

Украинада барган махсус хәрби операциядә катнашучы контрактчы һәм мобилизацияләнгән егетләребезнең мөмкинчелек булган саен шалтыратып хәлләрен сорашып, кыска вакытлы ялга кайтучылары белән очрашып торам. Күптән түгел М.Шәйморатов ис. башкорт батальонының бүлек командиры, яугир-интернационалист Бача исемен йөртүче белән сөйләштем. Ул барлык илеш халкына зур рәхмәтен җиткерде, “Райондашларыбызның ярдәме аркасында гына исән калдык”, - диде ул.
Эш болай була, төнлә окопта ятканда болар янына 12 дошман якынлаша. Егетләребез аларны тепловизор ярдәмендә әллә ничә километрдан ук сизеп кала һәм ут ача. Бу җайланма халыктан җыелган акчага (85 мең) алына һәм яугирләребезгә җибәрелә.
Хәрби тепловизор - алыштыргысыз һәм бик мөһим әйбер. Ул, аның прицелы хәрбиләргә төнлә дә төгәл итеп дошманны утка тотырга мөмкинлек бирә, аларны дөм караңгыда, киртәләр артында яшеренеп ятуларын җиңел генә таба. Әлеге җайланма алгы сызыктагы егетләребезгә бик тә кирәк.
Шулай ук Бача Республика, муниципаль район хакимияте башлыкларына рәхмәтләрен юллады. Чөнки ашату, хәрби киемнәр белән тәэмин ителеш Русия буенча Башкортстанда иң яхшысы дип билгеләнде дип белдерде.
Хөрмәтле райондашлар, киләчәктә дә туган илебезне, безнең тынычлыгыбызны, гаиләләребезне яклаучы-саклаучы егетләребезгә кулыбыздан килгәнчә ярдәм итик, аларның тизрәк әйләнеп кайтуларын телик.
Фларис Нурлыгаянов, «Хәрби туганлык» ветераннар җәмәгать оешмасы рәисе.