Берничә буын укучыларны тәрбияләгән олы җанлы педагог, гади авыл укытучысы Рима Кәшби кызы- күркәм сыйфатлар иясе. Ул Исәмәт авылында Әхгалиннар
гаиләсендә өченче бала булып дөньяга килә. Әнисе мәктәп директоры булып эшли, тарих фәнен укыта, әтисе Торачы урманчылыгында бухгалтер була. Кечкенәдән белемгә омтылып үскән кызны мәктәпне тәмамлауга ук Аккүз урта мәктәбенә эшкә чакыралар. Шуннан башлана да инде аның беренче хезмәт юлы. Читтән торып Бөре педагогия институтында урыс теле һәм әдәбияты укытучысы һөнәрен үзләштерә. Аның хезмәт кенәгәсендә бары бер генә язу- 40 ел гомерен Аккүз урта мәктәбендә балаларга белем бирүгә багышлаган. Гаилә башлыгы Фарис Сәләх улы авыл хуҗалыгында мастер-наладчик, звено җитәкчесе, заправкалаучы һөнәрләрен башкарган.
Сәнгатькә гашыйк Имамовлар авылда үткән чараларның бизәге дисәк тә, ялгыш булмас. Авылдашлары Рима Кәшби кызы һәм Фарис Сәләх улының җыр-моңлы
чыгышын, дәртле гармун көйләрен яратып тыңлый, алкышларга күмә. Бүгенге көнгә кадәр алар «Әхирәтләр» клубының актив әгъзасы булып тора. Балалары да үзләренә ошап тырышлар, Уфада яшәүче уллары Фәнүс тә җыр-моңга бай, тормыш иптәше Луиза белән ике кыз үстерәләр. Илеш авылында гаиләсе белән гомер кичергән кызлары Миләүшә әнисе юлын сайлап, урта мәктәптә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләгән. Ул тормыш иптәше Шамил белән балаларын җыр-биюгә оста итеп үстергән.
Кыскасы, бер-берсенә таяныч, рухи терәк, авылдашларына үрнәк булып яши Аккүзнең ихтирамлы ветераннары.
Автор: Лилия Йосыпова.