Маяк
+21 °С
Болытлы
Год полезных дел
18 Май 2023, 05:01

Яшәү яме - тигезлектә

Гаилә – бәхет ачкычы. Тату гаилә – бәхетле гаилә, ди өлкәннәр. Хак сүзләр. Бары бер-береңне хөрмәтләү, бер-береңнең кадерен белү генә гаиләне тату һәм бөтен итә

Яшәү яме -  тигезлектәЯшәү яме -  тигезлектә
Яшәү яме - тигезлектә

Гаилә – бәхет ачкычы. Тату гаилә – бәхетле гаилә, ди өлкәннәр. Хак сүзләр. Бары бер-береңне хөрмәтләү, бер-береңнең кадерен белү генә гаиләне тату һәм бөтен итә. Ә татулык, әлбәттә, бәхеткә юл яра. Чакмагыш районы Үрнәк авылында, шушы гади генә кагыйдәләрне тормыш девизы итеп, менә 48 ел  бергә матур гомер кичерә Сәлимә Сәлих кызы белән Фидус Харис улы Гәрәевләр. Алар яшәүнең мәгънәсен, тормышның кадерен белеп, тирә-юньдәгеләргә үрнәк булып яши. Бар нәрсәләре дә җитеш, тормышлары түгәрәк аларның. Гомумән, тормышта куелган максатларга ирешү өчен ныклы ихтыяр көче, тырышлык, үҗәтлек кирәк. Ә Фидус Харис улы  белән Сәлимә Сәлих кызының икесенә дә хас бу сыйфатлар.

Мәхәббәт дигән кош бардыр, канатлары пардыр. Фидус Харис улы белән Сәлимә Сәлих кызы Аксен авыл хуҗалыгы техникумында укыган чакта танышалар. Бер күрүдән гашыйк булу,күңел тартылуы, йөрәкне мәхәббәт утына сала.Вакыт белән сыналып,укып диплом алганның икенче елында, яшьләр ата-ана фатихасын алып, үзаллы тормышка аяк баса.Ата-ана хакын хаклап, ата-ана фатихасына ирешеп яшәү-үзе бер камиллек һәм тәрбиялелек билгесе булса,шул ук вакытта өлкән буын тәҗрибәсеннән чыгып, үз көчеңне барлау-зур кыюлык, үҗәтлек тә. Яшь гаилә төп йортта, әтисе-әнисе янында бергәләп яши башлый.Фидус абый алган белеме буенча зоотехник. Энергиясе ташып торган яшь белгечне колхоз рәисе Мәхмүт Насир улы Әюпов 70 кеше эшләгән фермага мөдир итеп тәгаенли.Ул баштанаяк малчылык эшенә чума.Фермаларның гөрләп эшләгән сәгатьләре.Тезелеп киткән  мал торлаклары эре мөгезле терлек белән шыплап тулган. Аларның саны меңнән артык. Эш-мәшәкатьләре бихисап.Савымчылар, терлекчеләр белән аңлашып,дисциплина аша югары җитештерүчәнлеккә ирешү өчен күп көч таләп ителә. Әмма яшь белгеч барына да өлгерә.Үз хуҗалыгында да утар тутырып мал тота, каз-кош үрчетә, умарта асрый.

Сәлимә-сугыштан соң, Иштирәк авылы клубында куелган “Галиябану” спектаклендә төп рольләрне уйнап кавышкан яугир Сәлих белән сылу Тәгъзимәнең зур кызы. Әткәсе аңа, сәламәт, саф күңелле мәгънәсенә ия булган  исемне үзе сайлаган. Бүгенгәчә язмам героеның исеме җисеменә туры килә.Кушаматы Гадел Сәлих булган, сабантуйларда беркемгә дә бил бирмәгән,уңган әти кызы. Әнкәсе Тәгъзимәнең сабыр,җор телле,пөхтә, аш-суга оста булуы күпләргә өлге булырлык. Сәлимә апа  хезмәт юлын авылдагы балалар бакчасыннан башлый.Һәр иртәдә үзенә каршы йөгереп килеп кочагына ташланган балаларны сөеп, көйсезләнсәләр көйләп,уйнатып һәм җырлатып, эшеннән ямь һәм тәм табып эшли. Кавышуларына бер ел тулганда кызлары Гөлнара бу якты дөньяга аваз сала.Тормыш тагын да матурланып китә.Гаиләдә күңелле,яңа мәшәкатьләр арта. Яшь киленгә сынаулы караш ташлаган авыл халкы аның булдыклы, уңган булуын тиз күреп ала. Башкача булуы мөмкин дә түгел. Оясында ни булса, очканында шул булыр.

 Укытучы булырга! Мотлак укытучы! Бу-Сәлих абзыйның кызына җиткергән теләге дә. Аксен авыл хуҗалыгы техникумына барганчы ул хезмәт юлын Игмәт сигезьеллык мәктәбендә пионервожатый булып башлый.Ә техникумны тәмамлагач та күңеле һаман мәктәпкә, балалар арасына тартыла.Сәлимә Сәлих кызы Этәй урта белем бирү мәктәбендә биология укытучысы булып хезмәт юлын дәвам итә. Агроном профессиясенә дипломы булган Сәлимә апа  Бөре педагогия институтының биология факультетына читтән торып укырга керә.Аны уңышлы тәмамлап чыкканда инде ул ике бала анасы булу бәхетенә ия була. Ул югары белемле  укытучы!...

Бәхет ашыкканнарны үз итми,ул сабырлык ярата. Сабырлар гына максатына ирешә. Белгечлеге буенча эш урыны булганын тагын берничә ел көтәргә туры килә дипломлы педагогка.

Мәктәпкә кызы Гөлнара белән бер елны бара. Менә яңа киңлек, яңа офыклар!Эзләнүләр аша ачышлар, ачык дәресләр,район, республика күләмендәге семинарлар,укучыларының олимпиадалардагы җиңүләре,районда беренчелекне озак еллар беркемгә дә бирмәгән мәктәпнең укыту-тәҗрибә участогы! Аның тырышлыгын,уңганлыгын,һәр эшне җиренә җиткереп башкара белүен күреп,директорның уку-укыту эшләре буенча урынбасары итеп куялар.Үз вазифасының нечкәлекләрен яхшы белүе,инициативалы булуы, бердәм коллектив туплап, аны максатлы эшкә җәлеп итүе белән ихтирам казанды ул эшләгән елларында. “Сәлимә апа эшчәнлеге,иҗади эзләнү,яңалыкка омтылу кебек күркәм сыйфатлары белән барыбызга да үрнәк булып торды. Сабыйлар күңелендә ул кабызган ялкыннар яктылыгы озак еллар нурын сибәр,-дип искә ала, мөгаллимәгә зур хөрмәт белән, аның белән бергә эшләгән Үрнәк мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Миләүшә Гарифуллина .

Ветеран укытучы исә:бердәм коллектив булып, өлкән буын укытучылары яшьләр белән бик тә килешеп, ихлас ярдәмләшеп, бер-беребезгә таяныч булып эшләдек,-ди, хезмәттәшләренә ихтирам белән.

Эшләгәндә төрле кешеләр белән аралашырга туры килә аңа.Әмма ул аларның һәрбесен ихтирам  белән искә алып, аларга рәхмәтле булуын гына әйтә.Юлында гел әйбәт кешеләр, акыллы җитәкчеләр, хөрмәт белән эндәшкән ата –аналар, аның күзенә ышаныч белән караган укучылары булуын зур сөенеч булып хәтердә кала. Рәхмәтле булганнар икеләтә бәхетле кешеләр. Бик бәхетле Сәлимә Сәлих кызы.

-Гомер буена максатым югары нәтиҗәләргә ирешү булды. Ләкин һич кенә дә беркемгә дә, бернәрсәне дә,шул исәптән белемне дә, тәрбияне дә көчләп тагарга ярамый. Дәресне тормыш белән бәйләсәң генә ул укучыларда кызыксыну уята, аның күңеленә сеңеп кала.Минем җандагы очкын укучы күңеленә кереп, ул ялкынга әйләнсә генә максатыма ирештем дип саныйм.Шул ялкынны озак еллар сүндермичә саклыйсы да бар бит әле. Белем эчтәлеге,күләме үзгәрергә мөмкин,ә бала һаман да бала булып кала бирә.Ул игътибар, күңел җылысы сорый,ялганны кичерә белми,күңеле,эше матур булган укытучыны гына хөрмәт итә,-дип уй-хисләре белән уртаклашты Сәлимә апа.

Ул бик уңды Чакмагышта  җитәкчеләрдән, коллегаларыннан, авылдашларыннан. Сәлимә Сәлих кызы  хезмәттәге уңышлары өчен күп санлы мактау кәгазьләренә, Русия Федерациясенең халык мәгарифе отличнигы билгесенә лаек  булды.Уңдымы икән соң алар аннан? Уңгандыр! Уңмасалар үрнәкле Үрнәк килене булган  ,хөрмәтле мөгаллимәне 2013 елда чакмагышлылар Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы алдындагы казанышлары өчен почетлы билгесе белән бүләкләр идеме?!

Иң зур рәхмәт-халык рәхмәте.

Әңгәмәмне Фидус Харис улына сорау белән, ул утырткан урманда дәвам итәм.

Юлны кеше сайлыймы, әллә ул юл сине сайлыймы?

...Сәлимәнең кулын сорарга баргач, бабай сынаулы караш ташлап, сузып кына “Алай...Балам, сезнең якларда урман сирәк, үзе ерак...Нәрсә ягып җылынырсыз икән?- диде.

Сорауның борчылу катыш икәнен аңлый егет. Кызыма тирес кирпеч сугарга туры килер микәнни? дигән уй ярылып ята ул вакытта ата йөзендә, күзгә текәлеп биргән соравында. Әйе, ул елларда әле тирестән кирпеч әзерләп ягулар бар иде шул алар яшәгән төбәктә. Беләгенә бераз көч кергәч үк, мич төзү өчен кызыл балчыктан да, аңа ягар өчен тирестән дә кирпечне сукты. Егет эштән курка торган нәселдән түгел. Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз. Бик яшьли трактор ярдәмчесе булып эшләсә, бераздан инде үзе үк тимер атны йөгәнли. Армия сафларыннан хезмәт итеп кайткач авыл хуҗалыгы техникумына укырга киткәнче комсорг та булып җитәкчелектә көчен сыный яшь егет. Бригадир, ферма мөдире, авыл хакимияте башлыгы вазифасын да намус белән башкара ул.

“...Ерак булса, урманны якынайтырбыз бабай, борчылма!Сәлимәмне ким –хур итмәм! Безгә фатихагызны бирегез.”

Егет сүзе бер була. Ир-егетнең күңелендә иярләнгән ат ятар, дигән ата- бабалар. Яшен кебек үтсә дә яшьлекләре, җитешеп, яшен кебек яшьнәп яшәргә тырыштылар алар. Сәхнәләрдә спектальләр уйнадылар, парлап җырладылар, гаилә ансамбле төзеп башкалада да чыгыш ясадылар. Кубыз чыңын балалары да үз итте. Парлап тарттылар тормыш арбасын. Йортны да яңарттылар зурайттылар, тәрәзә төпләрендәге яраннар күзнең явын алырлык итеп чәчкәгә төрелде. Заманга ияреп, йорт эчендә дә, тышында да бөтен уңайлыкларны, матурлыкларны булдырдылар. Шәһәрнекеннән һич тә ким түгел. Ихата чәчкәгә, бакчалары җиләк-җимеш агачларына күмелде. Яшелчә бакчасы, саллы гына керем биргән участокка әйләнеп, хуҗаларын сөендереп торды.Андагы тәртип, яшелчәләрнең төрләрен,сортларын тәфсилләп язу аерым бер темага торырлык.

Шулай да тормышка ашырылмаган хыял күңелгә тынычлык бирмәде.

Урман! Урман аны гел үзенә тартты. Сәлимәсе хаклы ялга чыккач бигрәк еш урманга йөри башладылар. Хәләле урманда үзен боландай җитез тотты.Урман аны яшәртте,үзенең исә сулышлары анда иркенәйде. Киерелеп печән чаптылар, бөрлегән-җиләк җыйдылар. Аңы аңа урман утыртырга кирәклеген пышылдады.

Урман утыртырга! Фидус урманы! Ният –эшнең яртысы. Ният иттең, эшлә. Бакча артындагы иркен урынны корыган таллардан, чүп-чардан, балалары белән бергә өмә ясап, тазарттылар. Көзен дә, язын да рәт-рәт үсентеләр утырттылар. Бүген инде 200дән артык  төп яшь үсенте хуҗаларына серен сөйләп каршы ала, башларын иеп озатып кала. Горур имәннәр нечкә билле сылу каеннарны җил-давылдан горур саклыйлар. Себер көчен үзендә тоткан кедр да бар араларында. Зәңгәр чыршылар да күзне иркәли. Юкә,нарат,чыршы,усак,тал,балан,камырлык,шомырт,миләш,артыш,чия,гөлҗимеш һ.б.җанны иркәли. Көзен тезелешеп үскән балан куакларындагы кызыл җимешләр беренче тапкыр күргәндә Сәлимәсенең муенындагы кызыл муенсасын хәтерләтә. Язын кошлар яшь урманны үз итеп оя ясый,бала чыгара. Җәен таңнарда шашып сайраган сандугачлар мәхәббәткә мәдхия җырлый кебек.Мәңге шауласын мәхәббәт урманы киләчәк буыннарга истәлек булып!

Әңгәмәмне дәвам итеп, “Нәрсә соң ул гаиләдәге тәрбия?” соравын бирәм. Сәлимә Сәлих кызы җавабында: -Озак еллар укытучы булып эшләсәм дә, бу сорауга төгәл кысаларда  җавап бирә алмам кебек. Җир йөзендәге барлык кешегә дә туры килә торган тәрбия чарасы уйлап табылмаган әле. Бары тик матур итеп яшәргә генә кирәк. Бала кечкенәдән  өлкән буынга итагатьлелеген, шәфкатьле, хөрмәтле мөнәсәбәтен күреп,әнисенең аш бүлмәсендә кайнаганын, гөлләр, чәчәкләр үстерүен, әтисенең нәрсә дә булса төзү-төзәтүен, бергәләп кич утырып телевизор карауларын, бер-берсенә җылы карашларын күреп үсәргә тиеш.Ул җаваплылык хисен тоярга өйрәнә, юкны бушка аударып йөрергә вакыты калмый,-диде.Йорт эшләрендә булышып, әби-бабасына ярдәм итеп үскән бала гамьсез, ваемсыз булмый.

Төп нигездә Сәлимә апа кайнатасы белән 8 ел, каенанасы белән 28 ел аңлашып, тату гомер иткән. Аларны тәрбияләп соңгы юлга озату да, туганнарны уртак нигезгә җыеп тору да аларның изге бурычы икәнен аңлап,төгәл үтәп яшәгән килен.Туганлык җепләрен өзмичә,килгән һәрберсен сый-хөрмәт белән каршылаган хуҗабикә.

Сәлимә Сәлих кызыннан балалары турында бераз сөйләвен үтендем.“Кызым Гөлнара, Башкорт дәүләт педагогия институтының математика-информатика факультетын тәмамлап, Бүздәкнең беренче санлы мәктәбендә инде 26нчы ел математика фәнен укыта, уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары булып эшли.Югары категорияле укытучы.Мәгариф министрлыгының мактау кәгазен алып сөендерде.Башкортстан Республикасының мәгариф алдыңгысы исеменә дә лаек булды кызым. Киявем Рәүф Рәшит улы да укытучы,информатика-физика фәнен үз иткән, хөрмәтле педагог. Кызым киявем белән ике ул, бер кызга гомер бирделәр.Оныкларым Динаф белән Вадим Мәскәүдә югары белем алалар, булачак программистлар.Оныгым Динә сигезенче сыйныфта укый. Ул да математиканы бик ярата, бик матур бии. Гәрәевләр нәселендә, киявем Ракыйпов Рәүфнекен дә кушып, укытучылык стажы 280 елдан артты. Миннән башкалар барсы да математиклар. (Көлә)

Улым Илдус апасыннан өч яшькә кече. Кечкенәдән ат яратты, атасына кечкенәдән мал –туар,куяннар карашты, печәнен дә чапты, утынын да ярды. Математика фәнен аеруча яратып укыды,мәктәпне көмеш медальгә тәмамлады. Илдус Башкорт авыл хуҗалыгы институтында экономист һөнәрен үзләштерде. Аны тәмамлагач икенче югары белемне Башкортостан Башлыгы янындагы Башкортостан дәүләт хезмәте һәм идара итү академиясендә алды. Гаиләле. Киленебез Ләйсән,оныкларыбыз Назар, Юлия белән Салехард шәһәрендә яши.Улым Ямал-Ненец автономияле округының хисап палатасында бүлек мөдире булып эшли. Аның җитәкчеләреннән рәхмәт хатларын алып торабыз.Рәхмәтләренә рәхмәт. Оныгым Назар математиканы үз итә, спортчы. Русия буйлап ярышларга йөри. Юлиям бик оста биюче булмакчы.Тагын бер сөенечем –оныкларым безнең белән саф татарча итеп, безне сөеп сөйләшәләр,нәсел шәжәрәсе белән ихлас кызыксыналар  -дип, киң елмаеп,сүзен тәмамлады апам,горурлык хисен,сүз куермый гына, эчкә яшереп.Картәти белән картәни балаларына һәр көн догада.

Ата-ана догасы уттан да, судан да саклый. “Атаңның гына улы булма, илеңнең дә улы бул” мәкаленең мәгънәсен бөтен тулылыгы белән ачып, изге эш-гамәлләре белән авылдашларының хөрмәтенә дә лаеклы ул Илдус Фидус улы.

Җәй каникулга кайткан оныкларга,аларның отпускадагы әти-әниләренә  картәтиләре елның-елы Гаилә сабантуе үткәрә.Балаларны ирешкән уңышлары белән тәбрик итә картәти-картәни.Бүләкләр өләшенә.Тәмле аш-су, җимешләрдән авыз ителә.Милли уеннар уйналына. Еллык заряд алына. Икенче сабантуйга яңа унышларга ирешеп килү максат итеп куела.

Тырышкан кеше барын да булдыра. Ә бу гаилә бар яктан да уңган.Тылың ныклы, “ярты ягың” акыллы, сабыр, тырыш булмаса, зур уңышларга ирешеп тә булмыйдыр ул. Ялгышмаганнар алар бер-берсен сайлап, кыскасы, чиләгенә күрә капкачы. Гаиләдә аларбер-берсенә терәк, сөекле ир белән хатын, балаларына һәм аларның гаиләләренә кайгыртучан әти белән әни, күрше-күлән, туган-тумача, дус-ишләр, авылдашларына аларның ышанычын, хөрмәтен казанган киң күңелле чын кешеләр.

  Язмам геройлары минем бертуган апам белән җизнәм. Әткәмнең яшьлек хыялын тормышка ашырып, икебез дә укытучы һөнәрен үз иттек.Гомеремнең 43 елын мин балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышладым. Сөйдем, сөелдем, макталдым, дәрәҗәле исемгә дә лаек булдым. Уңышларга ирешүдә Сәлимә апамның да өлеше зур булды.Тәрбиячем-атам-анам, остазым-туган апам. Зур рәхмәт аларга бу тормышта төпле киңәшләре, өлге булганнары өчен.

 

Галимә Вәлиуллина. Сүлте авылы.

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас