Насыйповлар күптәнге хыялларын тормышка ашырып, мини-ферма булдырган. Эштән курыкмый торган, тәвәккәл, батыр йөрәкле диләр, тырыш гаилә турында сорашкач.
Әйе, чыннан да, алны-ялны белми эшли, күпләрнең шәһәрләшә баруына карамастан, авылда терлек асрамыйча көн күрүне күзалдына да китерми алар. Капкадан ишегалдына үтүен үтәсең, әмма аннан тиз генә әйләнеп чыгам димә.
–Тырыш булсаң, абзар тутырып мал асрап, авылда да рәхәтләнеп яшәргә була. Үгезләрне симертеп тә, тере килеш тә сатабыз. Мал санын киметергә уйлаганыбыз юк, киресенчә, арттыру планында торабыз. Малларга печәнне җәйлеген үзебез әзерлибез, сатып та алабыз, - ди Илшат. – Сау-сәламәт булганда, бар эшне гаилә белән бергәләп башкарганда, бер авырлыгы да юк. Авыл җирендә җитеш тормыш белән гомер итәргә теләсәң, күп итеп мал-туар асрарга кирәк.
Илшат урта мәктәпне тәмамлагач, Татарстан Республикасы Минзәлә шәһәрендә авыл хуҗалыгы техникумында зоотехник белгечлеген үзләштерә. Кулына диплом алгач, авылга кайтып, колхозда төрле вазифаларны башкара - ферма мөдире, баш ветеринария табибы, зоотехник булып эшли.
Наилә – Югары Яркәй кызы. Стәрлетамак педагогия академиясен тәмамлап, Аккүз урта мәктәбендә урыс теле укытучысы булып эшли.
Яшьләр 2016 елда очрашып, гаилә корып җибәрәләр. Насыйповлар ике ул тәрбияли. Оясында ни күрсә, очканында шул булыр дигәнне исәпкә алып, балаларын да эшкә өйрәтеп үстерү ниятендә алар.
Гаилә башлыгы бүгенге көндә 18нче янгын сүндерү һәм коткару отрядының 122нче янгын һәм коткару частендә янгын сүндерүче булып хезмәт сала. Балачактагы хыялын тормышка ашырган елларда хисләрем ташыды, ди.
- Эшли башлаганда, күңелдә горурлык хисе тойдым. Хезмәтебез җиңел түгел. Нинди генә очрак булса да, күңел әрни. Без - кешеләрне коткарабыз. Әнә шул мизгелләр бар авырлыкны оныттыра. Эшнең бар рәхәте - елмаюлы, рәхмәтле йөзләрдә, - ди Илшат.
Тырыш гаилә 2021 елда бер ел эчендә күркәм йорт тергезеп керә. Авыл башыннан мәһабәт дөньялары әллә каян игътибарны җәлеп итеп тора. Илшат өч көн ялында да тик тормый - малларны карарга килә. Үзе эштә чагында бертуганнары, әтисе ярдәмгә ашыга. Төшке ашка кайткан вакытта ике улы Самир (8 яшь) һәм Рамзан (3 яшь) әтиләренең алдыннан төшми, сагынып, сырпаланып торалар. Тормыш иптәше сый-нигьмәтле табын җыя. Матур һәм тырыш гаиләнең һәр көне шулай дәвам итә.
–Без шәхси ярдәмче хуҗалык булып торабыз. Читтән кеше яллап эшләтмибез, барысы да - үз тырышлыгыбыз. Терлекләр арасында кайнашып, вакытның узганы сизелмидә. Берсенә су эчертәсең, икенчесенә печән, фураж саласың, асларын чистартасың. Әле генә таң атада, шул арада кич була. Кечкенәдән терлек арасында үскәнгәме, маллар бик якын миңа. Әле печән чоры. Терлекләргә күпләп әзерләп калырга кирәк. Быел җәй матур килә. Печән тагын да мулдан булыр. Саламны да әзерлибез. Эшләр өчен техникабыз да бар. “МТЗ80” тракторы белән халыкка бакча сөрәм, тирес чыгарам. Печән чапкыч, әйләндергечләр дә бар. Рулонлап та куям. Сораган кешегә дә ярдәм итәм, – ди ул.
Насыйповлар терлекләрен Шәммәт авылындагы ташландык ферма бинасын алып ремонтлап, шунда асрый. Эшле кешенең табыны да сыйлы була бит. Табыныннан сөт, каймак, тәм-томнар өзелми. Балалар да кечкенәдән хезмәтнең тәмен белеп, эшкә өйрәнеп, чыныгып үсәчәк дигән сүз. Мондый гаиләләр тагын дакүбрәк булсын иде.
Әнә шулай өметтә яшәргә күнеккән авыл кешесе. Өметләнеп җиргә береккән. Хезмәттән куркып шәһәргә чыгып чапмаган. Тормышын аз гына йоклап, күп эшләүгә җайлаган.
-Насыйповлар бик тырыш гаилә. Авылда - хөрмәтлеләр. Терлек асрау җиңелләрдән булмаса да,гаилә бюджетына шактый керем кертәләр. Аннары барысы да кешенең үзеннән тора - муллыкта яшиләр, кешедән ким булмыйм дисәң, тырышасы, эшлисе дә эшлисе. Ә Насыйповлар гаиләсе нәкъ шундыйлардан», - ди Аккүз авыл советы авыл биләмәсе башлыгы Венер Әхмәтҗанов.
Гүзәл ФӘТХУЛЛИНА.