

Күп еллар дәвамында районда балалар һәм ата - аналар яраткан «балалар Сабантуе» уздырыла.
Бүген, 11 июнь көнне, районда Сабантуй бәйрәмнәре старт алды. Ул традицион урында - «Кара Юрга» ат спорты комплексы территориясендә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен “балалар Сабантуе” гөрләде.
Күркәм чарада сабыйлар рәхәтләнеп күңел ачты. Бәйрәмдә якын тирә-як районнардан һәм шәһәрләрдән балалар катнашты. Алар төрле милли уеннарда көч сынашты, мастер-классларда актив катнашып, бүләкләр алды, теләге булган һәрберсе тарантаска утырып йөрү бәхетенә иреште.
Сабантуй бәйрәменә ямь өстәп, Балалар ижат үзәгенең яшь артистлары күркәм концерт номерлары бүләк итте.
Бу хакта тулырак – киләсе санда.