

Хөрмәтулла Авзалов әбисе Фатима, әнисе Роза Әбелмәлих кызы тәрбиясендә үсә. 1974 елда армия сафларына чакырыла һәм Пермь өлкәсендә эчке гаскәрләрдә хезмәт итә.
Ватан алдындагы бурычын намуслы үтәп кайкач, XXII партсъезд ис. колхозда механизатор булып эш башлый һәм лаеклы ялга чыкканчы әлеге һөнәрне башкара. 40 елдан артык
эшләү дәверендә үзенең тырышлыгы, намуслы хезмәте белән районыбыз, республикабыз табынын баетуда лаеклы өлеш керткән шәхес ул.
Кышкы салкыннар, язгы-көзге пычраклар, эссе җәйләр - ел мизгелләренең һәр көнендә эшкә чыгып, дүрт дистә елдан артык тракторчы хезмәтенә тугры кала Х.Авзалов. Иң
мөһиме, техникасын һәрвакыт карап, төзек йөртә. Арып кайттым дими, кирәк чакта, ярдәм сорап килгән авылдашларына да булышлык күрсәтә. Моның өчен күпме түземлек, чыдамлылык кирәк булганын ул үзе генә белә.
- Эшләү дәверемдә төрлесе булды,- дип сөйли,- уңышсыз еллар да булды, муллык белән дә куандырды җир. Еллар үтү белән барысын да тиешенчә кабул итәргә өйрәндем, һәр
хәлдә түземлек һәм тырышлык кирәк. Җиңел булмаган эшебездә башкача булмый да.
Әйе, механизатор хезмәте җиңелдән түгел. Икмәк үстерү өчен җирне яратырга, аңа җан җылысын бирергә кирәк. “Комбайн бункерларыннан алтын ашлык агымын күрсәм,
шатлык һәм канәгатьләнү хисләре кичерәм: механизаторның тырышлыгы юкка булмаган”, - ди бар гомерен тырыш хезмәткә багышлаган Хөрмәтулла Авзалов.
“Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз”, – диләр бит халыкта. Хөрмәтулла абый да тырыш кулларында чын мәгънәсендә ут уйната – бик оста тимерче дә ул. Лаеклы ялга чыккач хуҗалыкта 13 ел тимерче булып тир түгә.
Тормыш иптәше Гөлсинә Йосып кызы Сеңрән авылында туып-үсә. 1976 елның сентябрь аенда Хөрмәтулла Авзаловларның гаиләсенә килен булып төшә. Алар 1977 елда үз
көчләре белән күркәм йорт тергезеп керәләр, гөрләтеп дөнья көтә башлыйлар. Гаиләләрен түгәрәкләп бер-бер артлы сабыйлар туа. Авзаловлар дүрт балага гомер бирәләр.
Гөлсинә апа да бар гомерен тырыш хезмәткә багышлый. XXII партсъезд ис. колхозда сыер сава, төрле эштә йөри. Арытаба Чияле Әтәч авыл клубында мөдир булып эшли. Төрле
бәйрәм чаралары, кичәләр уздырып, халыкны рәхәт итеп ял итүгә, күңелләрен рухи азык белән баетуга зур өлеш кертә.
Хөрмәтулла абый гаиләдә бердәнбер бала була. Шул рәвешле, ата-ана нигезендә төпләнеп, якыннарын хәстәрләп яшиләр. Авзаловлар әниләренә, әбиләренә кадер-хөрмәт
күрсәтеп, тату гомер кичерәләр.
-Картый белән - 11, әни белән 17 ел матур яшәдек. Алар икесе дә әйбәт булды. Һәр эшне бергәләп эшли идек. Өлкән кеше – өйдә тере йозак. Без эшкә йөрдек, балалар һәр
вакыт караулы булды. Эштән кайтуыбызга ашарга пешкән иде. Бианай белән яшәгән киленгә сабыр була белергә, өлкәннәрне хөрмәт итәргә, аларны тыңларга кирәк.
Шуңа да без һәрвакыт матур мөнәсәбәттә яшәдек. Кеше арасында “Әлдә киленем бар” дип мине мактап җибәрсә, күңелем үсеп китә торган иде. Изгелекләре онытылмый, бик
рәхмәтлемен аларга, - дип якыннарын сагынып искә ала Гөлсинә Йосып кызы.
Язмыш Авзаловларны төрлечә сыный. Бала кайгысы да татырга туры килә аларга. Бер айлык чагында кызлары Чулпан мәрхүм була. Уллары Камил армия сафларында
исән-сау хезмәт итеп кайткач, мәңгелеккә күзләрен йома. Уллары Рәмзил бәләкәйдән шаянлыгы, тырышлыгы белән аерылып тора. Әтисеннән техника серләренә өйрәнә, тракторчы һөнәрен үзләштерә, төрле техниканы иярли. 2024 елда үз теләге белән Ватан сагына баса - махсусхәрби операциягә юллана. Хәрби бурычын үтәгәндә, каты яуларның берсендә ул батырларча һәлак була. Гөлсинә апа белән Хөрмәтулла абый бу кайгыларны күтәрергә үзләрендә көч таба, кызлары Миләүшәнең гаиләсенең уңышларына сөенеп яши.
Авзаловларның көткән дөньялары да искитәрлек. Бакча тутырып яшелчә җимеш үстерәләр, ихата тутырып кош-корт асрыйлар. Гөлсинә апа аш суга да бик оста. Ел буена җитәрлек салатлар, компотлар әзерләп куя. Бер сүз белән әйткәндә, ут чәчрәтеп, гөрләтеп дөнья көтәләр.
Тагын бер яхшы сыйфатлары – алар туган җанлы кешеләр. Ике яклап туганнары белән дә аралашып, тату яшиләр.
Илле ел илле көн түгел. Тормыш булгач, төрлесе булгандыр, ләкин алар бер-берсенә булган хисләрен үзгәртмичә, мәхәббәтләрен вакламыйча, тормыш мәшәкатьләре арасында югалып калмыйча матур итеп гомер кичерәләр.
Татулыкта-хөрмәттә гомер иткән, бер-берсен ярты сүздән аңларга өйрәнгән үрнәкле гаилә Авзаловларның алдагы көннәрендә дә пар канатлары каерылмасын, балалар, оныклар игелеген күреп, озак еллар гомер кичерсеннәр иде.
Автор:Лира КӘБИРОВА.