Гаилә башлыгы Ринат Закир улы Югары Манчар авылында туып-үсә, урта мәктәпне тәмамлагач, Дүртөйледә шоферлар курсында укый. Арытаба армия сафларына чакырылып, егетлек бурычын үти. Туган якка әйләнеп кайткач, хуҗалыкта шофер булып эшли. Арытаба хезмәт юлын туган мәктәбендә дәвам итә. Рәсем, тормыш хәвефсезлеге нигезләре, физкультура буенча балаларга белем бирә.
1982 елда авылдашы Гөлсинә белән гаилә корып, өч балага - Алсу, Ришат, Айсылуга гомер бирәләр. Балалары да үзләренә ошап, эшсөяр, тәртипле, акыллы булып үсәләр. Хәзер инде үзләре үзаллы тормыш корып яшиләр.
10 нчы сыйныфны тәмамлагач, Гөлсинә авылклубында хезмәт сала, авыл советында салым җыючы булып та эшли. Район үзәгендәге училищеда сатучы һөнәрен үзләштергәннән соң, кибеттә авыл халкын кирәк-ярак белән тәэмин итә. Заманында авыл кулланучылар җәмгыяте бетерелеп, магазин ябылгач, шәхси эшкуарлык белән шөгыльләнергә дә туры килә. Бүгенге көндә уңган хуҗабикә хаклы ялда булуына карамастан, кул кушырып утырмый, заказга тәмле пироглар, чәк-чәкләр пешерә, бакчасында яшелчә-җимеш, күз явын алырлык матур чәчәкләр үстерә. Гаилә күпләп мал-туарын, кош-кортын да асрый.
Гөлсинә һәм Ринат Гыйниятуллиннар гөрләтеп дөнья көтеп, туганнары белән һәрдаим аралашып, балаларына терәк, 8 оныкларына һәм бер оныкачына яраткан картәни-картәти булып бәхетле гомер кичерәләр.
Гөлшат ГАРИФУЛЛИНА. Игмәт авылы.