Маяк
-5 °С
Болытлы
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
Гаилә
29 август 2025, 15:00

Яшәү яме – мәхәббәттә

Югары Яркәйдә яшәүче Фәнисә һәм Мөзәллиф Фәхразиевлар 41 ел бергә тату гаилә – бер-берсенә ныклы терәк, бер бөтен булып яши. «Әле кичә генә кавышкан кебек», – ди алар. Саф мәхәббәтләрен саклап, матур гына гомер итәләр.

Яшәү яме – мәхәббәттә
Яшәү яме – мәхәббәттә

Гаилә башлыгының кулыннан килмәгән эше юк. Техника ремонтлаумы, агач эшеме ул, барысын да җиренә җиткереп, бар күңелен салып башкара ул. Яшьли сайлаган һөнәренә тугры калып, ике дистә елга якын Югары Яркәйдәге АТПда “КамАЗ” водителе булып эшли. Бүгенге көн дә үз эшен ачып, ерак юлларга йөри - зур йөк машинасы белән товарлар ташый.

Өйнең яме—ана белән, дигән әйтем бар татар халкында. Чыннан да, әни гаилә учагын саклаучы,уңган Фәнисә Рәвил кызы район үзәк дәваханәсенең бала тудыру бүлегендә 36 ел акушер булып эшли. Һөнәрен яратып башкара, барлык әниләрнең яраткан “кендек әбисе” булып тора. Бүгенге көндә лаеклы ялда ул.

Берсеннән-берсе акыллы, булдыклы ике балага гомер бүләк иткән алар. Кызлары Айгөл белән уллары Алмазны үзләре үрнәгендә тәрбияләп, олы тормыш юлына чыгардылар. Бүгенге көндә Фәхразиевлар өч оныгының уңышларына сөенеп яши.

«Шәхси йортта ел әйләнәсенә эш бетми. Бакчабыз да бар, тавыклар да асрыйбыз. Хатыным чәчәкләр үстерергә ярата. Бөтен төр җиләк-җимеш тә үсә бакчабызда», – дип, тормыш иптәшен мактап та куя Мөзәллиф абый. Ә хатын-кызга күп тә кирәкми. Гомер иткән кешең нең ягымлы сүзләре тагын да үсендереп җибәрә.

Дүрт дистә елдан артык языла башлаган гаилә тарихының нигезенә салынган ярату. ата-ана жылысы, үзара аңлашу, бер-береңне кайгырту, хөрмәт итү, буыннар арасында рухи бәйләнеш кебек кыйммәтләр белән ныгый бара. Гаиләдәге мәхәббәт, тугрылык, бер-береңә кирәк һәм терәк булу зарурлыгын тоеп яшәү – Фәхразиевлар нәселенең төп кагыйдәсе.

Автор: Рәфилә Хәбирова.

Автор: Айгуль Шабутдинова
Читайте нас