Маяк
-9 °С
Болытлы
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
Гаилә
23 август 2025, 15:00

Ике уңган яшәсә, бәхет була янәшә

Районыбыз элек-электән уңган, эшсөяр халкы белән республика чикләрендә билгеле. Бездә яшь, тырыш һәм үрнәкле гаиләләр бик күп. Шундыйларның берсе – Карабаш авылында матур гомер кичерүче Хөрмәтуллиннар гаиләсе. Раушания белән Рәшитнең тырышлыгына исең китәрлек. Алар гаиләсе авылда гына түгел, районда да хөрмәт яулады. Агымдагы елда торак пунктларның төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча район конкурсы йомгаклары буенча биләмә өченче урын алды. Монда уңган гаиләнең өлеше зур.

Ике уңган яшәсә,  бәхет була янәшә
Ике уңган яшәсә, бәхет була янәшә

Тырыш, уңган, барысына үз хезмәтләре, көчләре белән ирешкән бу гаилә олы ихтирамга лаек.

Раушания Гыйлемтарих кызы — Карабаш авылыныкы. Туймазыда тегүче һөнәрен үзләштереп кайткач, колхозның тегү цехында башта Иштирәктә, аннары
Карабашта эшли. Шулай, лаеклы ялга чыкканчы, һөнәренә тугры була.

Үзенең булачак тормыш иптәше Рәшит Рафаэл улын очрата, ике яшь йөрәк бер-берсен тәү күрүдән ошата һәм 1988 елда матур гаилә барлыкка килә. Менә инде ул вакытларга да 37 ел узып киткән.

Гаилә башлыгы урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, армия сафларында хәрби бурычын үтәп кайта. Аннары Бөре уку комбинатында һөнәр үзләштереп, вахта
ысулы белән себер якларында бурильщик булып хезмәт сала.

Әйе, гомер еллары агымсудай, сиздерми генә агыла да агыла. Ә бит шушы еллар эчендә нинди генә юллар, нинди генә сукмаклар аша үтәргә туры килмәгән.

Хезмәттә үскән, авыл эшен яхшы белгән кешеләр өчен дөнья көтү бәхет кенә. Тырыш, уңган Хөрмәтуллиннар 1992 елда зур, матур йорт төзеп кергән.

Алар яшәгән урамга килеп керү белән, биредә булдыклы кешеләр гомер итүен күрсәтеп, йортлары әллә кайдан ук балкып, үзенә тартып утыра. Бар җир төзек, һәрнәрсә үз урынында, йорт тирәсендә тәртип, пөхтәлек күзгә ташлана. Җиң сызганып, тормыш көтәләр алар. Йорт территорияләрен, бакчаларын гөлгә күмгәннәр. Бар нәрсәләре җитеш, тормышлары түгәрәк, үзләре күркәм. Анда нинди генә чәчкәләр, куаклар, җиләк-җимеш үсми?! Мөгаен, күрше-тирәләре, туганнары аларга кунакка килгән һәркем киңәшләрен алып, үзләрендә дә шундый матурлык корырырга ашыгадыр. Ихатадагы тәртиплек, уңайлылык хәйран калдыра.

Күпләп мал да асрыйлар, кош-корт та үрчетәләр. Бу матур пар яшәү мәгънәсен аңлап, тормыш кадерен белеп, тирә-юньдәгеләргә үрнәк булып тора. Гомумән,
алдыңа куелган максатыңа ирешү өчен ныклы ихтыяр көче, тырышлык кирәк. Бу Раушания һәм Рәшит Хөрмәтуллиннарның икесенә дә хас сыйфатлар.

-Авыл җирендә яшәгәч, моңа кадәрмалсыз яшәүне күз алдына да китермәдек. Быелдан мөгезле эре терлекне бетердек. Умартачылык белән дә күптәннән шөгыльләнәбез. Тырышкан кешегә юл ачык. Бары тик ялкауланмаска гына кирәк, —
ди алар.

-Туган авылыбызны бик яратабыз.Урамыбызда, нигездә, гел яшьләр. Бик тырыш гаиләләр бар. Алардан үрнәк алырга мөмкин. Күршеләребез белән яхшы
мөгамәләдә яшибез. Ярдәм кирәк булса бер-беребезгә булышабыз. Безнең өчен авыл тормышы бик якын. Кечкенәдән эшләп, йорт эчендә әти-әниләргә бу
лышып үстек. Шуңа да тик торырга күнекмәгәнбез. Тормыш иптәшем дә эшкә бик уңган, тырыш кеше. Нәрсәгә тотына, барысын да булдыра. Җәй көннәрендә
йорт алларыбыз күңелле, чебешләр тавышына күмелә. Авыл тормышының яме дә менә шунда инде ул. Матур яшәргә телисең икән, тырышырга, көч салырга,
эшләргә кирәк, -ди йорт хуҗабикәсе.

Бу уңган, үрнәкле гаиләнең бакчасында нинди генә җимеш агачлары, яшелчәләр үсми. Иртә яздан йорт аллары чәчкәләргә төренә. Ә тәрәзә төбендә үсеп утырган матур, чагу чәчкәле гөлләр өй эчен ямьли. Гаилә умарта тота. Татлы, файдалы баллары белән якыннарын сыйлый. Бүген алар бик тә рәхәт мәшәкать белән яши. Уллары Рөстәм тиздән өйләнә. Бәхетле нигезле йортка бәхетле кәләш аяк басачак. Яшьләргә бары тик уңышлар, озын гомер телибез.

-Гаиләдәге үзара мөнәсәбәтләр бер-береңә мәхәббәт, ышаныч, аңлашуга нигезләнә. Шул очракта гына гаиләдә һәркем бәхетле була ала, — ди Хөрмәтуллиннар.


Әйе чынлап та, биредә бер-береңә хөрмәт, ярату күзгә ташлана. Һәр эшне бергә киңәшләшеп башкара алар. Шуңа күрә дә тормышлары да матур, күпләр
сокланырлык. Киләчәктә дә уңышлар, сәламәтлек кенә телисе килә бу үрнәкле гаиләгә.

Автор: Гүзәл Ногъманова.

Автор: Айгуль Шабутдинова
Читайте нас