Маяк
-5 °С
Болытлы
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
Гаилә
22 март 2025, 14:15

Еллар сынавына бирешмәгән мәхәббәт

Гаилә - җылы учак, мәхәббәт һәм хәстәрлек тоеп яшәгәндә генә бәхетледер кеше. Һәр сулышы, омтылышы, догалары белән нәсел рухын баетып, бәрәкәткә юл ярган, дөнья күркәмлеген йөрәге белән тоеп, рәхимлектә яши белгәннәр сокландыра. Югары Яркәй авылында яшәүче Әлфия һәм Флүр ӘХМӘДИЕВЛАР тату гаиләсе сынауларга бирешми, бар гомерен фидакарь хезмәттә үткәреп, шулай сабырлыкта тормыш көтә. Нәсел гөле - балалары да, үзләре кебек шәфкатьле, уңган, тырыш.

Еллар сынавына бирешмәгән мәхәббәт
Еллар сынавына бирешмәгән мәхәббәт

Күптән түгел алар үзләренең алтын туйларын билгеләде, ә бу исә озак еллар бергә яшәгән парның бәрәкәтле хезмәт белән яуланган җимеше. Намуслы хезмәт юлы үтеп, кулга-кул тотынышып, тормыш мәшәкатьләрен, сынауларын да олы сабырлык белән җиңгән алар. 50 ел бергә яшәүче, шатлык-кайгыларны бергә уртаклашучы кешеләр хакында кемнәндер ишетү-гә караганда үзләрен күреп сөйләшеп, изге теләкләрне җиткерү – күпкә дөресрәк. Шуларны уйлап, алтын парлар белән очрашырга өйләренә үк бардык. Ялгышмадык, очрашу вакытында безнең алда юбилярлар, кем халык әйтмешли, өр-яңа яклары белән ачылды.

Әхмәдиевлар кайда гына эшләсә дә, тырыш, намуслы була, хезмәттәшләре арасында абруй казана. Иң мөһиме, гомерләрен яраткан һөнәрләренә багышлап, аңа тугры калып, җәмәгать тормышында актив катнашкан хөрмәтле кешеләр.

Флүр Нигъмәтҗан улы Йонны авылында күп балалы гаиләдә туып-үсә. Йонны төп мәктәбен тәмамлагач, 86 нчы һөнәрчелек училищесында белем ала. Беренче хезмәт юлын “Башкортстан” колхозында башлап, ике ел тракторчы булып эшли. 1969 елда хәрби комиссариат аны Бакалыга шоферлар курсына укырга җибәрә. Күп тә үтми армия сафларына да чакыру килә. Венгриядә Ватан алдындагы бурычын үтәп кайткач та, кайдадыр читкә китү ягын карамый егет – туган колхозында иң элек “ГАЗ-53”, арытаба “ЗиЛ”, “КамАЗ” руле артына утыра һәм иртә яздан кара көзгә кадәр басу, хуҗалык эшләрендә катнаша. 1996 елдан әлеге хуҗалыкта склад мөдире булып эшли. СССР Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең алтын, бронза медальләренә, Башкортстан Хөкүмәтенең бихисап Мактау грамоталарына, бүләкләренә лаек була.

2002 елда “Молоко” җәмгыятенә күчеп, лаеклы ялга чыкканчы, директорның гомум сораулар буенча урынбасары кебек җаваплы вазифаны башкара. Әйе, бәхетен туган җирендә тапкан, тырышлыгы белән абруй яулаган ир узаманы ул. Әйткәндәй, шушы көннәрдә Флүр абый 75 яшьлек юбилеен билгеләде.

Гомер юлдашын дә читтән эзләми Флүр Нигъмәтҗан улы. “Икебез дә бер авылдан бит без, кич клубка чыккач таныштык Әлфия белән, бер күрүдә гашыйк булдым мин аңа”, – дип хатирәләр белән бүлешә гаилә башлыгы.

Йонны авылында күркәм гаиләдә туып-үскән Әлфия Сәлих кызы Югары Яркәй урта мәктәбен яхшы билгеләргә тәмамлаганнан соң, Благовещенскийда бухгалтерлар әзерләү курсында, арытаба Кушнаренко авыл хуҗалыгы техникумында белем ала.Төгәл фәннәр, саннар дөньясын, бухгалтер һөнәрен яраткан кыз аларны уңышлы тәмамлап, Яркәй авыл советында бухгалтер булып хезмәт юлын башлый. Яшь вакытыннан яңалыкка омтыла, һөнәри осталыгын үстерү өстендә эшли. Лаеклы ялга чыкканга кадәр, ул эшен яратып, бөтен күңелен биреп 37 ел вазифасын намус белән үти. “Минем һөнәрем - ул коры саннар гына санап утыру түгел, законнарны да яхшы белергә кирәк. Еллар дәвамында күпме җитәкчелек белән уртак тел табып эшләргә, төрле кешеләр бе-лән аралашырга да туры килде. Бер эштән дә читтә калмадык. Өй рәтеннән сөт җыю, агитация алып бару дисеңме. Җәен колхозга ярдәмгә чыгабыз, суган, чөгендер утыйбыз. Урып-җыю башланса, иртән авыл советында, кичен ындыр табагына ашлык чистартырга йөрдек”, - дип искә ала Әлфия Сәлих кызы. Хезмәт юлында төрле дәрәҗәле Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән һөнәр иясе.

«Ата-ананың үрнәге балаларында чагыла», дип элеккеләр бер дә юкка әйтмәгән. Яшәү ямен, тормыш кадерен тырыш хезмәттә тапкан пар кызында һәм улында яхшы сыйфатлар тәрбияли алган. “Авыл советыннан фатир биргәч, йорт янында сарайлар бар иде. Шунда мал, кош-корт асрап, балаларны хезмәт тәрбиясендә үстердек”, - ди Әлфия апа. Кешеләргә ярдәмчел, туганнары, күршеләре белән бик тату булган гаиләдә үскән Гөлшат һәм Рөстәм үзләре дә хезмәтләре белән ихтирамга лаеклылар.

Гөлшат урта мәктәпне медальгә, Башкорт дәүләт медицина университетын кызыл дипломга тәмамлаган. Бүген ул - югары категорияле табиб-ревматолог, медицина фәннәре кандидаты, Башкортстанның сәламәтлек саклау отличнигы, Башкортстанның атказанган табибы, Куватов ис. республика клиник дәваханәсендә ревматология бүлеген җитәкли, медицина ревматология үзәге мөдире, “Елның иң яхшы терапевты” булып танылган доктор да. Республика халкы гына түгел, аеруча илешлеләр өчен аның исеме яхшы таныш, чөнки нәкъ аның хәстәрлеген тоеп, дәва алып аякка баскан бик күпләр ак халатлыга рәхмәтле бүген. Аның тормыш иптәше Азамат Салават улы да әлеге өлкәдә-хирург, медицина фәннәре кандидаты, күркәм гаилә ул һәм кыз үстерә. “Әтием йомшак күңелле булса, әнием сөю катыш таләпчәнлек белән тәрбияләде безне. Гаиләдә без ике бала үстек, энем белән һәрвакытта әти-әнинең баглаган өметләрен акларга тырыштык, йөзләренә кызыллык китермәдек. Энем минем тын алышымнан аңлаучы иң кадерле кешем”, - ди Гөлшат Флүр кызы якыннары турында.

Рөстәм гаиләсе белән Түбән Яркәйдә гомер кичерә, аның иңнәренә район мәдәният бүлеге начальнигы кебек җаваплы вазифа йөкләтелгән, тормыш иптәше Ирина район архив бүлеген җитәкли, матур пар ул һәм кыз тәрбияли.

Шундый сабыйларны дөньяга китергән, тормыш сынауларына бирешмәскә өйрәткән әти-әниләре алар белән горурланып яши. “Безне эшкә өйрәтеп, дөрес тәрбия биреп, хезмәтне сөеп үстергән кадерлеләребезгә рәхмәтлебез. Аллага шөкер, икебез дә белем алдык, тормышта үз урыныбызны таптык”, - ди Гөлшат белән Рөстәм.

Әйе, гаилә тату, тигез яшә сен өчен иң элек сабырлык кирәк. Әйтәсе килгән сүзне дә вакыты-вакыты белән әйтми калу яхшырак. Бу җәһәттән Әлфия апа — һич шиксез, тынычлык, сабырлык үрнәге. Янында шундый хатыны булган ир-егет тау-таш актарырга әзердер ул. Флүр абый да шулай ди. “Гомер буе мин юлда, эштә булдым, балаларны тәрбияләү Әлфия иңнәренә төште, бик рәхмәтлемен гомер юлдашыма барысы өчен дә. Менә хәзер хаклы ялда булгач, оныкларны шатланып карыйм, берсен мәктәпкә, икенчесен түгәрәгенә илтеп куям, барып алам, мәш киләм алар белән” - ди ул. Балаларының җитеш, мул тормышта яшәвенә, оныкларының шат йөзләренә карап, сөенеп гомер кичерә өлкәннәр. Өстәвенә, бакча тутырып яшелчәсен дә үстерәләр, мал-туарын да, кош-кортын да асрыйлар.

Әйе, уйлап карасаң, 50 ел бергә бер тормыш сукмагыннан атлау аз гомер түгел, еллар сынавына бирешмәгән олы мәхәббәтнең чагылышыдыр ул. Артка әйләнеп карасаң, ниләр генә кичерелмәгән дә, ниләр генә күрелмәгән. Әхмәдиевлар үзләренең тойгыларын, бер-берсенә булган сөю хисләрен һәрвакыт хәстәрлек, игътибар, хөрмәткә төреп, үзләренең гамәлләре аша аңла тып килгән, шатлыкта да, авырлыклар килгәндә дә бер-берсенә терәк булган. “Бер-беребезне күз карашыннан аңлашып яшәдек. Әле дә ул миңа нәрсәдер әйтергә теләгәнне мин инде ул әйткәнче эшләп куйган булам”, - ди Әлфия апа. Күп еллар бер-берсенә терәк булып яшәгәннәрдә генә шундый эчке тоемлау буладыр.

Иңне-иңгә куеп, ярты гасыр тату гомер кичергән әлеге гаилә не күркәм бәйрәмнәре белән тәбрик итеп, алдагы көннәрдә дә балалар, оныклар игелеген күреп, озак еллар гомер кичерергә насыйп булсын дигән теләктә калабыз.

Лилия ЙОСЫПОВА, «Маяк»ның махсус хәбәрчесе. Алсу МОСЛЫХОВА, Яркәй авыл советы авыл биләмәсе башлыгы урынбасары.

Еллар сынавына бирешмәгән мәхәббәт
Еллар сынавына бирешмәгән мәхәббәт
Еллар сынавына бирешмәгән мәхәббәт
Автор: Рафиля Хабирова
Читайте нас