Маяк
+21 °С
Болытлы
Год полезных дел
11 февраль 2023, 05:00

Бездә яхшы башлангычлар бар

Дөмәй авыл советы авыл биләмәсе башлыгы Руслан Басиков җитәкчелегендәге биләмә коллективы ел дәвамында эшләрне планлы рәвештә башкара

Бездә яхшы башлангычлар барБездә яхшы башлангычлар бар
Бездә яхшы башлангычлар бар

Иртә яздан торак пунктларда территорияләрне санитар чистарту һәм төзекләндерү буенча өмәләр уздырыла. Юл буйлары, торак пунктлар эчендәге урамнар җыештырыла, агачлар һәм куаклар үсентеләре киселә. Өмәләрдә мәгариф, социаль-мәдәни өлкә учреждениеләре коллективлары һәм халык актив катнаша.

Ел дәвамында яңа архитектура кыяфәте бирү һәм торак пунктның эстетик төрен яхшырту максатыннан, Бөек Ватан сугышында катнашучы хәрби авылдашлар һәйкәле мәчет территориясенә күчерелде. Дөмәй авылына кергәндә 430 м озынлыктагы полисадникның иске коймасы сүтелде. Өч зират контейнер мәйданчыклары белән җиһазландырылды. «Яшел Башкортстан» республика акциясе кысаларында Советлар Союзы Герое, авылдашыбыз Ә.Ә.Абдуллинның 105 еллыгына 105 зур агач утырттык.

Урындагы инициативаларны яклау программасы кысаларында янгын сүндерү депосы төзү, юл ремонтлау һәм таш салу эшләре башкарылды. Узган елда трактор сатып алу кышкы чорда күп кенә мәсьәләләрне хәл итәргә ярдәм итте. Шулай ук су чистарту җиһазлары алдык һәм Базы-Куян авылында су белән тәэмин итү системасын ремонтладык.

«Бердәм Русия» сәяси партиясенең «Эшлекле гамәлләр» проекты кысаларында 149 сумлык эш башкарылды, су белән тәэмин итү системасы ремонтланды, 180 метр суүткәргеч торбалар салынды, бер скважина өчен насос сатып алынды. Шушы көннәрдә Дөмәй авылында күптән көтелгән хыял тормышка ашты - яңа табиб амбулаториясе ачылды.

Агымдагы ел республикада «Кече Ватан өчен файдалы эшләр елы» дип игълан ителде. Моның өчен бездә яхшы башлангычлар бар. Авылның мөһим проблемаларын хәл итүдә битараф булмаган кешеләребез һәм якташларыбыз белән тыгыз һәм нәтиҗәле хезмәттәшлеккә өметләнәбез.

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас