Һәркөн иртә таңнан торып караңгы төнгә кадәр ихатаңда казынмасаң, бу кадәр матурлыкны тудырып та булмас иде. Тудыру бер нәрсә, әле бит тудырганны бозмыйча, кырынлык китермичә саклый белергә дә кирәк. Биредә гадәти булмаган матурлык хөкем сөрә. Капкадан кергәч тә уң якта төрле чәчәклекләр. Нинди генә төрләре юк аларның. Бакча да үзенең чисталыгы, яшелчә-җимешнең муллыгы белән җәлеп итте. Шулай ук ял итү зонасы булдырылган.
Разетдиновлар себер якларында эшләп, лаеклы ялга чыккач, Рсай авылына кайтып төпләнәләр. Зур йорт сатып алып, аны заманча итеп үзләренә кирәкчә төзеклән дерәлә.
“Авылга кайтуыбызга сөенеп бетә алмыйбыз. Саф һава, рәхәтләнеп тышта эшлисең, бигрәк тә җәй көннәрендә хозурлык”, - ди Разетдиновлар бүгенге тормышларына канәгатьлелек белдереп. Менә шулай тырыш, уңган, барысына үз хезмәтләре, көчләре белән ирешкән их тирамга лаек халык яши Рсайда.
Автор:Лира Гәрәева.