Гаилә башлыгы Югары Яркәйдәге М.Гәрәев ис. спорт мәктәбендә - милли көрәш буенча тренер булып эшләсә, Гөлнур - хуҗалык мөдире.
Ямалиевларның өй алды бакчаларында нинди генә чәчкәләр үсми икән?! Хәтта аларның төрлелегеннән, матурлыгыннан күзләр камаша. Өстәвенә, кемдер өчен
пластик шешә кирәкмәгән чүп-чар булса, иҗади фантазияле Ямалиевларга төрле матур әйберләр эшләү өчен менә дигән материал ул. Гөлнур Айрат кызы бак
чаларына күл эшләсә, Илдар Зөлфәт улы аның янына пластик шешәләрдән –пальмалар ясаган. Шулай ук күл янында төрле әкият персонажлары урын алган, эчендә үрдәкләр йөзеп йөри.
Ямалиевлар өч балага гомер бүләк итәләр. Олы уллары Эдуард – гаиләле. Тормыш иптәше белән ике бала тәрбияли. Эдуард 2022 елның октябреннән Украинадагы махсус хәрби операциядә катнаша. Уллары Ленар милли көрәш буенча районыбызның күпкырлы чемпионы һәм призеры булып тора. Армия сафларында хезмәт итеп кайткач, Ненец автономияле округының ерак төньяк районында янгын сүндерүче булып эшли. Кызлары Лиана Туймазы медицина колледжында белем ала.
Автор:Лира Гәрәева.