

Рсай авылыннан контракт буенча да, мобилизация буенча да хәрби операциядә хезмәт итүче егетләребез шактый. Без, авылдашлар, райондашлар һәркайсының исән-имин туган якларына әйләнеп кайтуларын көтәбез.
Шушы арада хәрбиләр кыска вакытлы ялга кайта башлады. Безнең авылда туып-үсеп, Уфада шәһәрендә яшәгән егетебез дә узган елның август аеннан бирле махсус операциядә катнаша. Шушы көннәдә ул ялга кайтып, туган мәктәбендә укытучылар коллективы белән очрашты. Беренче сыйныфтан белем биргән, укырга-язарга өйрәткән башлангыч сыйныфлар укытучысы Әлфинә Шәйхелисламовага, сыйныф җитәкчесе Эльвира Әхмәтҗановага чәчәк гөлләмәләре бүләк итте, укыган еллары, белем биргәннәре өчен коллективка зур рәхмәтләрен җиткерде. Арытаба үзе укыган сыйныф бүлмәләрен карады, учреждение тормышы белән танышты.
Авылдашыбыз үзенең мәктәп еллары турында уртаклашты, хәзерге вакытта хәрби зонада барган хезмәте, Ватанга мәхәббәт, үз халкы алдында бурычын үтәү турында сөйләде. Батальон командирының урынбасары, рота командиры вазифасын башкарган егетебез Сомали исемен йөртә. Аның сүзләренә караганда, ротада 125 кеше, шуларның 30ыилешле, шул исәптән җиде авылдашыбыз да аның җитәкчелегендә хезмәт юлын үтә. Тиздән тагы рсайлыларның ялга кайтачагын хәбәр итте ул.
Очрашу җылы атмосферада узды. Физкультура укытучысы Дамир Ибраһимов укучыларның күңел җылысын салып хәрбиләргә язган хатларын тапшырды. Педагоглар, үз чиратында, якташыбызга арытаба да туган якларга исән - сау кайтырга, яңадан очрашулар насыйп булсын дигән теләк белән озатты.
Рәзиф Галиев. Рсай авылы.