Маяк
+22 °С
Яңгыр
Год полезных дел
14 апрель 2023, 08:40

Яугирләргә ярдәм йөзеннән

Райондашлар мобилизацияләнгән солдатларга кулларыннан килгәнчә ярдәм итү, туган якның җылысын тапшыру ниятендә, аларга кирәкле әйберләр җыюны дәвам итә

Яугирләргә ярдәм йөзеннәнЯугирләргә ярдәм йөзеннән
Яугирләргә ярдәм йөзеннән

Райондашлар мобилизацияләнгән солдатларга кулларыннан килгәнчә ярдәм итү, туган якның җылысын тапшыру ниятендә, аларга кирәкле әйберләр җыюны дәвам итә. Исәмәт урта мәктәбенең укытучылар коллективы һәм укучылары да бу мөһим уртак эштән читтә калмады. Алар яугирләр өчен окоп шәмнәре ясады

Укытучылар хуҗалык шәмнәрен сатып алган һәм укучылар белән бергәләп бушаган консерва банкаларыннан, картоннан шәмнәр эшләгән. Ә окоп шәмнәре җылынырга, су кайнатырга, ашарга пешерергә уңайлы.

Инициатор - Исәмәт урта мәктәбенең тормыш хәвефсезлеге нигезләре һәм физкультура укытучысы Илшат Миңнекәев.

- Укытучылар да, укучылар да бар күңел җылысын салып, ихластан башкарды әлеге эшне. Безнең биләмәдән 4 егет махсус хәрби операциядә катнаша. Бәләкәй генә булса да Җиңүгә өлешебез керсен, сагынганда җаннарына җылы биреп, көч-куәт өстәсен. Авырлыкларны лаеклы җиңеп чыгып, сау-сәләмәт йөреп кайтсын якташларыбыз, - ди ул.

Яугирләргә ярдәм йөзеннән
Яугирләргә ярдәм йөзеннән
Автор:Энже Гильманова
Читайте нас