Район үзәгеннән унбер чакрым ераклыкта урнашкан Рсай Илешнең иң матур авылларыннан санала. Бер авылдан гына торган Рсай авыл биләмәсе районда
җир мәйданнары һәм халык саны буенча шактый зурлардан исәпләнә. 346 хуҗалыкта 800 гә якын кеше яши.
Егерме дүрт елдан артык урындагы хакимият белән Р.З.Садыйков җитәкчелек итә. Аның халык белән уртак тел табып эшләве, бердәм тырышлык, ил, республика, район дәрәҗәсендәге ярдәмнәр исәбенә электән нигез салынган социаль тәгаенләнештәге биналарны ремонтлау, реконструкцияләү, аларга яңа төзелешләр өстәү исәбенә Рсай елдан-ел матурлана, биләмәнең уңышлары арта. Шуңа да халык тырышып дөнья көтә, яшьләр йорт сала.
Территориядә һәр нәрсә «халыкка уңайлы булсын» дигән күзлектән чыгып эшләнгән. Бар социаль тәгаенләнештәге учреждениеләр – бер урынга тупланган
һәм кеше, медицина, почта, саклык банкы, сәүдә хезмәтләндерүеме, мәктәп, мәдәният учагына, балалар бакчасына, хуҗалыкка, җирле үзидарә органына кагылышлы мәсьәләме, бер килүендә һәм бер сәгать эчендә барысын да хәл итеп, кайтып китә ала. Алар – заманча, хезмәтләндерү дә – сыйфатлы.
Ел әйләнәсенә биләмәдә күләмле эшләр башкарыла. Төзекләндерү эше кысаларында Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлары истәлегенә һәйкәл
төзелгән, “Наил чишмәсе” территориясенә ремонт ясалып, алар тәртипкә китерелгән. Территория чүп үләннәреннән арындырылып, халыкка ял итү өчен унайлыклар тудырыла. Юл буйлары чүп-чардан тазартыла, үләннәре чабылып тора. Юл буе полосалары ел әйләнәсенә тәртиптә тотыла. Корыган, сынган агачлар киселеп, утынга янгын сүндерү депосына китерелә,чүпләр җыеп түгелә. Урам утлары даими ремонтлана, искеләре яңартыла. Юлларны эттерү-тигезләү, чүп түгү мәйданчыкларын буяу, кардан тазарту һәм башка күп кенә эшләр башкарыла.
Территориядә крестьян-фермер хуҗалыклары юк, ә халыкның агросәнәгать комплексы продукциясенә булган ихтыяҗын «Урал» җәмгыяте канәгатьләндерә – теләгәнчә ашлык, мал азыгы сатып бирелә. Шуңа да шәхси сектор ит-сөттән өзелми, күпләп сыер малы, кош-корт асрала умарталар да хәтсез, хәтта экзотик ферма да бар. Әйе, яше-карты бай, матур яши биредә.
Автор: Лира Гәрәева.