Маяк
-4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Год полезных дел
22 Май 2023, 10:12

Ярдәмебез җавапсыз калмады

Шушы көннәрдә Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашучы Туман исемен йөртүче мобилизацияләнгән якташыбыздан «Маяк» гәзите редакциясе коллективы адресына хат килде.

Ярдәмебез җавапсыз калмады
Ярдәмебез җавапсыз калмады

Шушы көннәрдә Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашучы Туман исемен йөртүче мобилизацияләнгән якташыбыздан «Маяк» гәзите редакциясе коллективы адресына хат килде. Анда барлык кирәк-яраклар белән (өстәмә рәвештә 2 запас чылбыр, үткерләгеч, майлар белән) бензопила, күчтәнәчләр (тушенка, шикәр, кәнфит) һәм Ватаныбыз мәнфәгатьләрен яклау һәм хезмәт итү өчен кирәкле башка әйберләр җибәргән өчен яугирләр рәхмәт белдергән.

«Сезнең тарафтан эчкерсез, шул ук вакытта җан һәм туган ягыбыз җылысы белән йөрәккә ятышлы сүзләр язылган хатлар туган авылыннан, гаиләсеннән аерылган солдатларга – безгә күңелебезгә җылылык өсти, көч һәм дәрт бирә. Без барыбыз да җылы, күңелегездән чыккан ихлас теләкләрегезне укып сөендек. Мондый ярдәм безгә бик тә кирәк, безгә ышаныч белдереп, көч-дәрт бирүегез өчен зур рәхмәт», - диелә хат юлларында

Әйе, бәләкәй генә ярдәм күрсәтә алуыбызга бик шатбыз. Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә Җиңү белән тизрәк өйләренә кайтуларын, якыннары белән шатлыклы очрашуларын теләп калабыз.

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас: