Маяк
-9 °С
Болытлы
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
Гаилә
24 Май 2025, 14:00

Тормыш яме - татулыкта

Май – яз мизгеленең иң матур, иң күркәм ае. Бар җиһан яшеллеккә, ап-ак чәчкәгә күмелгән, кешеләрдә яшәү дәрте уянган мәл. Менә шундый вакытта ямьле Агыйдел елгасы ярына урнашкан Яңа Аю авылында яшәүче Гүзәлия һәм Фәһим ФӘРРӘХОВЛАР 1975 елның 15 маенда никахлашып, чәчләрен чәчкә бәйлиләр. Бу парның тормыш юлы бик матур башланып китә һәм бүгенгәчә күпләргә үрнәк булып, 50 ел дәвам итә.

Тормыш яме - татулыкта
Тормыш яме - татулыкта

Фәһим Гобәйдулла улы Талиба һәм Гобәйдулла Фәррәховлар гаиләсендә ике туганы арасында бердәнбер малай булып дөньяга килә. Ул бәләкәйдән хуҗалык эшләрендә булышып, хезмәт тәрбиясендә үсә. Әтисе тирә-якта күренекле балта остасы иде. Фәһим балачактан әлеге һөнәргә өйрәнә. “Егет кешегә 70 төрле һөнәр дә аз” дигән халык мәкален күңелендә һәрвакыт йөртә ул.

Ф.Фәррәхов Яңа Аю сигезьеллык мәктәбен тәмамлагач, Нефтекама шәһәрендә һөнәрчелек училищесында электрик белгечлегенә укый. Кулына диплом алгач, хезмәт юлын ул чордагы райондагы алдынгы колхозлардан булган “Агыйдел” хуҗалыгында энергетик булып башлый. Эшенә җаваплы каравы, төгәллеге, тәвәкәллеге белән бик тиз абруй казана. Машина-трактор паркларында, фермаларда, авыл йортларында электр линиясе һәрвакыт төзек хәлдә була. Электр хезмәте таләп иткән эшләрдә шәхси хуҗалыкларга көнен-төнен димичә ярдәм итә. Намуслы хезмәтен, ярдәмчеллеген күреп, Фәһим Гобәйдулла улын дүрт чакырылыш рәттән Яңа Аю авыл Советына депутат итеп сайлыйлар. Депутат - халык хезмәтчесе. Фәһим монда да сынатмый. Һәр эштә башлап йөрүче, оештыручы булып таныла. Авылда төзекләндерү эшләрендә, өмәләрдә актив катнаша, әйдәп йөрүче була. Колхоз таралгач, “Илеш-Агро” җәмгыятендә электрик булып эшли. 

Шәхси тормышы белән дә бәхетле Фәһим. Ул тормыш иптәше Гүзәлиядән бик тә уңа. Алар икесе күрше йортларда, бергә уйнап үсәләр. Ихаталары янәшә. Шуңа да бер-берсен сынап өйләнешкәннәрдер дип әйтәсе килә.

Гүзәлия Фирдәвис кызы Андреевка урта мәктәбеннән соң, сатучылар курсын тәмамлый. Бар гомерен яшьли сайлаган һөнәренә багышлап, Яңа Аю сельпосының төрле магазиннарында сатучы була. Халыкны кирәкле хуҗалык товарлары һәм продукция белән тәэмин итә. Ул бик тиз арада алчаклылыгы, итәгатьлелеге белән сатып алучыларның күңелен яулый. Өстәвенә, магазинга килә алмаган өлкән яшьтәгеләргә кирәкле әйберләрен йортларына ук илтеп бирә.

Фәррәховлар яшәгән йорт Агыйдел яр башында үзенең матурлыгы, бизәлеше белән ерактан балкып, аерылып тора. Әтисе һөнәрен бәләкәйдән үзләштергән Фәһим йортын үз куллары белән салган, бизәкләгән. Бакчаларында төрле җиләк-җимеш, яшелчә үсеп, уңышлары белән сөендерә.

Гүзәлия белән Фәһим Фәррәховлар балалары, оныклары өчен кадерле әти-әни һәм дәү әти белән дәү әни. Олы кызлары Айгөл Груздевка авылындагы балалар бакчасында повар булып эшли. Уллары Марат та тырыш, ярдәмчел, эшчән. Кече кызлары Лилия Югары Яркәйдәге автозаправкада хезмәт сала. Барысы да гаиләле, балалар үстерәләр.

Алтын пар бүгенге көндә дә кул-кушырып утырмый, актив тормыш белән яши. Фәһим Г.Гайнетдинов крестьян-фермер хуҗалыгында электрик булып тир түгә. Гүзәлия матур җырлый. Иске Кыргыз мәдәният йорты алдында эшләп килүче халык фольклор ансамбле әгъзасы.

-Ярату – бер-береңне хөрмәт итүгә, санлауга әверелә, икәү бер булып яши башлыйсың. Гаиләң өчен җаваплылык хисе арта, яшь барган саен сабырлык та өстәлә, - ди 50 ел бергә гомер кичерүче Фәррәховлар.

Еллар сынавын лаеклы үтеп, картлыкны бергә каршылаган, берсе ут булганда, икенчесе су булган, бер-берсенә ихтирам һәм сөю белән караган, үзләре әйткәндәй, дөньяның агын да, карасын да бергә күтәргән парга киләчәктә муллык, бриллиант туйларын да билгеләргә насыйп булсын.

Сәгыйть МУЛЛАӘХМӘТОВ, Яңа аю авыл советы авыл биләмәсенең ветераннар советы рәисе.

Автор: Рафиля Хабирова
Читайте нас