

Русиядә төрле буын, төрле һөнәр һәм төрле милләт вәкилләре яши. Безнең барыбызны да уртак максат: кече һәм олы Ватаныбызга мәхәббәт, аның якты киләчәгенә ышаныч, тынычлыкта һәм татулыкта яшәү омтылышы бер – беребезгә якын итә. Русия халыкларының бердәмлеге елы – бөтен дөньяга безнең байлыгыбызны, мәдәниятебезне, көчебезне бердәмлектә күрсәтү мөмкинлеге ул. Шундый күркәм һәм фәһемле, ил күләмендәге чараларның берсе Русиянең төрле төбәкләрендә “Татар сылуы” конкурслары үтә. Бу конкурс илебез кысаларыннан да узып чыгып халыкара чарага әйләнде. Аның икенче этабын, ягъни ярым финалын шушы елның август аенда Татарстанның башкаласында үткәрү планлаштырыла. Ә Казанда җиңүгә ирешкән финалистлар исә, октябрь аенда Төркмәнстанда үтәчәк дөньякүләм Гранд финалда катнашу бәхетенә ия булачак. Бу төп чарада “Татар кызы” титулы өчен Русия төбәкләреннән һәм Төркия, Үзбәкстан, Төркмәнстан, Казахстан, Кыргызстан кебек төрле илләрдән кырыкка якын татар сылуы катнашачак, ди конкурсны оештыручылар. Бу олы чараның төп оештыручысы булып, татарларны милли эшләрдә һәрдаим әйдәп баручы Бөтендөнья Татарлары конгрессы белән берлектә Татарстан Республикасы хөкүмәте һәм Мәдәният министрлыгы тора. Бәйгене оештыручыларның билгеләвенчә, “Татар кызы” проектының төп максаты татар телен һәм мәдәниятен популярлаштыру, милли традицияләрне һәм рухи кыйммәтләрне барлау, саклау һәм тагы да баету.
Конкурсның беренче этабында Русия регионнарында узган бәйгеләрдә җиңеп чыккан беренче “Сылулар” да билгеле булды. Русиянең төньяк башкаласы Санкт- Петербургта узган “Татар кызы” региональ бәйгесендә исә, Илеш районы сылуының да катнашуы безнең өчен чиксез горурлык булып тора.
Илеш кызы Нурия Бакирова бу дәрәҗәле конкурста катнашып кына калмады, ә үзенең матурлыгы, тырышлыгы һәм осталыгы,тапкырлыгы белән бик күп дәгъвачылар арасында ышанычлы җиңүгә ирешеп, Санкт – Петербург шәһәренең “Татар кызы – 2026” титулын яулады.
Райондашыбыз Сүлте авылында туып үскән. Әти – әниләре дә тумышлары белән төп Илеш кешеләре. Әнисе Венера- киң күңелле, сабыр, күркәм холыклы хатын- кыз буларак, бар гомерен урындагы урта мәктәптә балалар тәрбияләүгә багышлаган татар теле укытучысы. Ул бүгенге көндә лаеклы ялда. Гаилә башлыгы Марат исә – тырыш, тәрбияле, ярдәмчел, авылдашлар арасында ихтирам казанган авыл уңганы. “Агыйдел” хуҗалыгының тырыш механизаторы буларак, ару – талуны белми хезмәт күрсәтә. Нәкъ менә шушындый күркәм гаиләдә туып үскәнгә күрә сокландыргыч сыйфатларга ия булган якташыбыз Нурия дә уңган, егәрле булып үскәндер, күрәсең.
Урта мәктәпне әти – әнисенең, туганнарының горурлыгы булып, тик яхшы билгеләренә тәмамлады ул. Ул 2015 – 2017 елларда Югары Яркәйдәге беренче гимназиядә укыганда Русия күләмендә үткән төрле ярышлар – конкурсларда катнашып, күп җиңүләр яулады. Әйтик, Русия күләмендәге татар теле һәм әдәбияты олимпиадасында, татар теле һәм аның тарихына багышланган Русия күләмендәге гыйльми - практик конференциядә, Русия күләмендә үткән “Каурый каләм” иҗади конкурсында, республика укучыларының “Тукай моңнары” фестивалендә, Казан шәһәрендә узган “Илһам” башлап язучылар конкурсында, “Милләт кроссы” җиңел атлетика эстафетасы ярышларында да Илеш кызы беренчелектән төшмәгән.
Урта мәктәпне тәмамлагач, Уфа дәүләт нефть–техник университетына укырга керә. Студент елларында да үз тырышлыгы белән зур уңышларга ирешә. 2018 елда республикабызда үткән “Мисс Грация” ( “ Miss International Ufa” ) этник – ара матурлык конкурсында “Мисс Грация” номинациясендә җиңү яулый. 2021 елда “Башкортстан студенты матурлыгы” конкурсының җиңүчесе булып, Архангельск шәһәрендә уздырылган Русия күләмендәге конкурста (Краса студенчества России) финалисты булды.
Нурияга студентлык стажировкасын Европа илләренең берсе булган Италиядә үтәргә туры килә. Университетны тәмамлагач та, алган белеме буенча чит илләрдә эшли ул. Бүгенге көндә исә “камиллекнең юктыр чикләре” дигән гыйбәрәне төп тормыш девизы итеп алган кыз шушы омтылышка тугры калып, үз белемен арттыру өстендә эшли. Ул Санкт – Петербург шәһәрендә яши һәм мәдәният институтында укытучы-сәнгать белгече һөнәрен үзләштерә. Ул милли мирасыбызны саклауны һәм туган телгә, мәдәниятенә мәхәббәтне киләчәк буыннарга җиткерүне үзенең төп максаты дип саный. Бар яклап та булган, уңган, киң эрудицияле Нурия иҗат белән дә шөгыльләнә: буяулы чагу төсләр белән картиналар, рәсемнәр ясый, фотосәнгать белән мавыга, шигырьләр яза. Театр һәм сүз сәнгатенә гашыйк кыз бүген чит телләр өйрәнүгә дә зур игътибар бирә. “Чит телнең караңгы урманнары аша үтәргә туры килмичә, туган телдә сөйләшүнең нинди зур рәхәтлек икәнен аңлап та бетермибез”,- ди Нурия.
Балачактан милли традицияләрдә тәрбияләнгән якташыбызга гаиләдә алган төпле тәрбия, татар телен, аның тарихының бар нечкәлекләрен тирәнтен белү дә Төркиядә кеше белән аралашуда, шушы халыкның телен өйрәнүдә күп җиңеллек биргән икән. Египетта булганда исә, кечкенәдән гаиләдә иманлы тәрбия алып үсүем, милли традицияләргә хас булган гаилә үзкыйммәтләренә тугры булып яшәү рәвешем, фикерләү сәләтем нык ярдәм итте ди ул. Италиядә яшәгәндә һәм эшләгәндә Нурия шулай ук Европа халкының нинди милләттән булуына карамастан, үз туган телен, мәдәниятен, тарихын белгән кешеләрне чиксез хөрмәт итүен тоеп, күреп йөрегән. Шуңа күрә аңа Европа илләренә хас булган мондый мульти-мәдәни мөхиттә аралашу кыен булмаган да инде. Актив тормышның бер тармагы буларак сәяхәт итәргә яратам, чын татар кызларына хас булганча аш- су әзерләүгә, тәмле ризыклар пешерергә дә вакыт табам, ди Нурия.
Бу конкурста катнашуның максаты нәрсәдә соң һәм ул сиңа тормышта ни өчен кирәк,- дигән сорауга ул түбәндәгечә җавап бирде:
- Татарның милли асылы, аның мәдәнияте музейларда гына сакланып калган архаизм күренеше булырга тиеш түгел, ә бүгенге глобализация чорында буыннарны тоташтыручы күпер ролен үтәргә тиеш. Минем бу конкурста катнашуымның төп максаты шушы тере күперне саклау булып тора да инде. Икенчедән, минем мондый олы чарада уңышлы чыгыш ясавым мине татар җанлы итеп тәрбияләгән әти – әниемә, үземнең нәселемнең өлкән буын вәкилләренә, мәктәбемә, укытучыларыма бер ихлас рәхмәтем дә булып тора. Конкурста катнашу минем өчен телебезнең, чын асылын тәшкил иткән миллилегенең киләчәгенә ышанычлы караш салуның бер өметле баскычы да бит ул. Киләчәктә мин үземнең төп миссиямне шунда күрәм. Конкурста алган практик тәэссоратларым, мәдәни белемнәрем миңа укытучы буларак килер буыннарны милли рухта тәрбияләүгә бер этәргеч булачак дип уйлыйм.
Бүгенге татар сылуы (“Татар кызы”) синеңчә нинди төп сыйфатларга ия булырга тиеш?- дигән сорауга да Нуриябезнең катгый җаваплары бар:
-Минем уйлавымча, өч төп сыйфаттан торган гармония булырга тиеш. Беренчесе: Хәйя ягъни тыйнаклык. Эчке горурлык хисе, халкыңа, милләтеңә,өлкәннәргә карата ихтирам һәм хөрмәт һ.б. Икенчесе: Гыйлем, акыл һәм максатчанлык, үз халкыңның тарихи үткәнен белү. Өченчесе исә, һәрбер татар хатын - кызларына хас булырга тиешле тырышлык, гаилә учагын саклый белү, яшәгән йортыңда кот булдыру һ.б. Әлеге титул минем өчен киләчәктә тормышымдагы гамәли эшләр өчен бер инструмент – корал булып тора. Мин үз көчемне хыялымда йөрткән милли, социаль, мәдәни проектларны тормышка ашыруга юнәлтергә телим. Фольклорны һәм әкиятләрне, мәдәниятне һәм сәнгатьне популярлаштыру буенча мастер – класслар, интерактив лекцияләр оештырып җибәрү дә минем якын планнарым булып тора. Минем теләгем шундый: милли стиль, орнаментлар, киенү һәм бизәнү стиле музейларда һәм сәхнәләрдә генә булмасын, ә реаль тормышта кулланылсын, урамнарга чыксын иде,- ди ул.
Без якташыбыз – Илештә туып-үскән Нуриябез белән чиксез горурланабыз. Аңа күңел түрендә йөрткән максат–теләкләренең тормышка ашуын, алда көткән бәйгеләрдә тагы да биегрәк үрләр яулавын ихлас теләп калабыз.
Мөнәвис НИЗАМЕТДИНОВ, Русия һәм Башкортстан Журналистлар берлеге әгъзасы.