Маяк
+10 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Год полезных дел
14 Май 2023, 13:53

Аңнарны яктыртучы мөгаллимә

Укытучы – кара тактага акбур белән хәреф язарга өйрәтүче, аң-белем бирүче, бала күңеленә ак нур салучы, киләчәккә ак юл күрсәтүче илаһи зат.

Аңнарны яктыртучы мөгаллимә
Аңнарны яктыртучы мөгаллимә

Укытучы – кара тактага акбур белән хәреф язарга өйрәтүче, аң-белем бирүче, бала күңеленә ак нур салучы, киләчәккә ак юл күрсәтүче илаһи зат.

Мәктәпкә беренче аяк баскан көн, беренче дәрес һәм беренче укытучы образы... Күпләр өчен алар балачакның матур истәлеге булып саклана. Сабыйларны укырга һәм язырга өйрәтүдән тыш, тәртипкә, тәрбиягә, җәмгыять кагыйдәләренә төшендерү, яхшылык һәм яманлык төшенчәләрен аңлату ни тиклем зур эш булганын еллар үткәч кенә аңлыйсың.

Шәхес үсешенең һәр чорында үз остазлары була. Алар синең буыннарыңны ныгытып, тәпи атлатып җибәргән әти-әниеңнән алып тормышта шәхес буларак ныклы аякка басып китүгә булышлык иткән укытучыларың да. Остаз елына багышланган сурәтләмә язарга уйлагач, кем турында язарга дигән сорау башка килде.

Үзем 40 елга якын белем биргән Югары Яркәйдәге беренче урта мәктәбендә үз эшен яраткан, балалар белән уртак тел таба белгән көчле укытучылар коллективы эшләде. Минем кызымның беренче укытучысы Зәлифә Әхсән кызы Икрамова һәр бала күңеленә ачкыч таба белгән остазларның берсе. Ул Югары Яркәйдәге беренче урта мәктәптә башлангыч сыйныфлар укытучысы иде.

...Яшел үләнле сукмактан ап-ак йөзле, сары чәчле бер кыз йөгерә. Аның ихласлыгы йөзенә чыккан. Баш очындагы кояш тауга карап елмая сымак

Читән буенда өелгән бүрәнәләр өстенә менеп басуы була, күрше – тирәдәге бала-чагаларның шат тавышлары , үрле-кырлы сикереп йөргәннәре күренә

-Зәлифә апа, бүген нәрсә өйрәнәбез?

Үзе өйрәнгән шигырьләрен, җырларын тырышып бәләкәйләргә өйрәтә

Киләчәккә язмышын, булмышын билгеләгән һөнәре менә шулай башланып китә аның.

Әлбәттә, әнисенең укытучы булуы да йогынты ясамый калмагандыр.

Зәлифә Әхсән кызының бала чагы авыр сугыш елларына туры килә.”Әти” дигән сүзне әйтү бәхетенә дә ирешми ул. Сугыш башлану белән әтисе яуга китә һәм һәлак була. Бәләкәйдән әнисенә терәк, ярдәмче, җаваплы кыз булып үсә ул. Әнисенең икенче гаиләсеннән туган 3 кызны үстерешә. Карабаш урта мәктәбен тәмамлагач, районның Сеңрән, Илеш авылларында вожатый, тәрбияче булып эшли. 22 яше тулгач кына Алабуга педагогия институтына читтән торып укырга керергә бара. Имтиханнарын тик яхшы тапшырып, кызга көндезге бүлектә укырга тәкъдим итәләр. Әнисенә авырлык салмаска тырышып укый ул. Югары белем алып, туган районына ашкынып кайта. Этәй, Андреевка урта мәктәпләрендә эшләргә туры килә. Калган бар язмышы Югары Яркәйдәге беренче урта мәктәп белән бәйләнгән.

Зәлифә Әхсән кызының бар булмышын, вакытын, белемен мәктәп тормышына багышлавы гаиләсендә бәхетле булуындадыр дип уйлыйм.

40 елга якын бергә яшәгән бианасына ул зур рәхмәтле. Кайчан кайтсам да өй җыештырылган, кайнар аш өстәлдә, балалар караулы булды, ди ул.

Зәлифә Әхсән кызы тормыш юлдашы Әхсән абый белән 4 кызга гомер биреп, барысына да югары белем алырга ярдәм итеп, тәрбияле, инсафлы, ихтирамлы, әдәпле итеп үстерделәр. Тормышта һәрберсе үз урынын табып, эшләрендә мактауга лаек булып, үрнәкле итеп гомер кичерәләр, тырышып балалар үстерәләр, дөнья көтәләр. Бүгенге көндә 8 оныгына, 3 оныкачына сөенеп яши өлкәннәр.

Миңа аның дүрт баласын да укытырга туры килде. Кызларга гына хас матур сыйфатларына тырышлык, уңганлык, җаваплылык, хезмәткә сөюләре белән алар аерылып торды. Олы кызы Гөлназ Бөре фармацевтика училищесында укыды, Уфада аптекада эшли. Лилия Обнинск атом энергетикасы институтын тәмамлады, Дүртөйле шәһәрендә әйдәүче инженер-программист. Наилә башта технология техникумында белем алса, арытаба Бөре педагогия институтында башлангыч сыйныфлар укытучысы һөнәрен үзләштерде. Уфа шәһәрендә мактаулы укытучы, 30 ел хезмәт стажы бар. Төпчекләре Зилә Уфа сәнгать училищесында, М.Акмулла исемендәге педагогия университетында белем алды. Район сәнгать мәктәбендә балаларны музыка серләренә өйрәтә. Әйт-кәндәй, 4 кызы да район музыка мәктәбендә укыды.

Зәлифә Әхсән кызы бар гомерен мәктәпкә багышлады. Үз эшенә иҗади караган, һәр балага игътибарлы һәм таләпчән белгеч булды. Аның сыйныфында белем алучылар шундый остазда укулары белән хаклы горурлана. Һәр җирдә укучыларын матурлыкны күрергә өйрәтте, бик моңлы җырлавы белән сәнгатькә сөю уятты.

Укытучы!..Гади генә сүз һәм һөнәр кебек. Гадәттә, укытучылар миллионнарча акча эшләми, аларны сәхнәләрдә, телевидениеда да күрсәтеп бармыйлар. Хәер, алар моңа мохтаҗ да түгел. Меңнәрчә укучылары халыкка изгелек орлыклары чәчеп яши икән – алар өчен шуннан да кыйммәтле баһа юктыр.

Гомер юлында акыллы киңәш биреп, дөрес юл күрсәтүче, үгет-нәсихәт бирүче остазлар очрап тора. Аларның барысына да күңелемдә чиксез рәхмәт сүзләрен саклыйм. Тормыш диңгезендә маяк, кирәк чакта терәк булучы Зәлифә Әхсән кызына саулык, иминлек телим.

 

Галимә Галиева, хезмәт ветераны. Югары Яркәй авылы.

 

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас: