Маяк
+10 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Год полезных дел
23 Май 2023, 14:02

Туган җиренең улы

Күпме кеше яши җирдә, уйлап карасаң.

Туган җиренең улы
Туган җиренең улы

Мин канәгать синнән язмыш,

Әллә үзем шулай теләдем.

Читтә яшәсәм дә язмышымны,

Туган ягым белән бәйләдем.

Күпме кеше яши җирдә, уйлап карасаң. Һәрберсендә кабатланмас, үзенә генә хас язмыш. Кемгәдер бу якты дөньяларда үз урынын табар өчен күп көч түгәргә туры килсә, кемдер гомер буе бәхет диңгезендә коенып яши.Тик, аның бары тик хезмәттә икәнен аңлап тормыш буйлап атлаган кеше, риза булмас кебек күктән төшкән бәхетләргә. Әйе шул, дөньяда бер төсле кешеләр булмаган кебек, бер төрле язмышлар да булмаганын бик яхшы беләбез. Сикәлтәсез генә юллар юктыр берәүдә дә, ләкин аны ничек атлап үтәсең, моңа җавап бары синдә.

“Тормышым юлын яктыртып баручы якты маякларым - әңкәемнең күз карашлары, әткәемнең киңәшләре дип әйтсәм, ялгыш булмас, - дип, әңгәмәне үз кулына алды Торачы авылында туып үсеп, бүген инде төпле фикерләре белән замандашлары арасында абруйлы ир-егет исемен күтәргән Марсель Солтанхәмит улы Әхмәтов. Үткәннәрне искә ала башласаң, әткәй белән әнкәй гаиләдә иң төпле фикерле аксакаллар булып исәпләнә иделәр. Йөрәк парәсе- баласына бер ата-ана да начарлык теләмәс. Үз язмышына карата бик матур уй- хыяллар эчендә йөзгән Марсель, барыбер төпле фикерне әткәсе- әнкәсеннән көтте һәрчак. Торачы урамнарында анда- санда сирәк кенә күренеп калган машиналарны күргәндә, эчләрендә ялкын дөрләп яна иде егетнең. Шофер, бары тик шофер булачак ул! Әнә теге, бәләкәй генә “Газ” машинасының шоферы булып, авыл урамнары буйлап бер үтәсе иде. Эй күзләре янар иде дә соң күпләрнең, өйләре алдына тузаннар туздырып кайтып туктаганда. Шундый хыяллар белән мәктәпне тәмамлады ул. Армиядә хезмәт итеп, колхозда берничә ай хезмәт куйганнан соң, яшь егет дөнья, туганнарның яшәешен күреп кайту максаты белән Үзбәкстан, Ижевск, Себер якларына юл ала. Авылның бу вакытта күтәрелеш вакыты, эшче көчләр җитәрлек. Шуларны уйлый да Марсель, Себердә апасы янында төпләнеп кала. Хыялына тугры кала - машинист һөнәрен үзләштереп, нефть агрегаты машинисты булып эшли башлый. Ике якны бербөтен итеп яши алды Гөләндәм апа белән Солтанхәмит абыйның төпчек малае. Әнкәсенең авылдан чыгып киткән чакта: ”Балам, авылны, туып- үскән нигезеңне, без, туганнарың яшәгән җирне онытма!”, -дип әйтүе үтемле булды, егет авылын ташламады.

Ул чыгып киткәндә шаулап-гөрләп калган зур төбәк, ничектер бик бәләкәйләнеп калды. Фермалар да туктады. эше булмагач, халкы да бик тиз азайды. Менә шунда аңлады да инде ул әнкәсе әйткән сүзләрнең хак икәнен. Аларның авылы бетәргә тиеш түгел! Нәкъ шушы елларда, төрле проектлар буенча юллар, күперләр төзекләндерү, зират киртәләү, су, газ кертү буенча зур күләмле эшләр башлангыч алды. 70-80 хуҗалыктан гына торган авыл халкы, үзләре генә тиешле сумманы җыя алмаячакларын аңлады. Шул вакытта, кайчандыр шушында туып-үскән, бүгенге көндә илебезнең төрле почмакларында яшәгән егет-кызлар, “Атайсал” проектын зурлап каршы алды. Марсель Әхмәтов, Алмаз Сәетов, Мөзәриф Галимов кебек туган ягы өчен янып- көюче егетләр һәр күләмле эшнең иганәчеләре булып авылга ярдәм итә.

“Әткәй- әңкәй нигезе, туып- үскән йортым мине авылыма тарта. Торачыда әткәй-әңкәй нигезенә игътибар зур хәзер. Өйгә яхшылап ремонт үткәрдек. Югары Яркәйдә яшибез, тормыш иптәшем белән ике кыз, бер малай тәрбияләп үстердек. Бүгенге көндә өчесе дә гаиләле. Шунысы куа-нычлы, өч баламны да республикамның югары уку йортларында укыттым. Зур авылга ни кирәк, бәләкәйсенә дә шул кирәк. Буа ясарга да теләк бар. Авылдашлар, Бөек Ватан сугышында вафат булган хәрбиләр истәлегенә һәйкәл төзү уе белән янып йөри. “Күмәк көч яу кайтарыр”, - диләр. Бергә башкарырбыз дип уйлыйбыз”, -ди Марсель, киләчәккә планнары белән уртаклашып.

Кече Ватан һәм аның белән бәйле җылы тойгылар йөрәкләрдә мәңгегә кала. Аның үсешенә шәхси өлеш кертү горурлык хисләре уята күңелдә. Әйе, кайчандыр үзенең иленә батыр, көчле, талантлы, тәрбияле егет- кызлар үстергән авыллар, хәзер үзләре бездән ярдәм көтә. Авылыбызның киләчәгенә якташларның йогынтысы бик зур бүгенге көндә. Туган авылыңда, үзе үскән нигездә, балалары, оныклары белән кайтып яшәве– матур, шатлыклы күренеш.

Мәрьям Шәмсиева. Торачы авылы.

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас: