Маяк
+20 °С
Облачно
Гаилә
8 Июля , 06:25

Гафу итә белергә өйрәник

Гафу итә белү — кешенең күңел байлыгын, рухи җитлегүен күрсәтүче иң зур сыйфатларның берсе. Бу сәләт һәркемгә дә тумыштан бирелми. Күпчелек кеше аны тормыш тәҗрибәсе, үз-үзен тәрбияләү, хаталарын аңлап төзәтә белү аша үзләштерә. Гаилә тормышында исә бу сыйфат аеруча мөһим.

Гафу итә белергә өйрәникГафу итә белергә өйрәник
Гафу итә белергә өйрәник

Яшьләр никахлашкан көнне һәркем бәхетле, тыныч һәм тату гаилә турында хыяллана. Әмма гаилә тормышы шатлыклардан гына тормый. Һәр гаиләдә төрле сынаулар, каршылыклар килеп чыга. Аларны сабырлык, акыл һәм бер-береңне аңлый белү белән генә җиңеп була.

Психологлар фикеренчә, гаилә тормышының иң катлаулы чоры — никахның беренче елы. Статистика күрсәткәнчә, күп кенә аерылышулар нәкъ менә шул вакытта була. Моңа ир белән хатынның холыклары, гадәтләре, тормышка карашлары туры килмәве сәбәпче. Кайберәүләр яшь гаиләләрнең таркалуының төп сәбәбен бала булмауда күрә. Әмма бу һәрвакытта да дөрес түгел. Бүгенге медицина күп кенә мондый авырлыкларны җиңәргә ярдәм итә, дәүләт тә бала үстерергә теләгән яшь гаиләләргә төрле яклап булышлык күрсәтә. Димәк, аерылышуның төп сәбәбе башкада. Кызганычка каршы, бүгенге яшьләрнең гаиләгә мөнәсәбәте элеккеге буыннан шактый аерыла. Элек «аерылышу» сүзе бик җитди кабул ителгән булса, хәзер кайберәүләр гаилә коруны һәм аны саклап калуны төп кыйммәт итеп күрми. Ә иң аянычы — гаилә корып, хәтта балалар үстерә башлагач та, кайбер парлар аны бик җиңел генә таркатырга ашыга. Бу вакытта алар еш кына балаларының, якыннарының күңел кичерешләре турында уйлап та бетерми.

Аерылышу турында гариза белән мөрәҗәгать иткән парлар белән һәрчак сөйләшүләр үткәрелә. Аларга тыныч кына уйларга, ашыгыч карар кабул итмәскә киңәшләр бирелә. Кайбер гаиләләр, үз хаталарын аңлап, мөнәсәбәтләрен саклап кала. Әмма иң куанычлысы — мондый мәсьәләләр ЗАГС бусагасына кадәр үк хәл ителсә иде.

Тәҗрибә шуны күрсәтә: күп кенә гаилә низагларының тамырында чит кешеләрнең артык катнашуы ята. Әти-әниләр, туганнар, дуслар яшьләрнең шәхси тормышына артык тыгылганда, бу еш кына аңлашылмаучылыкларга китерә. Өйләнешкәннән соң да ата-ана ярдәменнән тулысынча аерыла алмау, мөстәкыйль карар кабул итә белмәү дә гаиләнең ныклыгына тискәре йогынты ясый. Бу — гаилә тәрбиясенең җитәрлек дәрәҗәдә булмавын да күрсәтә.

Икенче катлаулы чор, гадәттә, уртак тормышның 5–7 елында күзәтелә. Бу вакытта ир белән хатын бер-берсенә ияләшә, көндәлек мәшәкатьләр арта, хисләрнең яңалыгы кими. Күп очракта бу чор гаиләдә икенче яки өченче бала туу белән дә туры килә. Ару-талу, борчулар, көнкүреш мәсьәләләре аркасында ир белән хатын арасында киеренкелек барлыкка килә. Бу вакытта күпләр тормыш иптәшен үзгәртергә, үзенә яраклаштырырга омтыла. Әмма кешене көчләп үзгәртү мөмкин түгел диярлек. Киресенчә, сабырлык, ихтирам, игътибар һәм эзлеклелек кенә яхшы нәтиҗә бирә. Җылы мөнәсәбәт сакланган гаиләдә кешеләр бер-берсен вакыт узу белән үзләре үк яхшырак аңлый башлый.

Әгәр бәхәсләрдән соң һәркем бары тик үз хакын гына яклый икән, нәтиҗәдә кемдер өйдән чыгып китә, үзен аңларлар дип өметләнгән башка урын эзли. Ә бит кайчак гаиләне саклап калу өчен бер генә адым — вакытында компромисска килү җитә.

Тагын бер сынау чоры уртак тормышның 15–20 елында башлана. Ир белән хатын озак еллар бергә яши, балалар үстерә, бөтен көчләрен һәм вакытларын гаиләләренә багышлый. Әмма балалар мөстәкыйль тормышка чыгып киткәч, кайбер парлар арасында бушлык барлыкка килә. Чөнки аларны берләштергән уртак кызыксынулар азайган була. Шуңа күрә гаиләдә балалар никадәр кадерле булса да, ир белән хатын бер-берсен дә онытырга тиеш түгел. Алар уртак вакыт үткәрергә, сөйләшергә, ял итәргә, уртак максатлар һәм кызыксынулар табарга тиеш. Балалар да иң элек мәхәббәт, хөрмәт һәм татулык хөкем сөргән гаиләдә генә бәхетле һәм рухи яктан сәламәт булып үсә.

Гаиләне саклау — зур хезмәт. Ул үз-үзен генә яратучы, башканы ишетергә һәм аңларга теләмәгән кешеләр кулыннан килми. Юкка гына: «Гаилә кору өчен мәхәббәт җитсә, аны саклап калу өчен сабырлык, аңлашу һәм бер-береңне гафу итә белү кирәк», — дип әйтмиләр.

Ахырда аерылышырга ныклы карар кабул иткән ир белән хатыннарга мөрәҗәгать итәсе килә. Бу адымны ясар алдыннан тагын бер кат уйлагыз. Бәлки, әле барысын да төзәтергә мөмкиндер? Бәлки, сезнең тормыш иптәшегез дә беренче адымны сездән көтәдер, әмма моны әйтергә генә куркадыр?

Статистика буенча, аерылышудан соң кешенең күңел яралары төзәлү өчен өчтән биш елга кадәр вакыт кирәк булырга мөмкин. Ә гомеребез болай да бик кыска. Шуңа күрә аны үпкә, күз яше һәм үкенеч белән үткәрмик. Бер-беребезне аңларга, кичерергә һәм гафу итәргә өйрәник. Нәкъ менә шул чакта гына гаиләбез дә, киләчәгебез дә нык һәм бәхетле булыр.

Айгөл ХӘБИРОВА, Башкортстан Республикасы Дәүләт юстиция комитетының Илеш районы ЗАГС бүлеге начальнигы, 1 нче класслы дәүләт гражданлык хезмәте киңәшчесе.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас