Маяк
+21 °С
Болытлы
Год полезных дел
21 Май 2023, 14:40

Изге гамәлләре – халык хәтерендә

Җиһан буйлап яз атлый. Күктәге кояш та җылы нурларын җиргә көннән-көн ныграк сибә.

Изге гамәлләре – халык хәтерендәИзге гамәлләре – халык хәтерендә
Изге гамәлләре – халык хәтерендә

Җиһан буйлап яз атлый. Күктәге кояш та җылы нурларын җиргә көннән-көн ныграк сибә. Тирәюнь кошлар тавышына күмелеп, күңелләрне үзенә генә хас хистойгылар белән баета. Шуңа да һәр кеше бу матур мизгелне зур өметләр белән көтеп ала. Тик безнең йөрәктә генә - сагыш, моң, чөнки кадерле һәм сөекле кешебез Мирзанур Фәсхетдин улы Нәбиев безнең арабызда юк. Быелгысы аеруча авыр кичерешләре белән күңелгә тирән эз булып ятып, хатирәләрне яңартты: исән булса, 24 май аңа 100 яшь тулган булыр иде. Бары тик аның якты истәлеге, авылдашлар, райондашлар арасында яулаган ихтирамы, хатирәләр күңелне җылыта һәм сагышландыра. Яз аенда тугангамы, бар булмышы белән якты кеше иде якыныбыз.

Кадер авылында Фәрхикамал һәм Фәсхетдин Нәбиевларның гади колхозчы гаиләсендә дөньяга килә ул. Кече яшьтән хезмәт тәмен, икмәк кадерен белеп үсә Мирзанур Фәсхетдин улы. Җидееллык мәктәпне тәмамлау белән колхоз эшенә җигелә. Төрле эшләр башкара, Теләкәй МТСында – үлчәүче, Бөек Ватан сугышы башлангач, фронтка киткән абыйсы Г.Кәбиров урынына бригадир булып кала. Унсигез яшьлек үсмергә хатын-кызлар, буыны да ныгымаган яшь-җилкенчәк белән илебезне илбасарлардан азат итү өчен көрәшкән яугирләргә ашлык җитештерү бер дә җиңел булмагандыр. Әнә шулай язмыш аны яшь вакыттан ук сыный башлый.

М.Нәбиев гомер буе үзенең бар акыл һәм физик көчен, сәләтен, белемен (ул Стәрлетамакта җитәкчеләр әзерли торган махсус мәктәп тәмамлый) җигеп, сынауларны үтә, авырлыклар алдында баш ими, җебеп төшми. Колхоз рәисе йөген иңнәренә алып, М.Горький ис. хуҗалыкны алдынгылар рәтенә чыгара. 80 нче елларда хуҗалык КПСС Үзәк Комитеты, РСФСР Министрлар Советының истәлекле вымпелы, күчмә Кызыл Байракларына лаек була. Бервакытта да ялкаулыкны, икейөзлелекне өнәмәгән туры сүзле рәис башкалардан да фидакарь хезмәт, эш сөючәнлек таләп итә. Шулай да гади хезмәт кешесе аның өчен иң хөрмәтлесе булып кала. Мирзанур Фәсхетдин улы республикада беренчеләрдән булып «Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» исеменә лаек була, өч тапкыр Хезмәт Кызыл Байрагы һәм «Почет билгесе» орденнары белән бүләкләнә.

Кадерлебезгә дәһшәтле Бөек Ватан сугышында да катнашырга туры килә. Ул елларны аеруча бер әрнү, тетрәнү белән хәтерли иде. 1942 елда Ворошиловград шәһәре янында беренче тапкыр үлем белән күзгә-күз очраша, 7-8 көн буена барган каты сугышта полктан 96 кеше генә исән кала, шулар арасында безнең якыныбыз да була. Кырымны азат итү өчен барган аяусыз бәрелешләрдә сыналып, Җиңү көнен Балтика буенда артиллерия полкының элемтә бүлекчәсе командиры сыйфатында каршылый, ике тапкыр «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә. Өлкән сержант Мирзанур Нәбиев Мәскәү шәһәрендә аерым парад полкында хезмәтен дәвам итә, бәйрәмнәр һәм тантаналар уңаеннан үткәрелгән парадларда катнаша, күренекле дәүләт эшлеклеләрен якыннан күрә. Туган авылына 1947 елда гына кайта.

2008 елның 18 апрелендә, җомга көнне, мәңгелеккә күзен йомды кадерлебез. Аның тормышы юлыбызны маяк кебек яктырта, күркәм сыйфатларын, изге гамәлләрен үрнәк итеп яшибез, үзебездә дә тәрбияләргә тырышабыз. Әйе, аның изге эшләре - халык хәтерендә. Кадерлебезнең караңгы гүре – якты, урыны – оҗмахта булсын.

 

 

Барлык балалары, оныклары, оныкачлары исеменнән Фәнүр Нәбиев.

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас