.

Бәхетләре - туган җирендә
Бәхетләре - туган җирендә
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: