

1976 елның 9 августында шатлыкта да, кайгыда да бергә булырга дип ант иткән Усмановлар гаиләсе быел алтын туйларын каршы ала. Илле ел... Үзе бер гомер, үзе бер тарих. Бу
еллар эченә уртак хезмәттә, балалар үстерү бәхете дә, тормыш сынаулары да, күңел җылысы да сыйган. Авылдашлары аларны үрнәк гаилә буларак белә һәм хөрмәт итә.
Мәсхүт Хәсәнҗан улы гаиләдә дүртенче бала булып дөньяга килә. Мәктәпне тәмамлагач, Уфа шәһәрендәге урман хуҗалыгы техникумына укырга керә. Язмыш аларны практика вакытында очраштыра. Үрмәт авылындагы питомникка эшкә җибәрелгән яшь егет бер кичне клубтагы уенда Тыпый авылы кызы Нәфисәне күрә. Шул очрашу ике яшь йөрәкнең язмышын мәңгегә бәйләп куя.
Гаилә корып җибәргәч, аларның тормышын тагын да нурландырып уллары Данил, кызлары Ләйсән һәм Лилия дөньяга килә. Бүген балалары инде үз гаиләләрен корып, мөстәкыйль тормыш итәләр. Әмма ата-ана йортында һәрчак кадерле кунак булып кайталар.
Усмановлар нәселе Ватанга хезмәт итүче кешеләр белән дан тота. Мәсхүт абыйның туганнары Гарифҗан һәм Мөгаллим Усмановлар Бөек Ватан сугышында илебез азатлыгы өчен көрәшкәннәр. Бертуган абыйсы Фәрит хезмәтен майор дәрәҗәсенә кадәр күтәрсә дә, кызганычка каршы, 39 яшендә йөрәк авыруыннан вафат була. Бу гаилә традициясен уллары Данил да дәвам итә. Армия хезмәтеннән соң контракт буенча Ерак Көнчыгыш тагы Дальнореченск шәһәрендә калып хезмәт итә, бүгенге көндә аның хәрби стажы 31 ел тәшкил итә.
Нәфисә Мәҗит кызы хезмәт юлын туган авылында үткәрә. 41 ел буе колхозда сыер савучы булып намус белән эшли. Сәламәтлеге какшагач, Янтуган башлангыч мәктәбенә техник хезмәткәр булып урнаша. Мәктәп мөдире Гөлчәчәк Латыйпова белән бергә эшләгән елларын ул бүгендә җылы хисләр белән искә ала.
Мәсхүт абый да хезмәт сөючән, җаваплы кеше буларак һәркайда хөрмәт казана. Ул Бөре районы урман хуҗалыгында директор вазифасын башкара, «Салават Юлаев»
исемендәге колхозда инженер-механик, звеновод булып эшли, соңрак Сүлте авыл биләмәсе хакимиятендә җир эшләре буенча белгеч вазифасын үти. Кайда гына хезмәт куй
масын, кешеләр күңелендә яхшы истәлек калдыра.
Илле еллык гаилә тормышы — җиңел юл түгел. Бу елларда шатлыклар да, борчулар да, сынаулар да булган. Әмма Усмановлар һәрчак иңгә-иң куеп, бер-берсенә терәк булып яшә
гән.
«Кай арада үткән бу гомер? Әмма иң рәхәт, иң кадерле еллар булган икән», - дип елмаеп искә алалар бүген алтын туй юбилярлары.
Гомер буе алар йорт җирен тәртиптә тотып, мал-туар, кош-корт асрап, хезмәт белән көн иткәннәр. Усмановлар йортының ишегалдына килеп керүгә үк хуҗаның үз куллары белән ясаган ныклы кое каршы ала, ә Нәфисә апа үстергән чәчәкләр ихатаны ямьгә күмә. Бу йорттан уңганлык, пөхтәлек һәм
җылылык бөркелеп тора.
Усмановлар гаиләсе — мәхәббәткә, тугрылыкка һәм хезмәткә нигезләнгән бәхетле тормышның күркәм үрнәге. Шуңа күрә аларның йортының ишеге беркайчан да ябылып тормый. Биредә кунакларөзелми, мул табын әзер, ягымлы сүз дә, якты йөз дә һәркемгә җитә.
Ярты гасыр дәвамында мәхәббәтне, хөрмәтне һәм гаилә җылысын саклап кала белгән Усмановлар кебек парлар — авылның гына түгел, җәмгыятьнең дә иң зур байлыгы. Аларның тормыш юлы яшь буын өчен дә гаилә кадерен белергә, хезмәтне сөяргә һәм бер-береңә тугры калырга өндәгән матур үрнәк булып хезмәт итә.
Автор: Гөлнур НИГЪМӘТОВА. Сүлте авылы